Ел дәвамында Азатлык сезгә Идел-Урал төбәгендә, Русиядә, дөнья күләмендә булган вакыйгалар турында кайнар хәбәрләр, язмалар, кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр, видеоязмалар әзерләп тәкъдим итте. Нәтиҗәләр ясарга вакыт. 2020 елда укучыларыбыз өчен иң кызыклы язмалар нинди булды? Сез яратып укыган һәм бәхәс тудырган материалларны барладык.
ИҢ КҮП УКЫЛГАН 10 ЯЗМА
2020 ел тарихка коронавирус зәхмәте таралган ел буларак керәчәк. Иң күп укылган язмаларның бер өлеше нәкъ бу авыру турында. Шулай да, Азатлык укучылары өчен ел шәхесен барлау һәм "Барс медиа" тирәсендәге җәнҗал иң кызыклы темалар булып чыкты.
- 2020 ел шәхесе. Татар-башкорт дөньясы (13 мең карау)
- "Барс медиа" ширкәте татар эстрадасын икегә бүлде (10 мең карау)
- Коронавирус. Җанлы блог (4,5 мең карау)
- "Айнур Фатыйхов сәхнә артында ук егылган иде". Музыкантта Covid-19 булган (4 мең карау)
- Азюркада коронавирус чирен яшерәләр. Күмәк зиратта җирләнүдән куркалар (3,7 мең карау)
- Җырчы Хәмдүнә Тимергалиева вафат (3,3 мең карау)
- Кушнаренко табибы: "Хастаханәдә ашарга да, юынырга урын да юк" (2,8 мең карау)
- Казанда Азәрбайҗанның Хоҗалы фаҗигасен ялгыз пикетлар белән искә алдылар (2,6 мең карау)
- Җырчы Әнвәр Нургалиевның әнисендә үлгәннән соң коронавирус табылган (2,4 мең карау)
- "Габдрахман Наумов кебек дин әһелен кулга алу — хурлык. 30нчы еллар исе килә" (2,3 мең карау)
Азатлык сайтында 2020 елда иң күп каралган видео — җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова һәм продюсер Фәрит Таишевның "Барс Медиа" тирәсендәге җәнҗалга аңлатма бирүләре.
Your browser doesn’t support HTML5
ИҢ КҮП ФИКЕР ӘЙТЕЛГӘН 5 ЯЗМА
Быел Азатлык укучылары форумда да шактый актив булды, сез битараф булмаган темаларга фикерләрегезне гел әйтеп килдегез, һәм без хәзерге заманда укучыларыбызның кыю булып, үз фикерләрен җиткерүен бик югары бәялибез. Быел иң кызу бәхәсләр уяткан 5 язманы тәкъдим итәбез:
- Милли китапханә яңа йортына күчә. Татар рухы сакланырмы? (117 фикер)
- "Мин — татар." Җырчы Гүзәл Уразова үзенең милләте турындагы сорауга ачыклык кертте (109 фикер)
- Чаллы активисты башкорт үзәгенең татарга каршы эшчәнлегенә чик куярга чакыра (104 фикер)
- Ватанны хурларга ярыймы? Мөхәммәтшин-Хәбетдинова бәхәсе (98 фикер)
- Татар-башкорт теләктәшлеге: уңайсыз, әмма өлгергән сораулар (77 фикер)
Сайтта иң күп каралган видеоларның берсе — Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итүгә 30 ел уңаеннан яшьләр белән төшерелгән видео.
Your browser doesn’t support HTML5
ИҢ КҮП ТЫҢЛАНГАН ПОДКАСТЛАР
Азатлыкның 2020дәге зур яңалыгы: без төрле кызыклы темаларга подкастлар яздыра башладык, алар һәр җомга чыга. Ел дәвамында бездә җәмгысе 32 подкаст чыкты. Вконтакте - подкастларны тарату өчен иң популяр популяр платформа булып тора, анда түбәндәге подкастлар популяр булды.
Your browser doesn’t support HTML5
Your browser doesn’t support HTML5
Your browser doesn’t support HTML5
ИҢ КҮП КАРАЛГАН ВИДЕОЛАР
Азатлык радиосы материаллары сайтта гына түгел, социаль челтәрләрдә дә актив тарала. Бүгенге көндә иң күп караулар Вконтакте платформасында җыела. Анда иң күп каралган 2 видеоязманы янә карарга тәкъдим итәбез.
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР
Ел дәвамында безнең Instagram-дагы сәхифәбезгә 2,8 мең кеше өстәлгән. Иң күп фикер килгән язма "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә төзекләндерү вакытында китапларны урамга чыгарып ташлау турында видео булды. Instagram-да иң популяр язмалар арасында янә "Барс-медиа" җәнҗалы, Лилия Сәләхетдинованың әни булуы турында хәбәр, Гөлнара Зиннәуллина белән хушлашу язмасы бар.
Вконтакте платформасында иң популяр язма Чуашстан активисты, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдинов вафаты сәбәпле әзерләнгән язма булды. Ул 2020 елда коронавирустан вафат булды. Барлыгы ел дәвамында безнең язмалар 13 меңнән артык лайк җыйды.
Telegram-да елның иң популяр язмасы — татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында Азатлыкның "Минемчә" проектындагы Фәнзил Әхмәтшин һәм Руслан Айсин белән әңгәмәсе булды.
2020 ел нинди генә авыр булса да, Азатлык елның бер көнендә дә укучылары белән элемтәне өзмәде, үз стандартларына тугры калып, оператив рәвештә объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмат җиткереп торды. Быел барысы өчен дә интернет төп аралашу һәм мәгълүмат алу мәйданына әверелде. Шуны исәптә тотып, без Азатлыкның барлык мөмкинлекләрен кулланырга, сезгә файдалы булырга тырыштык.
Форсаттан файдаланып, без сайтның һәм социаль челтәрләребезнең даими укучыларына, фикер калдыручыларга, язмаларыбыз белән уртаклашучыларга рәхмәт белдерәбез. Без тәкъдимнәргә, яңа проектлар турында фикерләшергә ачык. Әгәр киңәш, тәкъдимнәрегез бар икән, языгыз!
2021 елда да бергә булырбыз дигән өметтә калабыз. Азатлык турында башкаларга да сөйләгез, күрсәтегез! Яңа ел котлы булсын!