Урта Пошалым мәктәбенә ябылу яный: "Безнең татар телендә укырга хакыбыз бардыр бит?"

Урта Пошалым мәктәбендә 17 укучы белем ала

Татарстанның Арча районы Урта Пошалым авылында 9 еллык мәктәпне башлангычка калдырырга уйлыйлар. Бу хакта район хакимияте вәкилләре авылда узган җыенда белдергән. Төп сәбәп – балалар саны аз булу. Ләкин ата-аналар да, укытучылар да түрәләрнең бу дәлиленнән канәгать түгел. Алар татар телле мәктәпне күршедәге Лесхоз бистәсендәге рус мәктәбенә алыштырырга теләми. Азатлык Урта Пошалым авылына юл тотты һәм укытучылар, ата-аналар белән сөйләште.

"Безгә ике атна вакыт бирелде"

Урта Пошалым авылындагы мәктәп бинасы 2003 елда гына төзелгән. Чагыштырмача яңа бинада бөтен мөмкинлекләр дә бар: спорт залы да, сыйныфлар укыту әсбаплары белән җиһазландырылган, мәктәпкә кадәр асфальт юл салынган. Азатлык хәбәрчесе авылга килгәч, мәктәп мөдиренең дә, урынбасарының да район киңәшмәсенә китүе ачыкланды. Террорчылыкка каршы көрәш буларак чит кешеләрне, шул исәптән, безне дә мәктәпкә кертмәскә кушылган. Шуңа да укытучылар үзләре тышка чыгып, авылдагы мәгариф язмышы хакында сөйләде.

Your browser doesn’t support HTML5

Урта Пошалым мәктәбенә ябылу яный

— 83 балага дип салынган мәктәп бу. Бүген 17 бала белем ала, – дип башлады сүзен бу мәктәптә унике ел рус телен укытучы Гөлфия Фәттахова. – Шуларның алтысы 9нчы сыйныфта укый. Алар быел башка мәктәпкә укырга күчәчәк. Ә беренче сыйныфка укырга керүче юк. Югары Пошалым авылында мәктәпнең башлангыч сыйныфлар өчен филиалы эшли. Анда безнең 9 бала укый. Ләкин норматив буенча моның кадәр аз бала өчен 9 сыйныфлы мәктәп тоту рөхсәт ителми диләр. Киләсе елга монда 12-13 бала калачак.

Авылда җыелыш булды. Безгә ике атна вакыт бирелде. Урта һәм Югары Пошалымнан 15ләп бала Лесхозга барып укый. Бәлки, аларны бу мәктәпкә күчерерсез, дигән бурыч йөкләнде. Ата-аналар арасында күчерергә теләүчеләр дә, теләмәүчеләр дә бар. Әгәр минем балам 7нче, 8нче сыйныфка җиткән икән, мин дә монда алып менмәс идем. Чөнки 9нчы сыйныфны укыганнан соң ул кабат Лесхозга төшәчәк. Кире кайтырга теләүчеләр бар. Ләкин бу – әти-әниләр эше.

Гөлфия Фәттахова

Гөлфия Фәттахова сүзләренчә, бүген мәктәптә 11 укытучы даими рәвештә эшли. Арча мәгариф идарәсеннән берсен дә эшсез калдырмаска вәгъдә иткәннәр, ләкин бу әлегә сүздә генә кала. Әмма укытучылар читкә барып укытырга риза түгел.

— Мин болай да 8 чакрым ераклыкта урнашкан авылдан килеп эшлим, - дип дәвам итә Гөлфия Фәттахова. – Моңа кадәр күрше авыл мәктәбенә барып эшләгән идем. Анда 19 ел укыттым. Ул мәктәп тә кыскаруга эләкте. Шуңа да мин мондый хәлне икенче тапкыр кичерәм. Ул вакытта 40ка якын балалы мәктәпне яптылар. Шуннан соң мин монда йөреп эшли башладым. Ләкин 60 ягына чыккан кешегә башка авылга барып укыту авыр булачак, яшьләр әле ияләнә ала.

