Коронавирус пандемиясе башлану белән белгечләрдән төрле фаразлар ишетеп булды, кемдер авыруның кешелек белән озак еллар булачагын әйтсә, башкалары авыруның сезонлы грипп кебек кенә яшәячәген белдереп килде.
2020 елның 11 мартында Дөнья сәламәтлек оешмасы COVID-19 белән туган хәлне пандемия дип атады. Шуннан бирле инде бер елдан артык вакыт үтте, рәсми саннарга күрә 3 миллионнан артык кеше вафат булган, ә пандемиянең чиге һаман күренми. Коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килә, Европа һаман локдаунда утыра, Русиядә дә чикләүләр әлегә йомшартылмый.
Соңгы вазгыятькә бәйле сорауларга җавап эзләп, Азатлык танылган эпидемиолог, медицина фәннәре докторы, "Диа Преп Систем Инк" ширкәте президенты Михаил Фаворов биргән әңгәмәләргә игътибар итте. Бөтен дөньяны борчыган сорауларга аның җавапларын тәкъдим итәбез.
1. Пандемия берәр кайчан бетәчәкме?
Еш кына коронавирус безнең белән мәңгегә калачак, ул грипп кебек билгеле ел фасылларында актив булачак, аннан даими вакцинация узарга кирәк булачак дигән фикер ишетәбез. Ләкин грипп – бөтенләй башка төрле авыру, грипп һәрвакыт үзгәрә, аның вакцинасы да үзгәрә. COVID-19 белән дә шундый хәл булырга мөмкин, ләкин, массачыл вакцинация ярдәмендә эпидемияне 2-3 ел дәвамында туктату ихтималы да бар. Бу сорауга бүген төгәл җавап юк.
COVID-19-ның тулысынча юкка чыгуына да өмет бар, ләкин без моны 2-3 елдан гына күрә алачакбыз. Мин үзем ул тулысынча юкка чыгар дип уйламыйм, коронавирус кешелеккә бигрәк нык тәэсир иткән: 3 миллион кеше үлгән, ә авыруларның күпме булганын без күз алдына да китерә алмыйбыз. Минемчә, ул безнең популяциядә калачак һәм олы яшьтәге кешеләрдә авыр формада чагылачак. Өлкәннәрне ничек якларга дигән проблем даими булачак, дип уйлыйм.
Коронавирус безнең популяциядә калачак һәм олы яшьтәге кешеләрдә авыр формада чагылачак
Кайбер медиа чараларында коллектив иммунитетка ирешеп булмаячак дигән фикерләр яңгырый, бу, әлбәттә, дөрес түгел. Иммунитет булачак. Дөньяда кешеләрдә популяцион иммунитет оешмаган авыру юк. Әйе, грипп бар, ул үзгәрә, аны яңадан йоктырып була. Тик пандемия иртәме, соңмы бетәчәк.
2. Авыруга коллектив иммунитет кайчан оешачак?
Эш нәрсәдә, элегрәк җәмгыятьтә антитәнчекләр кешеләрнең 70%-ында булса, бу коллектив иммунитет булдыруга җитәрлек булачак дигән фикер өстенлек итә иде. Хәзер галимнәр шикләнә, бәлки бу күрсәткеч 80%, хәтта 90% та булырга мөмкин, ди алар. Кешеләрнең 30%-ы вакцина кадатырга теләми, бу пандемияне озагракка сузмасмы дигән сораулар да бар. Сораулар барысы да дөрес, тик төгәл фәнни дәлилләр юк.
Миңа бу мәсьәләдә доктор Энтони Фаучи (АКШның аллергия һәм йогышлы авырулар милли институты башлыгы) карашлары бик ошый. Ул вирусның йогу мөмкинлеге түбәнрәк булганда, теоретик модельләргә күрә антитәнчекләрнең кешедә 70% булуы җитәрлек булырга тиешлеген әйтә иде. Хәзер исә, вирусның британ штаммында йогу мөмкинлеге күпкә күбрәк булган хәлдә, пандемия туктасын өчен җәмгыять иммунитетына 80%ка ирешергә кирәк булачак, ди ул. Бу санга авырып чыгучылар һәм вакцина кадатканнар керә.
Минем фаразым: 2023 елда без барыбыз да битлексез йөриячәкбез
Минем фаразым: 2023 елда без барыбыз да битлексез йөриячәкбез. Мин вирус сезонлы калачак дигән фикердә. Ковид белән башка вакытта да авырып була, әлбәттә, ләкин сезон вакытында аны йоктыру күпкә җиңелрәк дип саныйм. Шуңа күрә безгә популяцион иммунитет булсын өчен тагын бер "яхшы" сезон көтәргә кирәк, шуңа мин 2022 елны запаста тотам, ул безгә популяцион иммунитетка ирешер өчен кирәк булачак. Русиядә вакцина кадатучылар саны әлегә бик түбән, 5-10% икән, ул әлегә популяцион иммунитетка берничек тә тәэсир итми.
