АКШ сенаторлары Конгресска "Навальный чикләүләре" турында канун өлгесе кертте

Марко Рубио

Канунда Навальныйны агулауга катнашы булган кешеләргә карата чикләүләр кертелә. Шулай ук Немцовны үтерү турында һәм Путинның шәхси байлыклары турында хисап таләп ителә.

АКШта бер төркем сенаторлар Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны агулау һәм үтерүгә кагылышы булган кешеләргә карата чикләүләр кертүче канун өлгесе әзерләгән. Канун өлгесе хакында аның авторларының берсе Марко Рубио сайтында хәбәр ителә.

"Путин хөкүмәтенең коррупциягә һәм режимның явызларча файдаланылуына игътибар итүче Русия ватандашларын ил эчендә һәм чит илдә авызларын томалау өчен үтерүләр һәм һөҗүм итүләрнең озын һәм күңел кайтаргыч тарихы бар" дип яза демократ сенатор Крис Кунс.

"Русияне явыз ниятле эшчәнлеге өчен җавапка тарту турындагы канун Путинны һәм аның башкисәрләрен коррупция һәм оппонентларын эзәрлекләгәне өчен җавап бирергә мәҗбүр итәчәк" дип ассызыклаган Рубио.

Канун өлгесе "Русиядәге халыкара хокукны тупас бозуларга, шул исәптән оппозиция лидеры һәм коррупциягә каршы көрәшүче активист Алексей Навальныйны агулау һәм төрмәгә утыртуга катнашы булган вазифадагы затларга каршы максатчан чикләүләрне" күздә тота диелә Рубио сайтындагы хәбәрдә.

Канун проектында шулай ук Конгресстан Русия оппозиция сәясәтчесе Борис Немцовны үтерү турында хисап әзерләп бирү һәм президент Владимир Путин һәм аның янындагы затларның шәхси байлыклары турында мәгълүмат әзерләү дә таләп ителә.

2 февраль Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның "Ив Роше" эше нигезендә шартлы җәзасын 3,5 ел төрмә җәзасына алыштырды. Өй сагында һәм тикшерү изоляторында утырган вакытларын исәпкә алып, Навальный ике ел сигез айга колониягә озатылачак.

Хөкем карары чыгарылганнан соң Мәскәү һәм Петербурда аңа каршы протест чаралары узды.

19 гыйнвар Навальный фонды "Путин сарае" турында фильм чыгарды. Фильмда Навальный Путинны "дөньяның иң бай кешесе" дип атый. Кара диңгез буенда Путинныкы дип фаразланган сарай төзелеше 100 миллиард сумга төшкән диелә.