Алсу Хөснетдинова

— Авылда китапханә, мәктәп, мәдәният йорты берлектә эшли, - ди татар теле укытучысы Алсу Хөснетдинова. – Бөтен чаралар бергә үтә. Бу мәктәп, балалар бакчасы бетә икән, авыл да бетә. Авыл халкы тырыша башлады. Аларның сүзенә колак салырлар дип уйлыйм. Мәктәп бетмәскә тиеш.

"Нишләп әле без рус мәктәбенә төшәргә тиеш?"

Хәзер Урта Пошалым авылы халкы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать юллаган. Хатта барлыгы 75 кешенең имзасы тора. Алар мәктәпне хәзерге рәвештә саклап калуны сорый.

Дилә Сафина

Әгәр мәктәп ябылса, балалар татар телендә белем алудан мәхрүм ителәчәк, чөнки Лесхоз мәктәбендә русча укыталар, дип борчыла өч баласын да шушында укыткан Дилә Сафина. Аның улы хәзер 8нче сыйныфта белем ала.

Мәктәп югалтуны авылны югалтуга тиңлим

— Ничек борчылмыйсың инде, шушында туган, сигез ел шушы мәктәптә укыган, – дип сөйли ул. – Бер елга Лесхозга барып уку бала психологиясе өчен стресс булыр. Ул үзе дә шулай дип әйтә. Бер ел коллективка ияләнергә кирәк әле. Аның имтиханга әзерләнү кайгысы да булмас дип уйлыйм мин. Үзебезнең шундый мәктәп, укытучылар була торып, нишләп әле без рус мәктәбенә төшеп укырга тиеш? Ни өчен, алайса, Лесхоз мәктәбеннән балаларны безгә алып килеп укытмыйлар? Без – каршы, балалар – каршы. Безнең татар телендә укырга хакыбыз бардыр бит? Без көрәшмәсәк, татар телен, авылыбызны кем яклар? Мәктәп югалтуны авылны югалтуга тиңлим мин. Авылда мәктәп, балалар бакчасы беткәч, алар нәрсә дип монда калсыннар? Без яшьләрнең киләчәгенә балта чабабыз. Җитәкчеләр безнең үтенечне кире какмас дип уйлыйм.

Руфия Шәфиева

Шулай ук өч баласы да әлеге мәктәптә белем алган Руфия Шәфиева татарча гына белем алган балага русчага күчү кыенга туры килер дип борчыла.

— Хәзер 5нче сыйныфта кечкенә кызым укый. Ул Лесхоз мәктәбенә төшәргә бер дә риза түгел. Аларга рус телендә белем алуга күчәргә авыр булыр. Яңа коллективка килеп кергәч югалып калуы ихтимал. Ул берүзе генә укып ияләнде. Стресс кичерер, балага бик авыр булыр дип уйлыйм мин. Шуңа без Лесхоз мәктәбенә күчәргә бер дә риза түгел.

"Бу 15 чакрым радиуста бердәнбер татар мәктәбе"

Урта Пошалым авылындагы вазгыять соңгы елларда үзгәргән. Моны Русия мәгариф реформаларының нәтиҗәсе дип саный алар. Бердәм дәүләт имтиханын һәм 9нчы сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханын бары русча гына тапшыру ата-аналарны елдан-ел куркыта төшкән. Ата-аналар балаларын 5 чакрым ераклыкта урнашкан Лесхозның рус мәктәбенә илтә башлый. 2008 елда 11 еллык мәктәпне 9 еллыкка калдыралар. Нәтиҗәдә, бүген Урта Пошалымнан 13 бала шунда барып укый.

Фердинанд Рәхимҗанов

— Бу 15 чакрым радиуста бердәнбер татар мәктәбе, – ди Урта Пошалым мәктәбендә 16 ел мөдир булып эшләгән тарих укытучысы Фердинанд Рәхимҗанов. – Кайбер ата-аналар балаларын кече сыйныфтан ук башка мәктәпкә күчерә башлады. Ләкин безнең татар авылын саклап каласы килә. Моңа мисаллар бик күп. Күрше авылда гына да балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, клуб, ике кибет ябылды, фермалары җимерек хәлендә. Бик кызганыч, мәктәпләр бетә икән, безнең авыллар да бетә.

