Капитолийдагы тәртипсезлекләр вакытында яраланган полиция хезмәткәре үлгән

Капитолийда, 6 гыйнвар.

Шулай итеп, Вашингтондагы тәртипсезлекләр вакытында һәлак булганнар саны бишкә җитте. 

Вашингтонда Капитолий бинасында 6 гыйнварда тәртписезлекләр вакытында яраланган полиция хезмәткәре үлгән. Полиция белдерүендә әйтелгәнчә, офицер Брайан Сикник АКШ президенты Дональд Трампның агрессив тарафдарлары белән бәрелешләр вакытында яраланган һәм 7 гыйнварда вафат булган. Шулай итеп, Вашингтондагы тәртипсезлекләр вакытында һәлак булганнар саны бишкә җитте.

Капитолий полициясе башлыгы Стивен Санд вазифасыннан китте.

Президент Дональд Трамп Вашингтонда тәртипсезлекләр вакытында канун бозучылар җавап бирәчәк диде. Бу хакта ул твитердагы видеомөрәҗәгатендә әйтте.

"Барлык американнар кебек мин канунсызлык, көч куллану һәм хаос өчен ачулы", диде президент. Ул Америка һәрвакыт канун иле булырга тиеш дип өстәде.

Трамп сүзләренчә, ул яңа идарәгә хакимиятне тапшырырга әзер, әмма барыбер АКШның сайлау кануннарын реформаларга кирәк дип саный.

6 гыйнвар Вашингтонда президент Дональд Трамп тарафдарлары митингтан соң Капитолий бинасына бәреп керде. АКШ Конгрессы анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде. Конгресс утырышы өзелде, Капитолийда полиция белән бәрелешләр башланды.

Протестчыларны куып таратканнан соң, утырыш дәвам итте һәм конгрессменнар демократ Джо Байденның президент сайлауда җиңүен раслады. Аның инаугурациясе 20 гыйнварда узачак.

Конгресстагы демократлар Трампны вазифасыннан алырга чакыра. АКШ Конституциясенең 25нче маддәсен куллану мөмкинлеге турында фикер алышулар бара. Бу маддә, дәүләт башлыгы эшкә сәләтсез булган очракта, аның вәкаләтләрен вице-президентка тапшыруны күздә тота. Матбугат чаралары мәгълүматынча, вице-президент Майк Пенс әлеге тәкъдимгә каршы. Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси Трампка импичмент белдерү ихтималы да бар диде.