Коронавирус вакциналары турында биш сорау

Дөньяда коронавируска каршы көрәш бара. Кайсы вакцина ничек эшли, алар нәтиҗәлеме, иминме? Азатлык биш төп сорауга җавап эзләде.

26 апрельдән 2 майга кадәр Бөтендөнья иммунизация атналыгы уза. Бүгенге коронавирус пандемиясе чорында вакциналарның әһәмияте тагын да артты. Югыйсә кешелек чәчәк авыруы, полиомиелит кебек авыр чирләрне вакцина ярдәмендә генә җиңә алуын оныта башлаган иде.

Бүген бөтен дөнья коронавируска каршы вакцина җитештерү белән мәшгуль. Вакцина ясау гадәттә озак елларга сузыла, ләкин бу юлы эшне бик тиз башкарып чыгарга кирәк. Әле бер генә вакцинаны да 100 процентка ышанычлы дип әйтеп булмый, шуңа күрә кешеләрнең шикләре аңлашыла да. Ләкин Дөнья сәламәтлек оешмасы, галимнәр коронавирустан котылуның юлы бары тик вакцина икәнен тәкрарлый. Азатлык бүген ясалучы вакцина төрләрен барлады, вакцина ясау белән бәйле кайбер сорауларга җавап эзләде.

1. Дөньяда коронавирустан ничә вакцина бар?

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының 29 апрельгә булган мәгълүматына караганда, дөньяда коронавируска каршы 92 вакцинаның клиник тикшерүләре уза, тагын 184е хайваннарда сынала. 20ләп кенә вакцина сынауларның иң мөһим өченче фазасына барып җиткән.

Әлегә бер вакцина да тулысынча тикшерелеп бетмәгән, шунлыктан берсе дә даими теркәлмәгән. Әмма берничә вакцина вакытлы яки ашыгыч теркәлү алды: Pfizer/BioNTech, Moderna, Спутник V, ЭпиВакКорона, AstraZeneca, CanSino Biologics, Sinopharm, Sinovac, Bharat Biotech, КовиВак.

Шул ук вакытта вакцинаның кайсы да булса бер илдә теркәлү факты аның тикшерү дәрәҗәсе турында сөйләми.

Коронавируска каршы Sinopharm, Sputnik V, Pfizer/BioNTech һәм AstraZeneca вакциналары

2. Кайсы вакцина ничек эшли?

Спутник V (Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология дәүләт тикшеренү үзәге)

Ничек эшли: Спутник V – аденовирус вакцинасы. Аденовирус биредә вектор буларак, ягъни SARS-CoV-2 коронавирусының генетик мәгълүматын йөртүче буларак кулланыла. Кешегә әлеге аденовирусны керткәч, ул күзәнәкләрне S-аксым җитештерергә мәҗбүр итә, аңа карата антитәнчекләр эшләп чыгарыла, һәм шулай итеп коронавируска иммунитет барлыкка килә.

Аденовирус векторы. Күзәнәкләргә генетик материал китереп җиткерү инструменты буларак кулланыла. Әлеге вирус кешедә җиңелчә авыру китереп чыгара ала, ләкин үрчеми, шул рәвешле кеше организмын чын коронавируска каршы торырга өйрәтә дип санала.

Вакцинаның нәтиҗәлеге: 91,4% (The Lancet журналындагы мәкалә)

Кайсы вакциналарга охшаган: Сынауларның өченче фазасына җитүчеләрдән Johnson & Johnson һәм CanSino Bio вакциналарына. Икесендә дә кеше аденовируслары кулланыла, ләкин ике компонентлы схемада түгел, бер препарат белән бер генә яки ике вакцина ясала.

"ЭпиВакКорона" (Роспотребнадзорның "Вектор" вирусология һәм биотехнология үзәге)

Әлеге вакцина SARS-CoV-2 коронавирусының өч синтетик пептидыннан тора. Алар аксым белән бәйләнгән һәм ярдәмче матдә (адъювант) - алюминий гидроксидына ныгытып куелган. Андагы вируслы аксымнарның өлеше бик кечкенә, димәк, вирус үзгәргән очракта аның нәтиҗәлелеге кимергә мөмкин.

Нәтиҗәлелеге: Әлегә билгеле түгел. Сынауларның өченче фазасы сентябрьгә тәмамланыр дип көтелә. Сынауларда нибары 3 мең кеше катнаша (Спутник V сынауларында - 21 977, Pfizer-да - 43 998).

Кайсы вакциналарга охшаган: Бу дөньяда клиник сынауларның беренче фазасын узып китә алган бердәнбер пептидлы вакцина.

КовиВак (Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратлар тикшерү һәм җитештерү фәнни үзәге)

Вакцина "үтерелгән" SARS-CoV-2 вирусы нигезендә ясалган. Бу вакцина ясауның иң борынгы һәм сыналган технологиясе. Моның өчен чын вирус алына, ул биореакторларда күзәнәкләрдә үрчетелә, аннары үтерелә.

Үтерелгән (активсызлаштырылган) вирус. Векторлы һәм РНК вакциналардан аермалы буларак, үтерелгән вакциналарның компонентлары күзәнәкләргә үтеп керә алмый һәм Т-лимфоцитларны стимуллаштырмый, ул бары тик антитәнчекләр барлыкка китерә. Моңа карамастан, мондый вакциналар бик күп вирусларга каршы яхшы эшли.

