"Казанга кайттым, ә анда татарча сөйләшүче юк"

Нури Чапаноглы

Халыкара татар теле олимпиадасына тел, тарих, әдәбият белемнәрен тикшерү өчен Татарстан, Русия төбәкләреннән килүче кызлар-егетләр Казанда очрашты, ә чит илләр интернет аша көч сынашты. Сәбәбе – пандемия, чикләр ябык. Катнашучыларның гомум саны – 500 кеше.

Быел да ике җиңүче булды: Татарстан, Русия төбәгеннән катнашучылардан иң яхшысы Чуашстаннан Айнур Сабирҗанов булса, чит илләрдән катнашучылардан җиңүче итеп Сан Францискодан Нури Чапаноглы игълан ителде.

Нури – АКШның Сан-Франциско шәһәрендә туып-үскән татар. Аңа 19 яшь. Ул Калифорниянең Berkeley университетының беренче курсында белем ала. Әнисе – Диларә ханым чыгышы белән Казаннан. Озак еллар Сан- Францискода татар балаларына татар теле дәресләрен оештырып килде, алар өчен махсус китап нәшер итте. Әтисе – Җүнәйт Чапаноглы, чыгышы белән Япониядән, татар мөһаҗирләре вәкиле, вакытында Сан-Францискодагы татар оешмасын җитәкләде. Кызганычка, ул вафат. Нуриның тагын кыз игезәге бар, исеме – Өмет, тагын Наилә исемле сеңелләре бар. Өмет мәктәпне тәмамлап San Mateo колледжында укый.

БУ ТЕМАГА: Халыкара татар теле олимпиадасында АКШтан Нури Чапаноглы җиңү яулаган

Нури Азатлыкка ни өчен олимпиадада катнашуы, татар тарихының кайсы чоры аңа тәэсир иткәне һәм Русиядәге тел сәясәтенә, татарлар телне саклап калыр өчен нишләргә тиеш дигән фикерләре белән уртаклашты. Нури белән татарча сөйләштек.

— Нури, җиңүен белән котлыйбыз! Көтелгән җиңү идеме бу?

— Рәхмәт! Юк, көтмәгән идем, чөнки, мәсәлән, игезәгем Өмет миннән дә күбрәк белә дип саныйм. Олимпиаданың нәтиҗәләрен әйткәндә бездә төн иде инде, мин йокыга китеп бара идем. Өмет ишекне шакып, хәбәр итте, мин аңламый да калдым, йокыга киткәнмен шунда ук. Әни Казан белән телефоннан сөйләште. Иртән уянгач, аңладым эш нидә икәнен. Күңелле андый хәбәр алу.

Нури әтисе, әнисе һәм сеңлесе белән

— Ни өчен сине җиңүче дип сайлаганнар, синеңчә?

— Олимпиада 2020 елда булмады, пандемия вакыты иде, ә без катнашырга дип әзерләндек. Үземдә дә теләк бар иде ул чорда, әмма мин университетка кердем, шуңа да хәзер уку күп, вакыт тар, шуңа Татар теле олимпиадасына игътибар шул кадәр генә иде. Аннары вакыт аралыгы да үзенекен итә. Мартта беренче өлеш иде, анда татар теле, тарихы, мәдәнияте турында сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Әйтәм бит, мин игезәк сеңлем белән чагыштырганда ул кадәр белемгә бай түгелмен, миңа кайбер биремнәр авыр тоелды. Әмма икенче турга да эләктем, анда исә катнашучылар видео презентация ясарга тиеш иде. Мин Сан-Францискодагы татарларның тормышы, мәхәллә системы, аларның бирегә килеп төпләнү тарихын сөйләдем. Минем җиңүем күбрәк харизмага бәйле булгандыр дип уйлыйм. Әмма ничек кенә булмасын мин шатмын, бу миңа тагын да җаваплылык өсти, мин белемнәремне үстерергә тиешмен дип саныйм.

— Ә олимпиадада катнашу максатларың нинди иде?

— Әни кыстады дип әйтә алмыйм, әмма анысы да бар. Белемнәреңне тикшер, үзеңә дә кызык булыр дип әйтте. Узган ел теләк тә зур, вакыт та күп булганга атлыгып тора идем, бу юлы чыннан да әни сүзен дә читкә этәрәсем килмәде, үземне тикшерү дә кызык иде. Мин дә, сеңлем дә 5 яшькә кадәр татарчадан башка телне белми идек. Сан-Францискода тудык, яшәдек, әмма телебез туган телдә ачылды, әле дә үзара Өмет белән татарча сөйләшәбез. Мәктәптә башкалар аңламасын өчен дә татарча сөйләшә идек, серләр һәрхәлдә татарча. Мине дә, игезәгемне дә сыйныфташларым татар дип белә. Әмма американнар татарлар турында берни белми диярлек. Алар АКШтан тыш хәлләрне белми, кызыксынмый. Милләтне аңлатканда Идел-Урал җирлеген күрсәтәбез, монда татарлар яши, алар мөселманнар дип аңлатабыз. Русиядә булгач, димәк урыслар дип уйлыйлар. Юк, без славян түгел, төркиләр, телебез төрек теле белән охшаш, әмма йөзләребез башка дип әйтәбез. Мин үземне татар дип саныйм. Сеңлебез Наилә дә ялгыш инглизчә ычкындырса сүзләрне, без "Татарча сөйләшәбез" дип кисәтәбез. Өйдә, гаиләдә бездә шулай куелган, безнең өчен табигый ул. Әни дә әти дә үзара гел татарча сөйләшәләр иде. Татарча, инглизчә, төрекчә дә беләбез. АКШтагы татарлар барысы да диярлек шулай.

