"Укытучы безнең балаларны саклап калды. Ә үзенең улы атыш барган күрше кабинетта һәлак булды​​​​​​​"

175нче гимназия янында атыштан соң

11 май иртәсендә атыш булган 175нче гимназиядә меңнән артык укучы укый. Яраланучылар арасында "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин, җырчы Алсу Сөнгәтуллина балалары да бар. Журналистлар Гөлназ һәм Илнур Фәйзрахманов балалары да шунда укый. Азатлык алар белән мәктәптә булган фаҗига турында сөйләште.

175нче гимназия Казанның Азино микрорайонында, Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан. Бу урында социаль ипотекага төзелгән күпкатлы йортлар, төп яшәүчеләр – татар гаиләләре. Гимназия шул йортлар арасында, ышык кына урында урнашкан, анда меңнән артык укучы белем ала. Барысы да диярлек шушы тирәдәге йортларда яшәүче балалар.

Иртән күпләр балаларын уятып, иртәнге чәйләрне эчертеп мәктәпкә озата. Көн җылы, кояшлы. Өлкәнрәкләре мәктәпкә үзләре атлый, кечкенәләрен ата-аналар озата. Гадәти маршрут, иртәнге уйлар, планнар, эшкә ашыгулар, көндәлек мәшәкать. Дәрескә чакыра торган кыңгырау тавышы, укучылар укытучыны тыңлый, кемдер өй эшен сөйли.

Төп фаҗига 8А сыйныфында булган. 25 баладан торган сыйныф ул. Бөтенесе дә туган тел итеп татар телен сайлаган. Өчесе бу көнне мәктәпкә килми калган. Тәкъдир. Укытучы татар теле дәресен аңлатканда кинәт шартлау, ату тавышы...

Уку йорты кем өчендер үлем урынына әйләнә. Иртән мәктәпкә хыяллары белән чыгып киткән балалар өйләренә кире әйләнеп кайтмый. Кемдер әле гомере өчен көрәшә. Казанның 175нче гимназиясендәге атыш нәтиҗәсендә корбаннар саны 9га җитте.

"Олы улым энесен табып, ашыгыч ярдәм машинасына алып барган"

Шушы гимназиядән ерак түгел "Гаилә" мәчете бар. Аның имамы – Рөстәм Хәйруллин. Ике улы да шушы мәктәптә белем ала. Олы улы Әхмәт 8нче сыйныфта, 9 яшьлек Әмин 3нче сыйныфта укый. Әмин атышта яраланган, операция кичергән, хәзер реанимациядә. Аларның да бу иртәсе гадәти башланган. Балаларны мәктәпкә озаттык һәм бәйрәмгә әзерлек башладык, дип сөйләде Рөстәм Хәйруллин Азатлыкка.

Your browser doesn’t support HTML5

"Олы улым энесен табып, ашыгыч ярдәм машинасына алып барган"

Без дә үз балаларыбызны эзләргә йөгердек

"Ураза гаетенә әзерлек бара иде. Мәктәп безнең мәчет янында гына, тавышлар ишетелгәч, халык мәктәп ягына чаба башлады, без дә йөгердек. Аңламадык ни икәнен. Балаларымны эзләргә йөгердек, ярдәмгә дип йөгердек, терракт дигән сүз чыкты. Без килеп җиткәндә, балаларны чыгара иделәр, аларга ярдәм итәләр иде.

Эзләдем – балаларыбызны тапмадык. Аннары гына белдем. Олы улым Әхмәт атыш булган мәктәптә энесе Әминне табып, ашыгыч ярдәм машинасына илткән, хастаханәгә озаткан. Энекәшен эзләп тапкан бала, аннан Аллаһ разый булсын. Әхмәтнең үзенә берни булмаган, Аллаһыга шөкер", дип сөйләде Рөстәм хәзрәт Азатлыкка.

Шул мәктәпне тәмамлаган егет нигә шундый булып чыкты – аптыраш

Аның сүзләренчә, атыш вакытында өченче сыйныф балалары физик тәрбия дәресендә булган, кайбер балалар яраланган, аларның ата-аналары хәзер хастаханәдә. Укытучылар да, табиблар да, полиция дә үз вазифаларын тырышып башкарганын, балаларга ярдәм иткәнен билгеләде ул.

175нче гимназиядә кыерсыту, проблемнар турында Рөстәм Хәйруллинның ишеткәне булмаган. "Яхшы мәктәп, бик яхшы укыталар, укытучылары да, мөдире дә әйбәт кешеләр. Шул мәктәпне тәмамлаган егет нигә шундый булып чыкты – аптыраш", диде ул.

