Казанга 2020 елда туристлар агымы ике тапкырга саеккан

Казанның Бауман урамында.

Ел эчендә Татарстан башкаласында 1,7 миллион турист булып киткән.

2020 ел нәтиҗәләренә карый, Казанга ел эчендә 1,7 миллион турист килгән, бу узган елгы күрсәткечтән 52 процентка кимрәк. Әлеге саннарны эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкаланың туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова китерде.

Казан кирмәненә 1830 кеше килгән, бу 2019 елдан 42 процентка кимрәк.

"Күрсәткечнең мондый кимүен алдан фаразлап була иде, чөнки статистикадан изоляция айлары төшеп калды, бу туристлар иң актив йөри торган вакыт – март ахыры, апрель, май" дип аңлатты Санникова.

Казанга чит илдән килүчеләр саны да азайган. Барлыгы 117 мең тирәсе турист килгән, бу 2019 ел нәтиҗәләреннән 40 процентка ким. Казанга нигездә Кытай, Казакъстан, Мисыр, Төркия, Украина, Беларус кешеләре килгән.

Декабрьдә Мәскәү һәм Петербур шәһәрләрендә Яңа ел алдыннан туристлар керү чикләнгән вакытта, Казан, пандемиягә карамастан, чикләүләр кертмәде.

Татарстан туризм үсеше дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республика узган елгы күләмдә туристлар кабул итәргә әзерләнә дип белдерде. Яңа ел бәйрәмнәренә Казандагы отельләрнең 80 проценты броньланган диелде.

Шул ук вакытта коронавирус пандемиясе Татарстан туризм тармагына зур зыян салды. Октябрьдә билгеле булганча, 2020 елда Татарстанда туристик агентлыкларның яртысы ябылган.