3. Коронавирусны кабат йоктырмас өчен нишләргә?
Һәр аерым кеше ягыннан караганда, мин гел шуны әйтеп киләм: сез авыргансыз икән, үзегездә ковид булганын беләсез икән, 9 айдан соң вакцина кадатыгыз, сезнең белән берни булмас. Бу очракта сез яңадан авыру ихтималын күпкә киметәсез.
Күп кенә тикшеренүләр антитәнчекләрнең күпләп кимүен нәкъ 9 айдан соң күрсәтә
9 ай дигән сан кайдан чыккан? Мин коронавирусны кабат йоктыру очракларын өйрәндем, алар барысы да 6 айдан соң гына булды. 6 ай узганнан соң инде вакцина турында уйланырга кирәк, бу минем белгеч буларак тәкъдимем. 9 ай исә – инде төгәл вакыт, күп кенә тикшеренүләр антитәнчекләрнең күпләп кимүен нәкъ 9 айдан соң күрсәтә.
Кызганычка, "без шулкадәр кешене өйрәндек, шундый нәтиҗә күрдек", дигән мәгълүмат ачык чыгарылмый, мин андый саннарны таба алмыйм. Гомумән, дөньяда эпидемиология дәрәҗәсе бик начар, барысы да дәвалау, коммерцияле мәсьәләләр белән шөгыльләнә.
Җәмгыятьтә хәтта популяцион иммунитет булгач, пандемия тәмамлангач та, коронавирусны йоктыру очраклары калачак. Ул гел безнең белән яшәячәк. Тик аның никадәр җиңел, авыр булачагын без әлегә белмибез.
БУ ТЕМАГА: Коронавирус вакциналары турында биш сорау4. Коронавирусның яңа төрләре барлыкка килгәч, элекке вакциналар нәтиҗәле булырмы?
COVID-19 – югары мутацияле вирус, атнасына аның йөзләгән мутациясе барлыкка килә, ләкин алар барысы да вируска файдалы дигән сүз түгел. Британ яки Көньяк Африка штаммнары кебек вирус өчен "отышлы" мутацияләр шактый сирәк барлыкка килә. Тик вирусның "хуҗалары" – ярканатлар булуын исәптә тотсак, бу йогышлы авыруның кешеләргә даими җайлашуын фаразлап була. Бу яңа штаммнарга китерәчәкме? Әлегә төгәл җавап юк, ләкин бу мөмкинлек реаль.
Вакцина иммунитеты коронавирус белән авырып чыккан кеше иммунитетыннан көчлерәк дип саныйм
Бер тикшеренүгә күрә, AstraZeneсa вакцинасы Көньяк Африкада бары тик 50% очракта гына нәтиҗәле. Pfizer һәм Moderna исә 92% яклау бирә. Фән әлегә бернинди дәлил бирми, бу мәсьәләне игътибар белән күзәтеп барырга кирәк булачак. Шәхсән минем фикерем, мин аны берсенә дә такмыйм: вакцина ярдәмендә барлыкка килгән иммунитет коронавирус белән авырып чыккан кеше иммунитетыннан көчлерәк.
5. Вакциналарга каршы чыгучылар күп. Вакцина кадату зыянлы була аламы?
Русиядә хәзерге вакытта төп вакцина – "Спутник V", аны кадаткан инде зур төркем кеше бар. Аны кадатудан соң авыр очраклар турында хәбәрләр юк, шуңа аның куркынычы турында берни әйтеп булмый.
Русиядәге барлык туганнарым, олы яшьтәгеләр дә, вакцина кадатканнар, аларда барысы да яхшы
Берничә сорау бар, анысы. Беренчедән, вакцина кадатучыларны күзәтү никадәр яхшы оештырылган, авыр очраклар булмауга ышанычлы статистика бармы? Миндә бу сорауга җавап юк. Икенчедән, вакцина кулланмасында кагыйдәләр һәм чикләүләр бар, аларны, әлбәттә, үтәргә кирәк. Калган мәсьәләләрдә мин негатив фикерләр ишетмәдем, минем Русиядәге барлык туганнарым, олы яшьтәгеләр дә, вакцина кадаткан, аларда барысы да яхшы.
Ковидтан вакциналар турында "халык хисаплары" бар. Аларда, әлбәттә, хаклык бар, ләкин бу гади чәчтарашның Һоливуд актерлары стильләренә мөнәсәбәткә тиң. Әйе, вакцинага реакцияләр турында укырга кызык, ләкин шунда ук сорау туа: реакция вакцина кадатучыларның ничә процентында барлыкка килә? Lancet мәкаләсендә ачык әйтелә: вакцинага авыр реакцияләр 1% кешедә күзәтелә. Шуңа мондый хәбәрләр җәмгыять өчен кызыклы була ала, ләкин фәнгә аның катнашы юк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!