Үтерелгән вируста тере вирустагы кебек антигеннар кала, әмма организмда ул үрчи алмый. Ләкин бу вакцинаны ясау кыйбатрак, чөнки аны җитештерү өчен иминлек кагыйдәләре аеруча кырыс булган махсус бокслар кирәк, вирусны үрчетү күп чыгымнар таләп итә. Спутник V белән бер вакытта ясала башласа да, КовиВакны сынау озакка сузылачак. Эпидемиолог Михаил Фаворов Чумаков исемендәге үзәкнең вакцина ясауда тәҗрибәсе зур, КовиВак та уңышлы булырга мөмкин дип фаразлый.

Нәтиҗәлелеге: билгесез, вакцина тиешле сынауларны узмаган.

Кайсы вакциналарга охшаган: Sinovac (нәтиҗәлелеге 50%), Sinopharm (79%), Bharat Biotech вакциналары, Уһән вирусология институты вакцинасы һәм башкалар.

AstraZeneca Һәм Оксфорд университеты вакцинасы

Спутник V кебек векторлы вакцина, ләкин биредә шимпанзе аденовирусы кулланыла. AstraZeneca ширкәтенең Русиядә дә заводы бар.

Нәтиҗәлелеге: 82,4%, ике дозаны 12 атна аралыгында ясаган очракта.

Кайсы вакцинага охшаган: шимпанзе аденовирусына нигезләнгән һәм тикшерүләрнең III фазасына җиткән бердәнбер вакцина.

Pfaizer/BioNTech

Бу мРНК-вакцина (мРНК — матрицалы РНК). Кешегә махсус тышчаларда кертәләр. Бу мРНКда аксым эшләп чыгарыла. Ул ковид аксымы — анда антитәнчекләр барлыкка килә.

мРНК вакциналар кешеләрдә беренче тапкыр сынала. Pfaizer-ны 70 градус салкында сакларга кирәк.

Нәтиҗәлелеге: 95%. Бу нәтиҗәлелеген сынау төгәлләнгән әлегә дөньяда бердәнбер вакцина.

Кайсы вакцинага охшаган: сынауларның III фазасына җиткәннәрдән — Moderna-га.

3. Вакцинаның нәтиҗәсе күпмегә җитә?

Әлегә дөньядагы бер генә вакцинаның да күпме эшләве турында тикшерүләр юк. Чөнки сынаулар кыска вакыт эчендә узды. Бүгенгә вакциналарның нәтиҗәлелеге, иминлеге генә тикшерелгән.

Киләсе елга тагын вакцина ясатырга кирәк буламы дигән сорауга да анык кына җавап юк. Һәм бу хәтта вакцинага яки кеше организмы үзенчәлегенә генә түгел, ә вирусның үзгәреп торуына да бәйле. Кайбер галимнәр аденовируслы вакцинаны өченче тапкыр керткәндә, ул сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин дип саный. Гомумән, өстәмә вакцина ясау турында җитди тикшерүләр кирәк. Шулай да Калифорния университеты галимнәре күпчелек кешедә иммунитет озакка җитәр дигән өметле нәтиҗәгә килгән.

Пандемиянең кайсы таба баруы ике әйбергә бәйле: вакциналау тизрәк буламы, әллә инде SARS-CoV-2 вирусының вакцинадан кача алучы яңа төрләре барлыкка киләме?

4. Вакцина ясатыр алдыннан антитәнчекләрне тикшерергә кирәкме?

Дөнья белгечләре дә, вакцина җитештерүчеләр дә вакцина ясатыр алдыннан коронавируска антитәнчекләр барлыгын-юклыгын тикшерергә киңәш итми. COVID-19 белән авырганнан соң да барлык төр вакцинаны да ясатырга мөмкин диләр. Әмма Русия сәламәтлек саклау министрлыгы документында коронавирус белән авырып алганнарга вакцина ясатылмый диелгән.

Дөнья белгечләре бер искәрмә китерә: әгәр илдә вакциналар белән проблем бар икән, күптән түгел авырып алганнарга чиратларын уздырып, коронавирус белән бөтенләй очрашмаган кешеләрне алга чыгару яхшырак булыр диләр.

Моннан тыш, COVID-19 белән авыручыга дәвалау ысулы буларак коронавирустан терелеп килүченең кан плазмасын салган булсалар, бу очракта кимендә 90 көн вакцина ясатмый торырга киңәш ителә.

Шулай ук вакцина белән алган иммунитет чирләп алганныкына караганда көчлерәк булырга мөмкин дигән фикер дә бар. Ләкин моны да бары тик вакыт кына күрсәтәчәк.

5. Вакцинаны кемнәргә ясатырга киңәш ителми?

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы чыгарган белешмәлеккә ярашлы, вакцинаның кайсы да булса компонентына сизгерлек булган, аллергиясе, кискен йогышлы һәм йогышсыз чирләре булган, хроник авырулары баш калкыткан кешеләргә, йөкле һәм имезгән хатыннарга, 18 яшькәчә балаларга ясатырга ярамый.

Шулай ук кайбер яман шеш, аутоимун авырулары булган кешеләр дә башта үзләренең дәвалаучы табибы белән яхшылап киңәшергә тиеш.

Гомумән, вакцина ясатыр алдыннан табиб белән киңәшү, аңа бөтен авырулар, эчкән дарулар турында әйтү мотлак. Сәламәт кешегә алдан нинди дә булса анализлар тапшыру мәҗбүри түгел.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!