Зәй районының Әхмәт авылыннан ярты чакрым чамасы ераклыкта "Агросила" холдингының "Зәй" агрофирмасы эретмә корылмасы төзү эшләрен алып бара. Авыл халкы анда агулы матдәләр сакланачак дип моңа каршы чыга, әмма аның фикерен сораучы юк – бу җир агрофирма җире санала. Авылның артезиан коесына агулы матдәләр эләгү, туфракның агулануы, агу исе җил белән авылга таралу ихтималы – боларның берсе дә җитәкчелекне борчымый. Бу вакыйгадан Татарстанның Умартачылар җәмгыяте дә хәбәрдар, алар да Дәүләт шурасына мөрәҗәгать итәргә җыена. Азатлык хәбәрчесе Әхмәт авылында булып кайтты.
Әхмәт — гаҗәеп тарихлы татар авылы. Анда бүген 119 хуҗалык, 200дән артык кеше даими яши дип исәпләнә. Җәй көне генә кунакка кайтып, яшәп китүчеләр дә бар. Авылның "татар очы" дип аталган бер өлешендә — татарлар, "керәшен очы" дип аталган икенче ягында керәшеннәр яши. Ике зират та якын гына урнашкан. Ачлык вакытында вафат булучыларны җыеп җирләгән күмәк зур каберлекләр, авыл халкы көче белән төзекләндерелүче XIX гасырда салынган мәчет, авылны каплап торучы таулар... Кыскасы, Әхмәтне үстереп, бу урында зур туристик үзәк булдырырга да мөмкин булыр иде, әмма халык фикеренчә, авылны күрә торып бетерүгә таба алып баралар.
2019 елда Әхмәттә ике мең баш малга исәпләнгән ферма ябылган. Имеш, ферманың күгәрченнәре янәшәдә генә урнашкан Бигеш һава аланына комачау итә икән. Төзек, ныклы, акшарланган ферма биналары бүген буш тора. Ә бәлки, буш та түгелдер, чөнки чәнечкеле тимер чыбык һәм биек койма белән әйләндереп алынган бу җирләргә кешегә керергә ярамый, анда сак та куелган.
Менә хәзер авылның артезиан коесыннан 300 метр гына ераклыкта ашлама, гербицидлардан эретмә ясау корылмасы төзеп маташалар. Анда цистерналар китереп куелгач ук, авыл халкы моның нинди төзелеш булачагын белергә теләп, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәргә тотынган, әмма беркем берни аңлатмаган. Гербицид, ашлама болгату урыны ясыйлар икән, дигән сүз таралган.
Your browser doesn’t support HTML5
Аңлатма сорап район башлыгына да барып җиткәннәр, әмма аларны анда кертмәгәннәр. Авыл халкы өч тапкыр җыелыш җыйган, прокуратурага мөрәҗәгать язган, имзалар куйганнар. Әлегә прокуратурадан җавап килмәгән, әмма тавыш чыккач, районнан ниндидер өч кеше килеп, бу корылманың канун таләпләренә туры килүе турында авылдагы берничә кешегә сөйләп киткәннәр.
Авыл халкы бүген беркемгә дә ышанмый, митингларга чыгарга җыена. Авыл җирлегенә шушы хакта белдерү дә язганнар, хәзер исә авыл җирлеге башлыгы митингка көн бүлеп бирүен көтәләр.
Әхмәткә журналист килүен белгән халык шул арада мәчет янына җыела да башлады, һәркайсы үз фикерен әйтергә ашыкты.
— Безгә аның нәрсә булачагын аңлатучы кеше юк. Үлән үстерми торган ниндидер химияне болгата торган урын дигәннәр иде. Безнең авыл тау астында булгач, бөтен газ, ис, су безгә җыела бит. Хәзер күрше авыллар да безгә кушыла башлады, беребез дә аның монда салынуын теләми, – диде Ринат Сәетов.
