Каракүл авылы Омски өлкәсенең Большеречье районында урнашкан. Ул Үләнкүл авыл советына керә. Бер авыл берәмлеге дүрт татар авылын берләштерә. Аның җитәкчесе - Ләйлә Мөхәммәтшина. Үзе ул Үләнкүлдә яши (Каракүл белән Үләнкүл арасы – 12 чакрым – ред.). Азатлык шалтратканда Ләйлә ханым янгында зыян күрүчеләрнең төгәл исемлеген төзи иде. "Төгәллек һаман да юк бит, әле прокурор шалтырата, әле министр, кулдан телефон төшми, йортлар, хуҗалыклар, күпме мал янып үлгәнен дә санап чыгара алмыйбыз. Әле ярый кешеләр исән, ул фаҗига булса, нишләр идек", ди ул.
Дүрт татар авылы 30 апрельдән бирле янгынга каршы көрәшә. Ул тирәдә ел саен яз җитү белән янгыннар чыга. Урман, сазлыклар яна. Ә себертатар авыллары аларның эргәсендә яши. Быел да янгын сазлыкта башлаган. Өстәвенә һава коры, эссе. Әле җитмәсә 6 май каты җил купкан. Шул авылны харап иткән дә.
Your browser doesn’t support HTML5
Яз җитсә ел саен шундый куркыныч яный. Сазлыкта яшибез
"Бу бит капылт кына чыккан фаҗига түгел. Сазлыкта яшибез. Яз җитсә ел саен шундый куркыныч яный. Урман янды, ут әле бер яктан, әле икенче яктан чыга, ә анда керерлек түгел, сазлык, аны кеше сүндерә алмый. Без инде авылларны көне-төне сакладык, әле бер авылга килеп җитәм, әле икенчесенә, кешеләр кизүдә торды. Инде ничә төн йокламыйбыз бит. Ә җил чыкты да ике яктан авыл ут эчендә калды да куйды. Ярты сәгать эчендә ярты авыл юк булды. Безнең күз алдында янды бит, янгын сүндерүчеләр дә, халык та берни эшли алмадык, чөнки каты җил чыкты бәхетсезлеккә каршы", дип сөйли арыган тавыш белән Ләйлә ханым.
Тикшерү комитеты бу янгында авыл советы җитәкчеләре гаепле дигән фикерне әйтте башта. Ләйлә Мөхәммәтшина гаепне үз өстеннән төшерми.
"Миндер гаепле, кем булсын тагын?! Әмма мөмкин булган барлык чараларны да күрдем. Урман яна башлагач та авылларны саклар өчен җир казылды. Әмма ут бит аны сикереп кенә узды. МЧС вәкилләре яңа кагыйдәләр нигезендә кимендә 10 метр казылырга тиеш дип аңлата, безнеке 6-7 метр булып чыккан. Авылда су белән проблемны хәл иттек, бу көннәрдә һәрвакыт су булды, әзерләндек. Янгын сүндерүчеләр дә урманнар янганын, авыл куркыныч астында булганын белә иде бит. Алар монда килеп йөрде. Урманнан янгын чыгу куркынычы әле дә бар. Урман янудан туктамады. Янгын белән көрәш әле тәмамланмады. Тагын өч авылга ут каба ала. МЧС вәкилләре шулай да бөтенесен карагач, "Ниләр эшләргә кирәк булган, барысын да эшләгәнсен", диделәр.
Каракүлдә 48 кеше яши, барысы да шушы авылда туган, гомер иткән кешеләр, янгында кемнеңдер тулысы белән йортлары янып көлгә әйләнгән, кемнеңдер хуҗалыклары янган, маллары абзарларында һәлак булган. Никадәр зыян күрелгәне, күләме әлегә билгеле түгел, авыл кешеләре барысын да санап чыгарга тиеш. Каракүлдән берсе дә күченеп китәргә җыенмый. 7 май иртәсендә авылга Омски өлкәсе губернаторы Александр Бурков килде, ул янгында йортсыз калучыларга ярдәм күрсәтеләчәк, йортлар төзеләчәк дип вәгъдә итте.
"Син ялгыз түгел, ярдәм итәчәкбез дигәч, күңелгә җылы йөгерде. Без авыр хәлдә калдык, карактан әйбер кала, янгыннан берни калмый бит. Куркыныч хәл, кешеләр дә, үзем дә арыдык, янгын туктасын иде, яңгыр да юк бит ичмасам", дип сөйләде Ләйлә Мөхәммәтшина.
Фәимә Мөхәммәдиева ире Сәлим белән шушы авылда туып-үскән, гомер кичергән. Янгын чыкканда өйләреннән газ балонын чыгарырга һәм документларын алырга гына өлгергән. Өйләре нигезенә кадәр янып беткән.
