Башкорт корылтае Башкорт халкы үсеше стратегиясен кабул итте

Башкорт корылтае логосы

Стратегия 10 тематик өлештән тора. Аны ун ел дәвамында тормышка ашыру каралган.

Уфада Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты утырышында Башкорт халкы үсеше cтратегиясе кабул ителде. Документ Башкортстан фәннәр академиясе тарих фәннәре докторы, профессор Айтуган Акманов җитәкчелегендә әзерләнгән.

Авторлар билгеләп үткәнчә, Башкорт халкы стратегиясе – милләтнең киләчәктә тотрыклы һәм уңышлы үсешен тәэмин итү өчен заманча максатлар, бурычлар, юнәлеш һәм механизмнар комплексы. Стратегиянең төп максаты – дәүләт мәнфәгатьләрен, гомумкешелек приоритетларын искә алып, башкорт халкының үсеше өчен, халыкның этномәдәни үзенчәлеген саклау, ватандашларның конституцион хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү өчен шартлар тудыру.

Стратегия 10 елга кабул ителгән. Аны әзерләү ике ел барган. Стратегия белән бергә аны тормышка ашыру планы өлгесе дә кабул ителде. Әлеге документтта идеологик мәгънәләргә, стратегик күзаллауга ачыклык кертелә, һәм ул теге яки бу чараларны дәүләт програмнарына кертү, бу проектлар белән федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге грант бәйгеләрендә катнашу өчен нигез булып торачак.

Башкорт халкы үсеше стратегиясенә кушымтада авторлар стратегиянең төп тезисларын, максатларын һәм аны тормышка ашыру механизмнарын тәфсилләбрәк аңлата.

Кушымта 10 теманы үз эченә ала. Беренче дүртесе традицион күпбалалы башкорт гаиләсен популярлаштыру, кече яшьтәге балаларда башкорт телле аң формалаштыру, яшүсмерләрне башкорт мәдәни мохитына кертеп җибәрү һәм шундый мохитны эшче яшьләр һәм студенлар арасында булдыру мәсьәләләренә багышланган.

Алдагы бүлекләрдә эшмәкәрләргә, укытучыларга ярдәм күрсәтү, башкорт милли мәдәниятенең төбәк, федераль һәм халыкара дәрәҗәдә статусын һәм ролен күтәрү өчен халыкны берләштерү темалары ачып бирелә. Соңгы тематик бүлек тормышның төрле өлкәләрендә башкорт халкын хокукый яктан тәэмин итүгә багышланган.

Башкорт халкы үсеше стратегиясен төзү мәсьәләсе V Дөнья башкорт корылтаена әзерлек барган вакытта күтәрелгән иде. Оештыручылар тәкъдимнәр һәм проектлар җыелуы турында игълан итте, аннары аларны алга таба эшкәртү һәм камилләштерү өчен Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенә тапшырдылар. Бу елның июнендә стратегиянең әзерләнгән проекты Дөнья башкорт корылтае аппаратына кертелде, анда ул Башкарма комитетның комиссияләре утырышларында каралды һәм бераз эшкәртелгәннән соң хупланды.