Фламенко һәм татар биюе: басып алынган халыкларның моңы

Гөлсинә Галимуллина татар авылында туып-үсеп, испан биюләренә гашыйк булып Испаниягә чыгып китә. Шунда берничә ел дәвамында елга ике мәртәбә йөреп фламенко бию серләрен өйрәнә. Бүген ул хореограф буларак танылган бию ансамбльләренә бию куя һәм теләгән кешене фламенко биергә өйрәтә. Азатлыкка ул испаннар белән татарларның уртаклыклары турында сөйләде һәм бию аша ничек телне үстереп булу турында фикерләре белән уртаклашты.

Таныш булыгыз: Гөлсинә Галимуллина. Казанда фламенко биюе мәктәбен оештыручы һәм биюче. Балтач районы Иске Салавыч авылында туып үскән татар кызы профессионаллар күзлегеннән караганда бию белән соң шөгыльләнә башлый. 23 яшендә Казанда фламенко биюенә языла һәм осталыгын тагын да арттыру өчен 25 яшендә Испаниянең Севилья шәһәренә чыгып китә, сигез ел рәттән елга ике тапкыр шунда йөреп фламенконың чын осталарыннан сабак ала.

Гөлсинә фламенко биюенә ничек кызыгып китүен төгәл аңлата алмый, әмма балачактан ук биергә ярата идем ди. 9нчы сыйныфта укыганда Гөлсинәгә ирланд биюе яздырылган видеокассета бүләк иткәннәр, аны караганда очраклы фламенко бию чыгышына тап булган һәм үзе әйтмешли, беренче күрүдән үк мәхәббәт туган.

"Шул кассетада яздырылган концертта дөнья буйлап танылган фламенко биючесе Мария Пахес чыгышын күрдем. Күрдем һәм аһ иттем. Хезмәт дәресендә үземә кара һәм кызыл бәби итәкле итәк тектем. Ул биюнең ничек дөрес аталганын да белмим, әмма әсирләндем, чын-чынлап аңа гашыйк булдым. Шул елларда гитарачы Дидюляның "Фламенко" дигән альбомы чыкты һәм мин шул каралы-кызыллы итәгемне киеп үземчә бию куйдым, Балтач мәдәният йортларында биедем", дип искә ала ул.

Your browser doesn’t support HTML5

Фламенко һәм татар биюе: басып алынган халыкларның моңы

Казанда фламенко дәресләре бирүче мәктәп эзләдем, таба алмадым. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биюче таныш егеткә дә дәшеп карадым, испанча биергә өйрәтүне үтендем, ул Казанда фламенконың төпле белгече юк диде. Әмма берничә елдан соң табылды ул. Хезмәт хакым 8 мең сум, тоттым да 5 мең сумлык бию туфлие сатып алдым. Менә ул фламенкога мәхәббәтне тагын да арттырды", дип сөйләде ул.

Гөлсинә Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли һәм кичләрен ике ел дәвамында фламенко серләренә өйрәнә. Аны укыткан остаз үз белемен арттырыр өчен Испаниягә китә, әмма бию мәктәбен ябасы килмәү сәбәпле, Гөлсинәгә үзе урынына укытучы булып калырга тәкъдим итә.

Гөлсинә министрлык белән хушлаша һәм фламенко биюенә тулысы белән бирелә. Испан биюен профессиональ дәрәҗәдә үзләштерер өчен ул Казаннан Испаниянең Севилья шәһәренә чыгып китә.

Гөлсинә Галимуллина

"Беренче тапкыр Испаниягә һәм гомүмән чит илгә чыгуым 25 яшемдә булды. Кырып-себереп дигәндәй акча туплап Севильягә юл алдым. Әле ул заманнарда испанча да белмим, инглиз телем дә башлангыч дәрәҗәдә, әмма курыкмадым, чөнки хыялыма таба атлаган чагым. Анда баргач биюдә үз дәрәҗәмне аңладым, начар биим. Арткы рәтләрдә басып торам, күз яшьләре атылып чыгардай тора. Үземне бии беләм дип саный идем. Шул мизгелдә, йә син кулларыңны төшереп бу биюдән баш тартасың, яисә бернәрсәгә дә карамый дәресләреңне дәвам итәсең. Инде хәзер сигез ел рәттән Севильяга барып йөреп чын осталардан дәресләр алганнан соң үсешемне күрәм. Бигрәк тә укытучыларың билгеләре, мине "фламенкочы" дип атагач, тырышлыкларым да юкка булмаганын аңлыйсың. Бүген минем үз мәктәбем бар һәм мин татар кызы испан биюен башкаларга өйрәтә алуым белән куанам", дип дәвам итә ул.

Гөлсинә Галимуллина татарча да, испанча да йөгерек тел белән аралаша. Фламенко белән кызыксынуым миңа яңа дөнья ачты һәм мин дә татар кызы буларак үземнең милләтемне, туган ягымны аз булса да таныта алам дип саныйм, ди ул. Гөлсинә сүзләренчә, фламенко тарихы һәм татар тарихы арасында охшашлык бар.

