Уфада коронавирустан үлгән тагын бер табиб исеме билгеле булды

Иллюстратив фото

Башкортстаннан коронавирус сәбәпле үлгән барлыгы 26 медицина хезмәткәренең исеме билгеле.

Уфада коронавирустан ашыгыч медицина ярдәме үзәге табибы, "Действие" медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге әгъзасы Елена Гайнулова вафат булган. Табибның исемен "Хәтер исемлеге. Covid-19дан һәлак булган табиблар" ВКонтакте төркеме китерә. Төркемдә коронавирустан һәлак булган медицина хезмәткәрләре исемнәре теркәлеп бара.

Табиб 15 гыйнварда Уфаның ковид-һоспиталендә вафат булган.

Бүгенге көндә Башкортстаннан коронавирус сәбәпле үлгән 26 медицина хезмәткәренең исеме билгеле. Алар – Уфа, Стәрлетамак, Туймазы, Благовещен, Салават, Бәләбәй, Дәүләкән, Аскын һәм Октябрьский шәһәрләреннән.

Узган атнада коронавирус нәтиҗәсендә Уфаның 47нче поликлиникасы баш табибы Наил Насыйбуллин вафат булды. 2000нче еллар башында Насыйбуллин Уфа шәһәренең сәламәтлек саклау һәм фармация идарәсен җитәкләгән иде. Узган ел ахырында коронавирустан шулай ук Уфаның Балалар республика хастаханәсенең балалар реаниматологы Олег Пролыгин вафат булды.

Коронавирустан һаләк булган табиблар исемнәре "Хәтер исемлеге"нә теркәлеп бара. Бүгенге көндә анда Русиядән 1 033 табиб һәм БДБ илләреннән 183 табиб исеме кергән. "Хәтер исемлеге"нә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләрен аларның туганнары һәм хезмәттәшләре сүзенә нигезләнеп кертәләр.

Башкортстанның оператив штабы мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә республикада тагын 67 кеше коронавирус белән авырган, бер кеше үлгән. Рәсми саннарга караганда, пандемия чорында Башкортстанда коронавирустан барлыгы 165 кеше үлгән.