Белгечләр: Хәбировның Донбасска йөрүе халыкара чикләүләргә китерергә мөмкин

Радий Хәбиров Донецкида

Уфадагы экспертлар Башкортстан эшмәкәрләре ЛНР һәм ДНР төбәкләре икътисадына акча кертергә теләмәс дигән фикердә.

Башкортстандагы сәясәт һәм икътисад белгечләре республика башлыгы Радий Хәбировның Донбасстагы ЛНР һәм ДНР төбәкләре белән икътисади хезмәттәшлек турында сүзләренә бәя биргән. Белгечләр андый хезмәттәшлек Башкортстанның халыкара чикләүләр астына эләгүенә китерергә мөмкин дип белдерә. Бу турыда Idel.Реалии яза.

Хәбиров Донбасста йөреп кайтканнан соң Башкортстан министрына бу төбәккә ярдәм итү мәсьәләсен карарга йөкләмә биргән иде, нинди ярдәм икәне әйтелмәде. Соңрак Хәбиров администрациясе җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев Донецки яңалыклар агентлыгына бу хезмәттәшлек нефть химиясе һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә булырга мөмкин дип сөйләгән.

Сәясәт технологы, "Ачык сәясәт" Youtube-каналында күзәтүләр ясаучы Андрей Потылицын, Хәбировның Донбасска рәсми зат буларак баруын һәм бу җирләрнең оккупацияләнгән биләмәләр булуын искәрткән. "ЛНР һәм ДНР җирләре Украина җирләре булуы бәхәссез факт. Бу яңа оешкан төбәкләрнең легитимлыгы шикле, Русия түрәсенең анда баруы шактый бәхәсле вакыйга. Җитмәсә, Хәбиров анда Русиядән бердәнбер төбәк губернаторы булган" дип аңлаткан белгеч.

Әлеге сәфәр Хәбиров өчен дә, гомумән республика өчен дә чикләүләр куркынычы тудыра, дигән ул. "Бу визит республикада инвестиция шартларын никадәр катлауландырыр, Башкортстанга Русиянең көнбатыш партнерлары һәм гомумән цивилизацияле дөнья мөнәсәбәтен ничек үзгәртер – карарбыз. Ярый, Хәбировның үзенә Шенген визасы кирәкми дә ди, ә безнең, республика халкының моңа ни катнашы бар?" дигән Потылицын. Ул шулай ук ЛНР һәм ДНР төбәкләренең "икътисады" турында сүз бара алмый, дигән. "Барлык оккупацияләнгән җирләр кебек үк, алар хәер акчасына гына яши, җитмәсә, анда әле сугыш бара" дигән белгеч.

ЛНР һәм ДНР белән хезмәттәшлектән алынган керем Башкортстан халыкара мәйданда югалулары белән чагыштырырлык та булмаячак, хәтта бу төбәкләргә кертелгән акчаларны яклый алсак та, Башкортстанның абруе һәм чикләүләр куркынычы бу файданы сызып ташлаячак, дип сөйләгән танылган Уфа икътисадчысы Всеволод Спивак. "Шәхсән минем үземә ачык күренә – хәзер бер кеше дә яки институция дә төзелгән килешүләрнең үтәлүен гарантияли алмый, бу төбәкләрдә норматив нигезнең тотрыклы булуын гарантияли алмый. Нинди килешү булса да, бер-ике елдан алар легитим булудан туктап, чүпкә әйләнергә мөмкин. Анда дәүләт акчалары кертү – авантюра" дип саный белгеч.

Ул шулай ук Башкортстандагы хосусый бизнес та ЛНР һәм ДНР төбәкләренә акча кертергә теләмәс дип уйлый.

"Ачык рәвештә, халыкара базарда эшләүче, чит ил банкларында хисаплары, чит илдә милеге булган бизнесменнар бу танылмаган республикаларда чынннан да эшли башлар дип уйламыйм. Дәүләт белән тыгыз бәйләнгән бизнес барса гына инде" дип фаразлаган Спивак.

"Донбасс Русиягә керсә, халыкара чикләүләрнең бөтен авырлыгы моңа катнашы булган бөтенесенә төшәчәк. Төбәк башлыгы шәхсән үзе өчен бу чикләү һәм куркынычлардан курыкмаса да, бөтен республиканы чикләүләр исемлегенә кертү – акыллы һәм җаваплы сәясәтченең моңа хокукы юк дип уйлыйм" дип белдергән белгеч.

Хәбиров, алга таба бер төркем губернаторларның вазифасыннан алынуы ихтималы турында сүзләр йөргәндә, үзенең сәяси позициясен ныгыту өчен Донбасска барган булырга мөмкин дигән фикер дә белдергән Спивак. "Губернатор бөтен кеше алдында, илнең тышкы сәясәтендә игътибар үзәгендә булган шундый адым ясаган икән, аны моннан соң вазифасыннан җибәрмәсләр, бу максатка туры килмәс иде" дип фаразлаган белгеч.

Аннан алда Башкортстан рәсми вәкилләре үзләрен республика дип игълан иткән Луһански һәм Донецки төбәкләрендә булып кайткан иде. Сәфәр бу төбәкләрнең Украинадан бәйсезлегенең җиде еллыгын бәйрәм итү уңаеннан башкарылды диелде. Башкортстан түрәләре Петровское шәһәрендә 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңлегали Шәйморатов җирләнгән урынга чәчәкләр дә салган.

БУ ТЕМАГА: Радий Хәбиров "ЛНР" хакимиятенә ярдәм күрсәтергә җыена
  • Русия "ДНР" һәм "ЛНР" төбәкләренең Украинадан бәйсезлеген рәсми танымады, ләкин бу җирләрдә әйләнештә булган кайбер бүгенге документларны легитим дип саный. Бу республикаларының халыкара-хокукый статусын БМОга керүче бер ил дә танымады.
  • 2019 елда Дөнья башкорт корылтае кысаларында узган "Торатау" җыенына" Украинаның Русия яклы фетнәчеләр "Донецки халык республикасы" дип атаган төбәге башлыгы Денис Пушилин килгән иде. Радий Хәбиров аның белән фотога төшеп, Facebook-ка элде. "Шушы батыр егетны, Донбас халыклары лидерын... мин кадерле кунак буларак кабул итәм", дип язды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз