2019 елның октябрендә 19 яшьлек солдат Рамил Шәмсетдинов хәрби бүлектә 8 кешене атып үтерә, 2 кеше яралана. Соңрак аны бу гамәлгә бабайлык этәргәне билгеле була. Рамил үзе "Мин хезмәт итәргә, Ватанымны сакларга теләдем. Ләкин үземнең шундый җәһәннәмгә эләгүемне көтмәгән идем. Беркая да качып та, зарланып та булмый иде. Башка юл юк иде, мин мыскыллауларга бүтән түзә алмадым", дип язып чыкты.
Берничә ай дәвам иткән мәхкәмә 21 гыйнвар хөкем карарын чыгарды: Рамил – гаепле, ул 24 ел һәм 6 ай колониядә үткәрергә тиеш булачак. Моннан тыш ул 9,8 млн сум күләмендә рухи зыян компенсациясен дә түләргә тиеш булачак. Хокук яклаучылар Рамилга гомерлек җәза да янарга мөмкин иде дип белдергән, ләкин присяжныйлар мәхкәмәсе җәзаны йомшартырга сораган. Шәмсетдинов адвокатлары хөкемне шикаять итәчәк.
Азатлык хөкем карарына фикерләрен сорап, Рамил Шәмсетдинов гаиләсе һәм яклаучыларына мөрәҗәгать итте.
Сәлимҗан Шәмсетдинов:
Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов мәхкәмәгә бара алмады. "Бик тә барасы килгән иде, әмма акчам юк", диде ул Азатлыкка. Хөкем карары белән килешми ул, хакимият үзен яклый, ә улымны ялгызын гаепле ясады, ди ул.
— Срок артык зур. Бу махсус эшләнгәнен аңлыйм, бу башкаларны кисәтер өчен башкарылды. Моның белән алар "бабайлык"ка юл ачтылар дип уйлыйм. "Бабайлык" күренешләре барлыгы дәлилләнде, бу күренештә офицер Пьянков гаепле диелде. Һәм үзләре аның гаиләсенә компенсация дә билгеләгәннәр. Менә ничек кызык бит бу хәлләр!
Улым Рамил хәзер нинди хисләр кичерәдер – белмим. Бик кызганыч, ни дияргә дә белмим. Аның янында булырга бик теләр идем дә, тик мәхкәмәгә юлга акча да юк. Адвокатларның юл чыгымнарына булганны кырып-себереп дигәндәй җыйдык. Кешеләргә рәхмәт, ярдәм иттеләр. Авылдагы халык та Рамилне нык кызгана.
Нинди дәүләт соң бу, бабайлыкны таныган килеш тә, гаепле булып улымны калдырдылар?!
Нинди дәүләт соң бу? Мәхкәмәдә бабайлыкны таныган килеш тә, гаепле булып улымны калдырдылар?! Аларның максаты – Рамилне гомерлеккә утырту, шуның белән бетте, ә бу гамәлләрнең нинди шартларда булганы аларны борчымый. Шулай дип аңлыйм. Бу вакыйгадан соң берәр булса да командир, җитәкче җавап тоттымы? Юк, никтер Рамил гына җавап тота. Менә шундый армия.
Армиядә бу вакыйгадан соң үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Бу хәл булгач та, нидер үзгәрдеме? Кем игътибар итте? Берни булмады бит. Алга таба да игътибар итмәсләр. Армиягә бару хәзер "урыс рулеткасы" сыман. Бәхет елмайса – исән каласың, юк икән – Рамил хәлендә калырга да, һәлак та булырга мөкин.
Руслан Нәгыев:
Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нәгыев мәхкәмә чыгарган җәза хөкеме белән килешмәгәнен әйтте һәм бу эшнең никадәр авыр булганын, армия мөмкин кадәр үзен якларга тырышканы турында сөйләде.
— Без баштан ук аңлый идек: бөтен өмет бары тик присяжныйларга иде. Шуңа присяжныйлар мәхкәмәсен сайладык, бары тик бәйсез кешеләр генә гадел хөкем чыгара алыр иде. Хаталанмадык – алар Рамил җәзасы йомшартылырга тиеш диде. Ә менә хәрби мәхкәмә тулысынча прокуратура фикерен хуплады, хөкем карарын ярты елга гына кыскартты. Рамил үзе гомерлек җәзаны көтте, моны булдырмау зур уңыш дип саныйм.
Гаепләү ягы бар җаваплылыкны 19 яшьлек яшь егет җилкәсенә генә йөкләде
Прокурор үз чыгышында "бу үтерүләрдә бары тик бер генә кеше, Рамил Шәмсетдинов кына гаепле", диде ул. Бу гаепләү ягы өчен бик җайлы позиция: үзләреннән җаваплылыкны төшереп, аны 19 яшьлек бер яшь егет җилкәсенә генә йөкләү. Армиядә "бабайлык" булмасын өчен контроль үтәү урынына бик җиңел адым. Көн кебек ачык: "бабайлык" булмаса, кешеләрне атып үтерү фаҗигасе дә булмас иде. Менә моны булдырмас өчен контроль органнары һәм җитәкчелек күзәтергә тиеш иде. Руслан Мухатовны гаепле итеп таныдылар бит, ул Рамилне һәм башка солдатларны мыскыл иткән дип таныдылар.