Урта Пошалымда халык саны кимүгә таба бара. Бүген биредә 60лап хуҗалык бар. Ләкин эшсезлек сәбәпле, халык авылда калмау ягын карый. Фердинанд Рәхимҗанов күпчелек читкә китеп эшли ди.

Урта Пошалым авылы

— Түбән Пошалым авылыннан якынча 60-70 кеше читкә китеп эшли. Анда бернинди җитештерү юк, бары бер фермер хуҗалыгы гына бар. Урта Пошалымда да 70ләп кеше читтә эшли. Кайсы Арчага бара, күбесе Казанга йөри, - ди ул.

Чыннан да, авылның урамнары буп-буш диярлек. Кайбер йортларның капкаларына йозак эленгән. Колхоз корылмалары да ярым ташландык хәлдә кебек күренә. Чишмәгә дә сукмак салынмаган. Иң мөһиме – авылда кибет тә ябылган. Халык күрше авылга барып кирәк-яракларны сатып ала.

Фәния Гомәрова

Урта Пошалым мәктәбенең математика укытучысы Фәния Гомәрова бу проблемны миллилек сүрелү белән аңлата.

— Мин бигрәк тә авыл өчен борчылам, – ди ул. – Миңа 55 яшь тула, эшләмәсәм дә була. Авылда кибетләр бетте, бөтенесе әкренләп бетә. Авыл мәктәбендә бала күп була алмый инде ул. Күршедә рус мәктәбе булгач, татар мәктәбе дә булырга тиеш бит. Ничек инде без татар мохитен саклый алмыйбыз? Ярар, балалар саны аз, ләкин искәрмә булсын. Күршедә рус мәктәбе тора бит.

Җитәкчеләр татарлыкка таба борылды диләр. Мин ышанмыйм

Җитәкчеләр бераз татарлыкка борылды дип әйтәләр инде. Мин аңа ышанып бетмим. Бервакыт русчага күчәбез дип әйттеләр. Берзаман 7нче сыйныфка кадәр татарча укытырга куштылар. Аннары канун үзгәрә дә русча кирәк диләр. Татарлыкка бер тотынганнар икән, ул кануннар эшләсен иде. Беткән авыллар да бар. Һичьюгы, булганнарын саклап калырга кирәк бит. Туган телләр елы уңаеннан бер батырлык эшләсеннәр. Саклап калу ягыннан эш күренми.

Урта Пошалым мәктәбе укучылары

Ата-аналарның балаларын татар мәктәбенә бирергә теләмәве татар теле бетү белән бәйле. Авылдан чыгып китүгә рус теле кирәк бит. Татарча эндәшеп кара син. Ачуым чыга. Кибеткә керәсең, "говорите по-русски", диләр. Татарстанда яшәп татарча сорап алып булмый. Җылыйсылар килә. Кибетче икән, хакимияттә эшли икән, бөтен телне белсен ул. Без читкә чыгып китүгә безнең татарчаны кабул итмиләр, ди Фәния ханым.

* * *

Район җитәкчеләре Урта Пошалым мәктәбенең язмышы әлегә төгәл хәл ителмәгән ди. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров әйтүенчә, сүз мәктәпне ябу түгел, ә аны үзгәртү турында бара. Балалар бакчасы калачак, ә 9 еллык мәктәп, ихтимал, башлангыч итеп үзгәртелер, ди ул. Мәктәпне 9 еллык итеп саклап калу өчен балаларның санын арттырырга, хәзерге 17дән якынча 60ка җиткерү кирәк.

31 март көнне район хакимияте вәкилләре Урта Пошалымга килеп халык белән җыелыш уздырды. Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова сүзләренчә, авыл халкына ике атна вакыт бирелгән. Шушы вакыт эчендә алар хәзерге вакытта Урта һәм Югары Пошалым авылларыннан Лесхозга барып укучы балаларны Урта Пошалымга кайтып укырга күндереп карарга тиеш булачак. Ике атнадан кабат җыелыш уздыру каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!