Итак, предлагаем разобраться в многообразии глаголов, составной частью которого является слово "бирү":
1) җавап бирү – дать ответ, отвечать
- Бүген кем җавап бирә? – Кто сегодня отвечает?
- Мин җавабымны шунда ук бирдем. – Я тут же ответил(а).
2) мөмкинлек бирү – дать возможность
- Аңа да җиңәргә мөмкинлек бирик. – Дадим и ему возможность выиграть.
- Күпме мөмкинлекләр бирдем мин сиңа, ник эшләмисең? – Сколько я тебе дал(а) возможностей, почему не работаешь?
3) гариза бирү – подать заявление, написать заявление
- Мәктәпкә гариза бирдем, Аллага тапшырдым! – Подал(а) заявление в в школу, на всё воля Божья!
4) хәбәр бирү – подать весть, сообщить, известить о себе
- Берәр хәбәр бирче, борчыла башладым! – Подай хоть какую весть, уже начал(а) беспокоиться!
- Кайтып җиткәч, хәбәр бирдек. – Сообщили, как только вернулись.
5) киңәш бирү – дать совет, посоветовать
- Миңа нинди киңәш бирә аласың? – Какой совет можешь дать мне?
- Ул әлегә акцияләрне сатмаска дип киңәш бирде. – Он дал совет, пока не продавать акции.
6) үрнәк бирү – подавать пример
- Мондый тотыш белән нинди үрнәк бирәсең инде син? – С таким поведением какой пример ты подаешь?
7) фикер бирү – подать мысль
- Ул шәп фикер бирде әле, уйлап карыйм. – Он(а) подал(а) отличную мысль, подумаю над ней.
8) күпмегә бирү – за сколько отдать
- Бу китапны күпмегә бирәсең? – За сколько отдашь эту книгу?
- Машинаны күпмегә бирә диде? – За сколько, говорит, продаст машину?
9) сорау бирү – спросить, задать вопрос
- Сорау бирсәм мөмкинме? – Можно спросить?
- Укытучы күп итеп сорау бирде, уйларга вакыт юк. – Учитель задал(а) много вопросов, нет времени думать.
10) файда бирмәү – не принести пользы
- Бу эш безгә файда бирмәс. – Это дело не принесёт нам пользы.
- Файда бирерлек кешеләрне эзлә син. – Ты ищи людей, которые принесут пользу.
11) әһәмият бирү – придать значение
- Бу эшкә зур әһәмият бирмик. – Не будем придавать большое значение этому делу.
12) шатлык бирү – доставить радость, радовать
- Бу йорт безгә күпме шатлык бирде! – Сколько радости нам принёс этот дом!
13) рәхәтлек бирү – доставлять удовольствие
- Бу ял көннәре миңа чын рәхәтлек бирде. – Эти выходные доставили мне настоящее удовольствие.
14) йөри бирү – продолжать ходить
- Аяклары авыртуына карамастан, абый йөри бирде. – Брат продолжил ходить, несмотря на то, что у него болели ноги.
15) сөйли бирү – продолжать говорить, рассказывать
- Тыңлаучылар күп булмаса да, Алимә хыялларын сөйли бирде. – Алима продолжала рассказывать о своих мечтах, пусть слушателей было и немного.
16) алып бирү – достать (откуда-то), купить
- Әнә теге тартманы алып бирче. – Достань, пожалуйста, вон ту коробку.
- Газинурга тәмле кабартма алып бирдем. – Купил(а) вкусный пончик Газинуру.
17) укып бирү – прочитать (кому-либо)
- Балаларга беренче өзекне укып бирдем. – Прочитал(а) первый отрывок детям.
18) илтеп бирү – отнести (кому-либо)
- Әбигә бу бәлешне илтеп бирче! – Отнеси, пожалуйста, этот пирог бабушке!
- Сеңлем ачкычны әнисенә илтеп бирде – Сестрёнка отнесла ключ маме.
19) җыеп бирү – собрать (для кого-либо)
- Әйдә, аңа легоны җыеп бирик. – Давай, соберём ему лего.
20) табып бирү – найти (для кого-либо, кому-либо)
- Бу китапны безгә табып бирә аласызмы? – Можете найти для нас эту книгу?
- Ул алканы табып биреп китерде. – Он нашёл и принёс серёжки.
21) биреп бетерү – отдать всё, додать
- Бурычларымны биреп бетердем. – Я вернул все свои долги.
- Сәдаканы биреп бетерде дә, китте. – Додал всю милостыню и ушёл.
22) биреп кую – отдать
- Ләйсән акчасын алдан биреп куйды. – Лейсан отдала деньги заранее.
23) биреп тору – давать (дать) на время, одалживать
- Биш йөз сум биреп тора аласыңмы? – Можешь одолжить 500 рублей?
- Телефоныңны биреп торчы, шалтыратып алам. – Дай, пожалуйста, свой телефон, сделаю звонок.
Понравился материал? Заходите на наш сайт, каждый день вы найдёте там что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Проект "Әйдә! Online. Изучаем татарский" предлагает качественные и современные курсы и материалы для изучения татарского языка. Онлайн-курсы разговорного татарского, адаптированные литературные тексты, новости с подстрочным переводом, видео- и аудио-материалы, тесты и многое другое!
Если у вас есть предложения, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Скоро – больше! Оставайтесь с нашим проектом, сау булыгыз!
БУ ТЕМАГА: Кеше бул! 30 распространённых фраз с глаголом "булырга"