БУ ТЕМАГА: Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсе. "Бабайлыкка каршы көрәш"Төп гаепләнүче исә – "бабайлык". Аның белән Шәмсетдинов түгел, безнең салымнардан хезмәт хакы алган түрәләр көрәшергә тиеш. Минем үземнең ике улым бар: берсенә 19 яшь, икенчесенә 20 яшь. Без салым түлибез, балаларыбызны армиягә җибәрәбез. Армиядә исә низамнамә мөнәсәбәтләре түгел, джунгли кануннары булып чыга: кем көчлерәк, шул хаклы.
Бу эшне алып бару бик авыр иде. Юлы гына ни тора, Байкал артына барып җитәр өчен 12 сәгать кирәк, 6 сәгать вакыт аермасы. Иртәнге 8-9ларда очып килә идек, 10да инде утырыш, ә Казан вакыты белән ул иртәнге дүрт! Мондый шартларда эшләү авыр. Үзегез аңлыйсыз, бу - хәрби тикшерү комитеты, хәрби прокуратура. Алар белән эш итү авыр. Тикшерүчеләр ягыннан гаделсез эш итүне сиздек.
Максатларның берсе – хәрби җитәкчелек, ил җитәкчелеге армиядә бабайлык проблемына игътибар итсен
Без бу карарны хәрби аппеляция мәхкәмәсенә шикаять итәчәкбез. Рамилне ахырга кадәр яклаячакбыз, туктамаячакбыз. Максатларның берсе – хәрби җитәкчелек, ил җитәкчелеге армиядә бабайлык проблемына игътибар итсен. Моның белән көрәшергә кирәк.
Кырыс тәртипле төзәтү колониясе – начар вариант түгел. Анда да ниндидер тормыш бар, ул анда эшли алачак, нәрсәдер белән шөгыльләнә алачак. Рамилнең кайда булачагы әле хәл ителмәгән.
Светлана Голуб:
Хәрбиләр һәм армиягә чакырылучыларга булышучы ассоциация рәисе Светлана Голуб Рамил белән бергә офицерлар да хөкем ителергә тиеш иде, дип сөйләде. Армиягә уллары барырга тиешле ата-аналарга алдан ук әзерләнергә кирәк ди ул. Баланы "ура-патриотизм" белән шөгыльләннү урынына сәламәтлеккә игътибар итәргә кирәк дип сөйләде ул Азатлыкка.
— Мәхкәмә биргән җәза кырысмы, юкмы дип бәяләп буламы? Бу – коточкыч фаҗига. Рамил өчен дә, якыннарын югалтучылар өчен дә. Рамил моны авыр кабул итәдер дип уйлыйм, әмма бу эштә барысы гаепле. Беренче чиратта армия җитәкчелеге, командирлар. Барлык җаваплылылык аларда. Рәшәткә артында Рамил генә түгел, шушы фаҗигага китергән, вазгыятьне барлыкка китергән офицерлар да торырга тиеш иде", диде Светлана Голуб.
Армиягә әзерләнергә кирәк. Баланың чире бар икән, игътибар итегез, үтәр әле дип карау үтә дә җавапсызлык. Армия – куркыныч урын. Кеше стресс кичерә, 18 яшьтәге егет әле психик яктан җитлекмәгән бала ул, моңа әле авыр физик күнегүләр өстәлә. Еракка җибәрелү, башка ризык ашый башлау да тискәре йогынты ясый. Шул вакытта төрле чирләр калкып чыга.
Рәшәткә артында Рамил генә түгел, шушы вазгыятькә китергән офицерлар да торырга тиеш иде
Хәрби-патриотик түгәрәкләр бар ул, әмма аларның берсе дә егетләрне психологик яктан әзерләми. Мәсәлән, егетләр провокаторларны ачыкларга, аңа ничек җавап бирергә дигәнне белергә тиеш. Һәркайда да кешене начар эшкә тартып кертергә тырышучы бәндә килеп чыга ул. Кармакка ничек эләкмәскә кирәклеген чамаларга өйрәтергә кирәк. Менә Рамил дә әтисенең барысы да армиягә барырга тиеш, Русиядә ал да гөл дигәнгә ышанып тәрбияләнгән егет булып чыкты. Кеше кимендә авыр хәлгә калган икән, кайда, кемгә мөрәҗәгать итәргә тиешлеген, четерекле хәлдән чыгу юлларын белергә тиеш", диде ул Азатлыкка.
Рамил Шәмсетдинов
2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.
Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.
Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.
2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.
Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.
Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.
Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.
2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.
1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.
Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.
Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.