Медиа: АКШ Русиягә яңа чикләүләр кертмәкче

Яңа чикләүләр 2020 елда президент сайлауга тыкшынуда гаепләүләр белән бәйле булачак диелә.

АКШ киләсе атнада Русия, Иран һәм Кытайга каршы яңа чикләүләр турында игълан итәчәк дип хәбәр итә CNN Дәүләт департаментындагы чыганакларына сылтанып. Яңа чикләүләр 2020 елда президент сайлауга тыкшынуда гаепләүләр белән бәйле булачак. Телеканал чыганаклары санкцияләрнең нечкәлекләрен ачмаган.

Русиянең 2020 елгы сайлауларга тыкшынуы турында Америка күзләү берлеге хисабында әйтелгән иде. Әлеге документ сишәмбе дөнья күрде. Күзләү Джо Байден һәм Демократик фиркага юнәлтелгән дезинформация кампаниясе артында Русия һәм шәхсән президент Владимир Путин торган дип саный. Әлеге гамәлләр американнарда сайлау процессына "иҗтимагый ышанычны җимергән" һәм "АКШта социаль-сәяси каршылыкларны кискенләштергән" диелә хисапта.

Кремльдә сайлауларда тыкшынуда гаепләүләрне нигзесез дип атадылар.

АКШ президенты сайлау 2020 елның 3 ноябрендә узды. Демократлар намзәте Джо Байден җиңде. Дональд Трамп тавыш бирү нәтиҗәләрен мәхкәмәләрдә шикаять итте, әмма хәрәмләшүләрне дәлилли алмады.

2 мартта Джо Байден идарәсе Русиянең кайбер затларына һәм ширкәтләрендә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны агулау һәм кулга алу белән бәйле чикләүләр кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!