VTimes сайтының идарә ширкәте Русиядә "ят агент медиа" исемлегенә кертелгән

Ят агент медиа реестрына сайтның үзе түгел, ә Stichting 2 Oktober дип аталган Нидерланд юридик заты кертелгән.

Русия хакимиятләре VTimes.io сайтының администратор ширкәтен "ят агент матбугат чаралары" исемлегенә керткән. Бу хактагы мәгълүмат юстиция министрлыгы сайтында чыкты.

VTimes -"Ведомости" газетының элекке журналистлары оештырган сайт. Газетның яңа хуҗасы редакция җитәкчелеген эштән җибәргән иде. Журналистлар "VTimes — русияләр өчен Русиядә русияләр тарафыннан булдырылган медиапроект" дип искәртеп килде. Проект өчен акчаны краудфандинг юлы белән, халыктан җыйдылар.

Ят агент медиа реестрына сайтның үзе түгел, ә Stichting 2 Oktober дип аталган Нидерланд юридик заты кертелгән. Ул VTimes.io домен исеменең администраторы булып тора. "Без ашыга идек, шуңа күрә башта .io доменында теркәлдек. .ru .рф .рус зоналарында доменнар шулай ук хәзер теркәлде", дип язды элегрәк редакция.

  • "Ят агент медиа" реестрында барлыгы 20 исем бар. Аерым алганда, Радио Свобода һәм RFE/RL медиакорпорациясенең берничә проекты, шул исәптән татар телендә Азатлык радиосы, биш физик зат кертелгән. Күптән түгел исемлеккә "Медуза" басмасы да кертелде. Ул бу карарны мәхкәмәгә шикаять итте. "Ят агент" исемлегендә булу матбугат чараларының эшен авырлаштыра, алар материалларны тамгаларга, юстиция министрлыгына даими хисап биреп торырга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!