"Күп кеше фламенконы кызыл күлмәк киеп, туфлиләр белән шакылдап, итәкләрне җилфердәтеп бию дип уйлый. Әмма чынлыкта фламенконың зур тарихы бар. Фламенко - ул тел. Менә безнең татар теле бар, без телебез аша күңелдә булган барлык хис-тойгыларны сөйләп бирә алабыз. Фламенко аша да эчке дөньяңны күрсәтәсең, фламенконы биегендә бар нәрсә ачып салына, син анадан тумыш хәлендә кебек буласың. Фламенко ул бертөрле була алмый, һәр кеше аны үзенчә бии. Әйтик, кеше усал икән, фламенко да агрессив, дәртле булачак. Әгәр тыныч икән, биюе дә шундый булачак.

Музыка, җыр һәм бию – фламенконың нигезе. Урта гасырларда Испаниянең көньягында гарәпләр яши, 800 елдан соң аларны үз җирләреннән куа башлыйлар, гарәпләр ислам динендә була, аларны мәҗбүри христианлаштыралар. Шул вакытта шунда ук чегәннәр, яһүдләр дә була, алар да гомер буе куылып йөргән халык. Бу өч халык үз тормышларында булган хис-тойгылары аша фламенко биюен тудыра. Һәм бүгенге көндә дә аларның биюендә тарихи вакыйгаларга бәйле сагыш та сизелә, хәтта шатлыклы халәттә биегәндә дә алар моны истә тотып бии.

Фламенко тарихы татарлар тарихына да охшаш

Бу тарих татарлар тарихына да охшаш, чөнки без дә бит заманында Явыз Иван тарафыннан яулап алынганбыз. Халык азатлыгын югалткан, татарлар да көчләп чукындыруга дучар булган", дип чагыштыра биюче.

Севильядә фламенкога өйрәтә торган йөздән артык мәктәп бар, ди Гөлсинә. Шул йөзләгән мәктәпнең унысы гына профессионаллар өчен, калганнары гади халык өчен, халык шул мәктәпләргә бик теләп йөри, өлкәннәр дә, яшьләр дә, барысы да рәхәтләнеп фламенко бии, ди ул.

Казаннан кечерәк Севильядә йөзләгән фламенко мәктәбе бар. Ни өчен Казанда татар халык биюен өйрәтүче мәктәпләр юк? Ни өчен татар биюе сәхнәдә генә калган?

"Испаннар фламенко биергә үз теләге белән фитнеска йөргән кебек йөри. Шуннан чыгып уйлый башлыйсың, ә нишләп безнең Казанда татар халык биюен өйрәтүче бер мәктәп тә юк ул? Севилья Казаннан әз генә кечерәк шәһәр, әмма анда йөзләгән фламенко мәктәбе бар, ә бездә берәү дә юк. Менә кайда татар биюләренә өйрәнеп була? Үзең өчен. Күңел өчен. Нишләп без үз мәдәниятебезгә шулай искелек калдыгына кебек карыйбыз? Ни өчен татар халык биюе сәхнәдә генә калган? Урамда, паркларда татарча биюләр юк. Бу бит зур югалту. Ә испаннар аны табигый рәвештә бии, барысы да белә", дип гаҗәпләнә Гөлсинә.

Аның фикеренчә, Казанда җәен андый бию мәйданчыкларын оештыру яхшы булыр иде. Кеше татар музыкасын ишетә, бию үрнәкләренә өйрәнә. Читтән килгән кешеләргә дә бу кызык була ала. Беренчедән, кешеләргә яңа мәгълүмат җиткерү бу, икенчедән, мәдәниятне саклау һәм аны көндәлек тормышка кертеп җибәрү ысылу бу. "Кем белә, татар бию белән кызыксыныр да кеше аннары татар телен дә өйрәнер! Минем дә бит шулай булды", ди ул.

Гөлсинәнең дәресләренә төрле яшьтәге хатын-кызлар йөри һәм аларның һәрберсе диярлек бу биюгә депрессия чагында килгән, дип аңлата Гөлсинә.

"Миңа йөреп күпмедер вакыт узгач кешене тирәнрәк өйрәнә башлыйсың. Күзәтә башлагач, чынлап та укучыларымның күбесе тормышларында авыр чак булганда, бәргәләнгәндә килгәне ачыклана. Кемдер якын кешесен югалтып депрессиягә бирелгәндә бии башлый, кемдер үз-үзен эзләгән вакытта, ә кемдер ире белән аерылгач...

35 яшьлек хатын килде, ире белән аерылышканда ире аңа: "Син беркемгә дә кирәкмисең: ни йөзең, ни чибәрлегең юк", дип аны кимсеткән. Бию белән бу хатын чәчәк атты һәм ул үзенең шулкадәр чибәр булуына ышана башлады. Фламенко, бию - ул психотерапия. Кайчандыр Испаниядәге гарәпләр, чегәннәр, яһүдләр бу бию ярдәмендә тормышларын дәвам итәргә көч тапкан икән, башкалар да аннан дәрт ала", ди Гөлсинә Галимуллина.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!