"Безгә 85 төбәк кирәкми." Марат Хөснуллин Русия төбәкләрен берләштерү фикере белән чыкты

Марат Хөснуллин

Русиягә 85 төбәк кирәк түгел, дип саный вице-премьер.

Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин төбәкләрне берләштерергә тәкъдим итте. Бу хакта ул икътисад һәм җәмгыять үсеше проблемнарына багышланган XXII апрель халыкара фәнни конференциясендә белдерде.

"Әлегә бу минем шәхси фикерем, рәсми позиция түгел. Ул хөкүмәт белән килештерелмәгән. Минемчә, безгә 85 төбәк (аннексияләнгән Кырым һәм Акъярны кертеп - ред.) кирәкми. Иң элек эшне шуннан башларга кирәк. Минем Яһүд автономияле бүлге белән шөгыльләнәсем килми. Аны Хабаровски крае белән берләштерергә кирәк һәм губернатор шуның белән шөгыльләнсең. Яки Курганны алыйк. Ни өчен 190 километр ара гына булуына карамастан, курганнар төмәннәрдән начаррак яшәргә тиеш? Берсенең нефтьтән кереме бар, икенчесенең – юк. Нәрсә, алар башка ил кешеләреме?", диде ул.

Хөснуллин мисал итеп Татарстанны да китерде.

"Мин Казаннан 100 километр ераклыкта урнашкан Чистай шәһәрендә үстем. 30 километрдан соң анда нефте булган муниципаль район башлана, ә Чистайда ул юк. Нефть булганга күрә алар акчаларын кая куярга белми. Аларның нефть ширкәте түләгән җирле салымнары юллар салырга да, су үткәрергә дә, мәктәп төзергә дә җитә. Ә менә 30 километрдан соң бер тонна нефте дә булмаган 60 мең кешелек шәһәр 1,8 млрд сумлык бюджет белән яши. Алар, нәрсә, тотыклармы әллә? Мин территориаль-административ бүленешне дөрес түгел дип саныйм. Минемчә, безгә шуның кадәр төбәк кирәкми", диде Хөснуллин.

Төбәкләрне эреләндерү мәсьәләсе соңгы тапкыр 2017 елда күтәрелде. Ул вакытта Русия президенты Владимир Путин матбугат очрашуында: "андый планнар юк һәм була да алмый. Мин президент булганда бу булмаячак" дип белдергән иде. Милли республикаларга аерым мөрәҗәгать итеп, Путин "без бернәрсәне дә көчләп такмаячакбыз" диде.

Аңа кадәр Русиянең элекке финанс министры (хәзер Русия хисап пулаты рәисе) Алексей Кудрин Казан, Самар һәм Ульяновскины бер агломерациягә берләштерергә тәкъдим иткән иде. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү-Tатарстан күпере" яшьләр форумында: "Без әлегә беркем белән дә берләшергә җыенмыйбыз. Безнең 68 мең квадрат чакрым җиребез бар, безгә шул җитә", дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!