БУ ТЕМАГА: "Балалар тәрәзәдән сикерә башлады." Казан мәктәбендә атыш фаҗигасе

Ата-аналар гимназияне яхшы яктан телгә ала, мөдире дә тырыш, укытучылары да яхшы дип сөйлиләр. Мәктәптә кыерсыту, җәберләү кебек очраклар булмаган, башкаларны атып үтерә алган укучының бу мәктәптән чыгуы аптыраш тудыра, ди алар.

"Укытучы безнең балаларны саклап калырга дип шыпырт утырган, дәшмәгән. Ә атыш барган күрше кабинетта аның үз улы утырган"

"Болгар радиосы" журналисты Гөлназ Фәйзрахманова балалары да әлеге гимназиядә укый. Олы улы Сәет атыш вакытында мәктәптә булган, кече кызы исә мәктәпкә төштән соң йөргәнгә күрә өйдә калган. Азатлык Гөлназ белән сөйләште.

Әле генә каникулдан соң баланы матур гына озаттым, инде менә хәзер бала юкмы әллә, дигән куркыныч фикерләр басты

"Мин үзем иртәнге якта телефонга бик карамыйм, кызым йөгереп чыккан да, "әни, безнең мәктәптә ниндидер шартлау булган" диде. Телефонны карасам, ата-аналар чатында ни генә язмыйлар, елашалар, видеолар җибәрәләр. Илнур, улымның әтисе: "Сәетне үзем алып кайтам, өйдән чыкма" дип язды. Шул вакытта нинди хисләр кичергәнемне үзем генә беләм, аңлатырлык түгел. Әле генә яллардан соң баланы матур гына мәктәпкә озаттым, инде менә хәзер бала юкмы, дигән куркыныч фикерләр басты. Мәктәпне басып алганнар дип язалар, атышлар әле дәвам итә, төгәл мәгълүмат юк. "Барысы да яхшы" дигән хәбәрне алгач кына тынычлана алдым.

Гөлназ Фәйзрахманова улы Сәет белән

Мәктәпкә укучылар үз ачкычы белән генә керә, бу атучы егет шул системны ваткан, сакчыга, җыештыручыга аткан булып чыга. Җыештыручы кисәтү төймәсенә басып өлгергән, мәктәп мөдире радиодан бөтен мәктәпкә "кабинетларда бикләнегез, парталар астына качыгыз, тәрәзәләр янына килмәгез" дип кычкырган.

Улым шул вакытта тарих дәресендә булган, башка сыйныфташлары моны шаярту дип уйлаган, "мөдир ычкынган ахырысы" дип көлүчеләр дә булган. Укытучылары ни эшләргә кирәген аңлаткан, ишекләрен бикләгәннәр. Ә аларның тирәсендә булган инглиз теле укытучысы кабинетын бикләргә оныткан, кызганычка, анда балалар да һәлак булган, 26 яшьлек инглиз теле укытучылары да үлгән.

Улымның сыйныф җитәкчесе (татар теле һәм әдәбият укытучысы - ред.) Алинә Зарипова, күрше кабинетта атыш барганда, безнең балаларны саклаган. Ә күрше кабинетта аның үз улы утырган, 8нче сыйныф укучысы, Әмир һәлак булды... Безнең балаларны коткарды бу укытучы. Тавышлар тынычлангач, балаларны мәктәптән чыгарганнар, кемдер тәрәзәдән сикергән, кемдер пыялага киселеп яраланган..." дип сөйләде Фәйзрахманова Азатлыкка.

Безнең кабинетка керсә, беренче булып мине атып үтергән булыр иде

Балалар бик каты стресс кичерделәр, аларның нинди хәлдә булганын күз алдына да китереп булмый, ди ул. "Әни, бөтен кеше өстәл астына качып беттеләр, миңа урын ишек янында гына калды. Безнең кабинетка керсә, беренче булып мине атып үтергән булыр иде", дип сөйләгән Гөлназ Фәйзрахмановага улы Сәет.

Аның сүзләренчә, 175нче гимназия Азино микрорайонында иң яхшы мәктәпләрнең берсе булып санала. Балаларын шул мәктәпкә махсус биргәннәр, предметлар бик яхшы укытыла, ди ул. "Минем Сәет киләчәктә табиб булырга тели, аларда химия шулкадәр яхшы укытыла, укытучылар – профессионаллар. Мәктәп – ул мәктәп, ләкин мәктәптән соң бала өенә кайта бит. "Бөтен дөньяны нәфрәт итәм", дип әйткән бит бу бала. Мондый дәрәҗәгә җитү өчен бала нәрсә кичергән икән? Бала – ачылмаган китап, менә шуның битенә ата-аналары нәрсә тутыра? Психик сәламәт кеше андый дәрәҗәгә җитә алмый, ул баланы да кызганам. Тәрбияне гаиләдән башларга кирәк, балаларыбыз ярату, наз күрми, аларны ишетмибез, сөйләшмибез, аларны күрмибез. Ул бала – ташландык хәлдә, андый бала мондый була алмый", диде ул.

