Татарстан депутатлары Татарстанстат саннарына шик белдерде

Татарстан Дәүләт шурасы утырышы.

Дептутатлар инфляция, кулланучылар бәясе һәм рәсми хезмәт хакына ышанмавын әйтте.

18 мартта Татарстан Дәүләт шурасы утырышында бер төркем депутатлар Татарстанстат оешмасы мәгълүматларының дөреслеген шик астына куйды. Бу хакта алар дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Наталья Гатауллина чыгышыннан соң белдерде.

Беренче итеп үзенең ризасызлыгын КПРФ фракциясе әгъзасы Фәдбир Сафин белдерде.

"Статистикага карыйбыз да, бер төрле хәл күрәбез, халык белән сөйләшкәч, икенче вазгыять булуы ачыклана. Без инфляция дүрт процент булды дибез, ә бәяләр башка төрле үсә. Эшсезләр турында бер төрле сан, ә эшсез кешеләр бик күп. Сезнең идарә туплый торган белешмә никадәр дөреслеккә туры килә?" диде Сафин.

Наталья Гатауллина депутатка рәсми сайтта саннарны өйрәнү методикасы белән танышырга киңәш итте. Ул саннарның арифметикага түгел, аналитикага нигезләнүен әйтте.

Ләкин мондый җавап депутатларны канәгатьләндермәде. Депутат Хафиз Миргалимов бу саннарны ничек тикшерүләрен сорашты. Ә Артем Прокофьев Татарстанстат мәгълүматларының дөреслеген раслар өчен түбән бәяле кибетләр күрсәтүне сорады.

"Кулланучылар кәрҗине 2017-2020 ел аралыгында үзгәрмәгән. Бу исәпләүләр буенча, без 2021 елда пенсия алучыларның яшәү минимумын тагын да киметергә тиеш идек. Бәхеткә, Дәүләт шурасы бу юл белән китмәде. Әйтегез әле, бәяләрне төшерә торган кибетләр кайда ул? Безгә хәбәр итегезче, без ул кибетләрнең кайда икәнен сайлаучыларга әйтер идек", диде Прокофьев.

"Без аерым кибетләрне турыдан-туры әйтә алмыйбыз", диде Гатауллина.

КПРФка "Бердәм Русия" фракциясе әгъзасы, депутат Николай Рыбушкин да кушылды. Ул рәсми саннардагы хезмәт хакын ялган булуына ишарәләде.

"Һөнәрләр һәм вазифалар буенча хезмәт хакы турында мәгълүматны каян табарга мөмкин? Статистикага ярашлы нинди хезмәт хакы алуларын әйтә алам. Анда ялган, мәкерле ялган һәм статистика бар", диде ул.

"Бу фикер безгә кагылышлы булмасын иде. Безнең рәсми сайтта барлык мәгълүмат та бирелә", дип Гатауллина кабат интернеттан карарга киңәш итте.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 39 588 сумны тәшкил иткән. Кулланучылар бәясе бер ел эчендә биш процентка артуы әйтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!