Быелгы Jadidfest су һәм сулыкларга багышланачак

Архив фотосы

Фестиваль 3-4 апрель көннәрендә Татарстанның Милли китапханәсендә узачак.

Дөнья татар яшьләре форумы белән Татарстанның Милли китапханәсе 3-4 апрельдә Jadidfest яңа шәһәр татар мәдәнияте фестивале үткәрәчәк. Фестивальнең барлык диярлек чаралары татарча узачак.

Быел Jadidfest су һәм сулыклар темасына багышланган. "Без эчә һәм йөзә торган су: каналлар, диңгез, күл сулыклары. Гомумән, кешелек яшәеше өчен мөһим һәм зур кыйммәткә ия булган табигый байлыгыбыз", ди оештыручылар.

Програмда лекцияләр, күргәзмәләр, перформанслар, кино, концерт, экскурсияләр, балалар өчен остаханәләр һәм башка чаралар каралган. Чараларга керү бушлай булачак, тик кайбер чараларга алдан теркәлергә кирәк.

Аерым алганда фестиваль кунакларын су турында китаплар һәм фотолар күргәзмәләре, "Казан сулыклары" экскурсиясе, "Су буйларын саклау", "Су һәм инкыйлабка кадәр яшәеш", "Су - нигъмәт" һәм башка темаларга лекцияләр, "Су кайтавазы" бию перформансы, "Сулыклар турында язучылар ниләр язган" темасына нәфис сүз кичәсе һәм башка чаралар көтә.

Моннан тыш фестиваль кысаларында су турындагы архив материаллары, заманча шигырьләр, хикәяләр һәм комикслар тупланган "Су" китапчыгын тәкъдим итү чарасы да узачак. Фестиваль азагында эмбиент-концерт узачак. Тулы чаралар исемлеге белән фестивальнең рәсми төркемендә танышырга мөмкин.

Jadidfest фестивале Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан 2015 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль иҗади экспериментлар мәйданы булып тора, ул казанлыларны яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка шәһәр берләшмәләре белән таныштыра.

2019 елда Jadidfest Яңа бистә юбилеена багышланган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!