Мәскәү прокуратурасы ФБКны экстремистлыкка тикшерә

Алексей Навальный (архив фотосы).

Прокуратура ФБКдан керемнәре, чыгымнары, финанслау чыганаклары, оешма әгъзалары турында мәгълүмат таләп иткән. 

Мәскәү прокуратурасы Коррупциягә каршы көрәш фондын (Русия хакимиятләре аны "ят агентлар" исемлегенә кертте, оешма бу карар белән килешми) экстремистлыкка тикшерә башлаган. Бу хакта "Навальный Live" YouTube каналында ФБК мөдире Иван Жданов хәбәр итте.

Ул күрсәткән документлардан аңлашылганча, тикшерүгә "хокук бозулар турында мәгълүмат" сәбәп булган.

Прокуратура ФБКдан керемнәре, чыгымнары, финанслау чыганаклары, оешма әгъзалары турында мәгълүмат таләп иткән.

2019 елның августында Тикшерү комитеты Коррупциягә каршы көрәш фондына карата акча юу маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Тикшерү эше барышында йөздән артык физик һәм юридик затның хисаплары туңдырылды.

Тикшерү мәгълүматына караганда, фонд хезмәткәрләре 2016-2018 елларда "рубль һәм чит ил валюталарында зур күләмдә акча алган", аны "өченче затлар" Мәскәүдә Cash-in һәм Recycling банкоматлары аша берничә банкның исәпләренә күчергән. Хокук яклаучылар һәм оппозиция вәкилләре әлеге эшне сәясиләштерелгән дип саный.

Акча юуу маддәсе нигезендә җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Былтыр Тикшерү комитеты ФБКга нигез салучы Алексей Навальныйга һәм аның исемнәре аталмаган тарафдарларына аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Алар фондлары, шул исәптән ФБК эшчәнлеге өчен җыелган 356 миллион сум акчаны тотканнар диелә.

Әлеге маддә нигезендә сәясәтчегә 10 елга кадәр төрмә янарга мөмкин.

  • 2 февральдә Мәскәүнең Симонов мәхкәмәсе Алексей Навальныйны 2013 елгы "Ив Роше" эше нигезендә колониягә җибәрде. Оппозиционер анда 2,5 ел тирәсе утырырга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!