"Мәктәптә беркайчан да җитди низаглар булмады"

Руслан Нәгыев

Казанда билгеле адвокат Руслан Нәгыевнең балалары да 175нче мәктәптә укып чыккан. Ул Азатлыкка сөйләгәнчә, балалары укыган вакытта мәктәптә беркайчан да укытучының яки башкаларның аның улларын рәнҗеткәне булмаган.

"Мондый фактларны гомумән кире кагам. Ике улым да бу мәктәптә беренчедән алып унберенче сыйныфка кадәр укыды. Мәктәптә беркайчан да җитди низаглар булмады. Кул күтәрүләр, кыерсытулар юк. Балаларым беркайчан да зарланмады. Алар бүтән балалар зарлануы турында да әйтмәде.

Мөдир – бик җаваплы укытучы. Ул беренче булып мәктәпкә килә, соңгы булып китә

Мөдир Әминә Сәлимовнаны яхшы беләм. Бик җаваплы укытучы. Ул беренче булып мәктәпкә килә, соңгы булып китә. Бу мәктәптә укытучылар көчле. Шуңа күрә, 9нчы сыйныфтан соң да без бу мәктәптән китмәдек", ди ул.

Адвокат сүзләренә күрә, мәктәптә балалар арасында беркайчан да җитди низаглар булмаган, тәртип югары дәрәҗәдә куелган. Нәгыевнең бер улы бүген мәктәптә ут ачкан Илназ Галәвиевнең абыйсы белән бер сыйныфта укыган. Аның гаиләсе башка гаиләләрдән аерылып тормаган, Галәвиев үзе тыныч булган һәм үзенә игътибарны җәлеп итмәгән.

Илназ Галәвиев 175нче гимназияне дүрт ел элек тәмамлаган, аннары көллияттә укыган.

Казан мәктәбендә атыш фаҗигасе

"Әти-әниләр барысы да елый"

"Фәридә-Алсу" дуэтының солисты, Татарстанның атказанган артисты Алсу Сөнгәтуллинаның 14 яшьлек улы да атыш вакытында яраланган. Моны Азатлыкка төркемнең продюссеры Марат Әхмәтшин әйтте. Аның сүзләренчә, егет хәзер ДРКБда ята, аның аркасы яраланган.

"Улым сөйләшә, үз аңында. Һөҗүмче улыбыз укыган сыйныфка килеп кергән. Ата башлаган. Улым дусты белән соңгы партада утыра. Ата башлагач, парта астына качканнар. Аңа пуля кыйпылчыгы эләккән. Җәрәхәт алган. Ату башланганда аларда инглиз теле дәресе булган. Ул фәнне сыйныф җитәкчеләре укыта иде", дип сөйләде Сөнгатуллина "Ватаным Татарстан"га.

Әлеге вакытта укытучылар шок хәлендә. Азатлык берничәсе белән элемтәгә керде, әмма алар комментар бирүдән баш тарталар. Әлфия Мостафина бу гимназиядә озак еллар дәвамында татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Аның ире Мулланур Мостафин әлеге вакытта хастаханәдә авыр хәлдә. Ул мәктәптә вахтер булып эшли, һөҗүмчене кертмәскә тырышкан, юлын япкан, тегесе утлы корал белән Мулланурга атып аны җәрәхәтләгән.

БУ ТЕМАГА: Русия мәктәпләрендә соңгы елларда булган һөҗүмнәр


"Белем.ру" порталы җитәкчесе Раил Гатауллин Әлфия Мостафина белән таныш. Аның сүзләренә караганда, Әлфия Мостафина вакытында Илназ Гәләвиевның сыйныф җитәкчесе булган. "Мин Әлфия апа белән сөйләшә алмадым, аның телефонын улы ала, Әлфия апа сөйләшерлек хәлдә түгел. Әтигә операция ясыйлар дип кенә әйтте. Әлфия апа әдәби марафоннарда актив катнашты, бүген йөгерү марафоны иде, иртән чыккан йөгерергә һәм шундый коточкыч фаҗига... Ире Мулланур абыйның исән калуын бик телим, Аллаһ барысына да сабырлык бирсен, башка сыймаслык хәлләр, йөрәк әрни, һәр бала, кеше кадерле", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Казаннар атыш корбаннарын искә алды

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!