Актанышта Көнчыгыш Кама аръягы тарихына багышланган конференция уза

Конференциядә катнашучылар.

Фәнни-гамәли чарада яңгыраячак чыгышлар татар халкы тарихын һәм Көнчыгыш Кама аръягы тарихын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә, Көнчыгыш Кама аръягы диалекты проблемнарына багышлана.

15 гыйнвар Актанышта "Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе" төбәкара фәнни конференция уза.

Конференциядә Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре һәм Башкортстаннан төбәк өйрәнүчеләр катнаша. Чараның бер өлеше онлайн, икенчесе офлайн уза. Берничә галим zoom аша чыгыш ясаячак.

Конференция Актанышның Әлфия Афзалова исемендәге мәдәният үзәгендә башланып китте. Мәдәният йорты фойесында Актаныш районы авыллары тарихына багышланган күргәзмә оештырылган.

Чарада Актаныш турындагы кыска документаль фильм күрсәтелде, секцияләр эшен район башлыгы Энгель Фәттахов ачып җибәрде.

Фәнни-гамәли чарада яңгыраячак чыгышлар татар халкы тарихын һәм Көнчыгыш Кама аръягы тарихын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә, Көнчыгыш Кама аръягы диалекты проблемнарына багышлана.

Чара шулай ук Актаныш районы төзелүгә 90 ел, Актаныш авылына нигез салынуга 310 ел тулуга багышланган.