Подкаст кунаклары театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры мөдире Фәридә Исмәгыйлова иде. Алар бүген Татарстанда кече театрлар үсештә, алар "Алтын битлек" бәйгесенә номинатлар була, дөньякүләм фестивальләрдә катнаша, кечкенә генә шәһәрләргә дә танылган экспертлар чакыра дип сөйләде.
Билгеле булганча, соңгы елларда Татарстанның кече театрлары "Русиянең кече шәһәрләре театрлары" федераль програмында катнаша, әлеге програм "Бердәм Русия" фиркасе аша финанслана. Әлеге акчаларга театрлар автобуслар ала, танылган экспертлар, режиссерлар белән эшли. Шул ук вакытта бу эчтәлеккә ниндидер чикләүләр кертми дип ышандырды театр әһелләре.
Your browser doesn’t support HTML5
Тәнкыйтьче Нияз Игъламов татар кече театрлары әлеге програм тормышка ашырыла башлаганчы да үсештә иде. Һәрбер театрның үз юлы бар, һәм иң беренче чиратта, алар бер-берсенә көндәш түгел.
Гомумән, аның фикеренчә, театр бүген зур сәүдә үзәкләре, кинотеатрлар, компьютер уеннары, сериаллар белән тамашачы өчен көрәшергә мәҗбүр. "Хәзер яшьләрне ике сәке, бер өстәле булган декорацияләр белән генә театрга җәлеп итеп булмый. Аңа кызыклы декорацияләр, утлар, аерым язылган музыка кирәк", ди Игъламов. Шуңа күрә театрга акча каян килсә дә, начар түгел.
Тәнкыйтьче сүзләренчә, татар кешесе театрга атнага бер йөрергә тиеш. "Башка безнең барыр урын юк. Татар кинемотографы юк, әле ул 12 фильм әллә ни йогынты ясый алмый. Китапларны, газет-журналларны әзрәк укыйлар. Нишлисең, бу прогресс дип атала. Аның белән дә көршеп булмый", ди Игъламов. Ул шулай ук театрны әдәбияттан көчлерәк дип саный.
Кече театрларның төп проблемнары - кадрлар җитмәү. Шулай да соңгы елларда артистлар мондый театрларга килүдән курыкмый, чөнки биредә аларга рольләр күп. Кече театрлар елына 8-10 премьера чыгарырга мәҗбүр, бер шәһәрдә бер спектакльне ул биш-алты гына тапкыр күрсәтә ала.
Подкастта зәвыклы һәм җиңел спектакльләр темасы да күтәрелде. "Бу пьесаны академия театры гына куйсын, монысы Тинчуринга әйбәт, ә Минзәләгә инде калдыклар да ярый дигән әйбер булмасын иде. Һәрбер театрның үз горурлыгы, үз-үзенә, тамашачыга хөрмәте булырга тиеш. Җиңел комедияләр генә куеп еракка китә алмыйсың. Ник шундый зәвыксыз спектакльләр куясыз дип сорасаң, ну менә тамашачыга шул кирәк бит диләр. Син тамашачыга күрсәт башка шәп әйбер барлыгын, аның белән эшлә, тәрбиялә. Гади халыкка ярый инде диләр. Ни өчен без милләтне ниндидер югары һәм гади халыкка бүләргә тиеш? Театрга килгән кеше — инде ул гади кеше түгел, ул югары зәвыклы кеше", дип сөйләде Нияз Игъламов.
"Кеше ни өчен театрга йөри дигән сорауга без хәзер "кеше театрга кеше булыр калыр өчен йөри дип әйтәбез", диде Фәридә Исмәгыйлова.
"Татарча подкаст"ны Азатлык сайтында, Youtube видеохостингында, Instagram-да, SoundCloud һәм Яндекс.Музыка платформаларында, Вконтакте челтәрендә тыңларга мөмкин.
Әгәр сезне кызыксындырган темалар һәм сораулар булса, azatliq@rferl.org почтасына "Татарча подкаст" дип тамгалап языгыз.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!