"Өйлә намазы җитә иде, урамга чыгып карадым, урманнан төтен килә. Бу ел саен була торган хәл. Ел саен шушы күренеш. Ходаем, фаҗигадән сакла дип тәһарәт алырга киттем. Җил чыкты. Карасам, ут авыл башында. Бер йорт яна башлады. Җил һәм тагын бер йортка күчте. Безнең бит авыл бер урамнан гына тора, йортлар тезелеп тора. Безнең йорт бишенче тора. Ирем белән тиз генә кереп өйдәге газ балоны шартламасын дип аны өстерәп чыгардык, документларны алып чыгып өлгердек – безнең йорт яна башлады.
Район үзәгеннән янгын сүндерүчеләр 1,5 сәгатьтән соң гына килделәр
Авылда янгын башланганда староста шунда ук Үләнкүлгә шалтратты, анда безнең янгын сүндерүче машина, бригада бар. Тиз килеп җиттеләр. Якында гына бит. Әмма аларның көчләре җитмәгәне аңлашыла. Район үзәгеннән янгын сүндерүчеләр 1,5 сәгатьтән соң гына килделәр (Большеречье белән Каракүл арасы – 60 чакрым – ред.). Алар килгәндә инде авыл янып беткән иде. Өч машина килде дә бит, әмма эш беткән иде. Кешеләр арасында корбаннар юк. Авылда бәләкәй балалар юк. Янгын чыккач, күршеләр мәктәп балаларын машинага утыртып алып киттеләр, аларның маллары да янып үлде", дип сөйләде ул.
Авыл кешеләре барысы да кем туганнарында, кем таныш-белешләрендә төн кунган, барысы да урнаштырылды, берсе дә урамда калмады ди Фәимә Мөхәммәдиева.
Күрше Чарналы авылыннан шәфкать туташы Рафия Рачапова Каракулдә дә фельдшерлык хезмәте күрсәтә. Ул кичә һәм бүген көне буе авылдагы халыкка ярдәм итә.
"Авылда күбрәк өлкәннәр яши. Төтеннән тончыгучылар бар иде. Кайберләре йөрәккә зарланды, икенчеләрнең кан басымы күтәрелде. Бик авыр кичерәләр. Нервалары какшады.
Бурков ярдәм итәбез дип әйтте, әмма халык әле бик ышанып җитми. Башта аларга матди ярдәм күрсәтеләчәге әйтелде, ләкин халык "авылдан ата-баба нигезеннән китмәячәкбез, авылны торгызыгыз дигәч йортларны яңадан төзергә ышандырдылар. Халыкның күбесе әле Үләнкүлдә туганнарында яши", ди ул.
Рафия ханым әйтүенчә, районнан янгын сүндерү машиналары тизрәк килгән булса, бу кадәр зыян булмас та иде.
Янгын сүндерү машиналары районнан соң килде
"Янгын сүндерү машиналары районнан соң килде, күрше Үләнкүл авылында бер генә машина. Ул гына сүндерә алмый инде. Кырда көтүдә булган төрлек исән калды, ә өйдәге кечкенә бозаулар янды. Халык бит төрлекчелек белән көн күрә", диде ул.
Авылда булган кибет тә янган. Мәктәп бинасы буш торган. "Авылдагы өч бала күрше Үләнкүлдә укый. Аларны автобус йөртә. Мәктәп бинасында сайлаулар, җыелышлар уза иде. Авылның тарихы бай. Быел зур чара уздырмакчылар иде (авылның 360 еллыгы – ред.). Менә хәзер бөтен авылга 6-8 йорт калды", ди ул.
Каракүл – үзенчәлекле татар авылы. Ул Себернең сазлыклы урыннарында урнашкан. Салага 1661 елда нигез салынган дип исәпләнә. Каракүлдә яшәүчеләр эчәр суны кыштан әзерли. Кыш җитү белән якында булган күл боз белән каплана, ирләр аны пычкы, балта ярдәмендә кисеп алып чанага салып өстерәп өйләренә алып кайта. Бу эш белән ирләр шөгыльләнә. Каракүл бозларын салкын базларга урнашатыралар, ул җәйгә кадәр саклана. Кирәк булганда балта белән ярып кисәкләрне өйгә алып керәләр. Алар эретелгән күл суыннан ризык әзерли, шул суны эчәләр, чәй кайнаталар. Каракүллеләр бозны тирә-яктагы авылларга да сата. Шул рәвешле кәсеп итәләр. 12-13 зур боз кисәге якынча 500-600 сум тора. Ул тирәдә иң затлы күчтәнәч тә Каракүл бозы булып санала.
Каракүл шулай ук матур агач йортлары, агачтан ясалган тәрәзә йөзлекләре белән дә аерылып торган. Киләчәктә бу авылда этнотуризм урыны ясау нияте булган. Туристлар монда килеп татар мәдәнияте, милли ашлары белән танышыр, себер татарларының милли ризыгы – үзенчәлекле баурсак пешерү серләренә төшенер дип уйланылган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!