Нури, Өмет һәм Наилә Чапаноглы

Һәр татар туган телен белергә тиеш, кайда гына яшәмәсен татар татарча өйрәнеп була, хәзер төрле мөмкинлекләр бар. Минем олимпиадада катнашуым да әнә шуны күрсәтү иде. Милләтнең күрсәткече – тел. Әни минем сөйләмемне "кухня" теле дип атый. Чыннан да шулай, әмма мин кимендә татарча аңлыйм, сөйләшүләр алып барам. Мин Татарстанда тумадым, үсмәдем. Сан-Францискода безнең яшьтәшләр дә күп түгел, үзара татарча аралашып практиканы арттыру өчен ул да шәп булыр иде. Әмма төрле каршылыклар булса да мин татар теллемен. Америкада япон яки кытай белән танышасың икән, алар туган телләрен белми икән, ничек аларны япон яки кытай дип әйтеп була? Кыяфәтләре белән генә япон яки кытай. Әмма тел кайда?

— Татарстанда да, татарлар күпләп яшәгән Башкортстанда да, кызганычка, синең яшьтәшләрең арасында телсез татарлар бар.

— Андыйларны үз күзләрем белән күрдем һәм минем өчен гаҗәп ул. Казанга кайткан идем, күпчелек кызлар-егетләр татарча белми дә, аңламаучылары да җитәрлек. Исемнәре татар, Татарстанда туганнар, әмма туган телләрен белмиләр. Минем башыма сыймый иде ул, әле дә аңлау авыррак. Без мәктәптә укымадык татар телен, әти-әни – тырышлыгы һәм соңыннан үзебезнең контроль нәтиҗәсендә телне саклап калдык. Мин Казанда өч тапкыр булдым. Урамда татарча сөйләшүчеләр аз. "Түбәтәй" кафесына кергәч, татарча эндәштем, татарча хезмәт күрсәттеләр. Бусы ошады. Гаиләдә татар теленә игътибар аз дигән фикергә килдем.

Чынында Казанны бик сагындык. Мин дә, әни дә, Өмет тә. Сеңлебез Наиләгә дә күрсәтәсебез килә. Ул кайтканда бик кечкенә иде, хәзер башкача хисләр булыр иде. Казанда туганнарыбыз яши, Мәскәүдә дә яшиләр, алар белән һәрвакыт элемтәдә. Ерак яшәсәк тә йөрәктә Казан аерым урында.

Нури Чапаноглы "Сәләт"тә

— Русиядә сәяси вазгыять тә төрле өлкәләргә, шул исәптән, халыкларга, аларның телләренә дә тәэсир итә. Бу хакта ишетеп беләсеңме?

— Әйе, анысы да бар. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскарганын һәм бу Мәскәү сәясәте аркасында булганын да укып беләм. Бу дөрес түгел, телне өйрәнү өчен бу бик аз. Татарстанда яшәп кешеләрнең мәктәптә булса да тулы рәвештә татар телен, әдәбиятын өйрәнергә хокукы бар. Сөйләм теле бар, әдәби тел бар. Әдәби телне саклап калу да кирәк. Татарстанда укучылар рус, татар, чит телне өйрәнә дип беләм. Бу авыррактыр, барысына да өлгерергә кирәк. Америкада инглиз теле һәм бер чит телне сайлау мөмкинлеге бар. Татарстанда татар дәүләт теле, аны барысының да өйрәнүе кирәк, бу бит шунда аралашыр өчен кирәк. Русия сәясәтен төрле милләтләр яши, барысы да үз мәдәниятен саклый дип күрсәтә, әмма татар теле мәктәпләрдә калмаса, бу гаделсезлек булачак. Татарларга үз телләрен саклап калырга авыр. Әмма Татарстан ул дәүләт, үз телләре өчен җаваплы.

— Ә нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсың?

— Мин чынында төгәл рецептлар белмим, әйтә алмыйм, чөнки мин Казанда яшәмим. Безнең өчен телне өйрәнү урыны гаилә булды, әни һәм әти. Бу – универсаль алым. Әмма, әнием әйткәнчә, "кухня теле" дәрәҗәсенә тәгәрәмәс өчен гаилә белән генә чикләнү дә кирәкми. Белмим, интернетта татар телен өйрәнәм диючегә күп төрле мөмкинлекләр булырга тиеш дип уйлыйм. Мультфильм, кинолар, компьютер уеннары аша да телне үзләштереп була. Гомумән татар тарихы, татар турында видеолар да булыша, татарлыкны үстерә. "Сәләт" кебек аланнар күбрәк булсын иде, телне шомарту өчен мәйданнар кирәк.

— Олимпиада вакытында тарих турында да сораулар күп булган. Нури, сине татар тарихында нинди чор, нинди шәхесләр илһамландыра?

— Безгә татар тарихын әни дә, әти дә өйрәтте. Аннары үзебез табып укыдык. Әлбәттә, без дә бөтен татар кебек Казанны Явыз Иван яулап алган чорны сыкрап искә алабыз. Татарның дәүләтсез калуы зур фаҗига була, татарлар күпләп үлә. Ул камап алынган килеш бәйсез яши алмас иде. Әмма татарлар барыбер исән калган бит. Күпме вакыт узса да 90нчы елларда мөстәкыйль Татарстан барлыкка килә. Бу да дәүләтне торгызу була. Татарларның үз Конституциясе, президенты барлыкка килә. Мин бу чорны да азмы-күпме укып беләм, бу — татарның көрәш еллары. Татарстанны бик яратам, аны Ватаным итеп кабул итәм.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!