— Әхмәттә нинди зур, гөрләп торган сыер фермасы иде. Башта шуны бетереп эш урыннарын юк иттеләр, хәзер агулап үзебезне дә бетерергә уйлыйлар. Бу Әхмәт авылы бөтенләй бетсен дип эшләнгән эш ахрысы. Яшьләр бөтенләй китеп бетәр инде. Аны бит урман кырыена да ясап буладыр, - диде 78 яшьлек Фәхретдин Шәмсетдинов.
Прокуратурага хат авыл имамы Раиф Шәймәрданов исеменнән язылган икән. Ул да халыкка аңлатмый гына авыл янәшәсендә ниндидер төзелеш баруын, аның агулар белән бәйле булу мөмкинлеге турында сөйләде.
— Безнең авыл янәшәсендәге шушы урында гербицидларны су белән бутап, районнарга таратачаклар дип әйтәләр. Күп районнарга әзерләп озатырлык булгач, ул бит инде бик зур күләмдә һәм төрле агулы матдәләр әзерләнәчәк, дигән сүз. Безгә килеп аңлатучы юк, без шуңа да канәгатьсезлек белдерәбез. Нәрсә телиләр шуны эшлиләр, киләләр дә төзиләр. Табигый факторны да уйламыйлар, халык ничек яшәр икән, дип уйлаучы да юк. Болай да инде Түбән Камадан искән җилдән әллә нинди исләр килгәнен сизеп торабыз, кайвакытта үстерәсе яшелчәләребез дә кибеп саргаеп бетә. Халыктан сорау, киңәшләшү, аңлату кирәк иде. Тавыш чыккач, әле берничә көн элек, районнан өч кеше килеп, авылдагы берничә кешегә нәрсә икәнен аңлатып маташты. Зыянсыз диделәр, барлык кануннарга туры килә, диделәр. Умартачылар да борчыла, алар да каршы. Былтыр да рапска сиптергән агудан соң ничәмә умарта үлде. Мин үзем дә биш ел инде умарта тотмыйм, чөнки бал кортларым үлеп бетте. Заманында без иң күп умарта тотучы авыллардан идек. Мондый эшләр берничә ел бара, моңа инде ниндидер нокта куярга кирәк, - диде Раиф Шәймәрданов.
Ул авыл кешеләре белән бергә район башлыгына барган булган, әмма аның янына кертмәгәннәр. Авылга кайтып прокуратурага хат һәм митинг турында белдерү язгач кына, район башлыгы аны үзе чакыртып алган.
— 20 майда митингка чыгарга тиеш идек. Безгә күрше Кадер авылыннан да кешеләр кушылды, алар да бу әйбернең авыл янәшәсендә булуына каршы. Әнә шул митинг буласы көнне район башлыгына чакырдылар да, мин Зәйгә киттем. Митинг булмый калды. Миңа аңлаттылар: митингка чыгасы булгач, авыл җирлегенә гариза язасы һәм ун көн көтәсе икән. 10 көн эчендә аны төзеп тә бетерәләр, хәзер халык канәгатьсезлек күрсәтә башлагач ашыга-ашыга төзиләр. Район башлыгы журналистларны чакырып йөрмәскә кушты, бу төзелешне контрольдә тотачакмын, ул барлык стандартларга да туры китереп эшләнә, бернинди зыян булмаячак, дип әйтте. Бәлкем шулай булыр да, әмма безнең илдә стандарт белән эшләмиләр бит, - дип сөйли Шәймәрданов.
Әхмәт белән янәшәдә генә урнашкан Кадер авылыннан умартачы Василий Никитин әйтүенчә, Сарман районында шундый ук тагын бер корылма ясарга җыеналар икән. Бу умартачыларда да борчу уяткан, Татарстан Умартачылар җәмгыяте вәкилләре шушы сорау белән Дәүләт шурасына барырга җыена.
— Алар иң элек килеп безнең белән сөйләшергә тиеш иде, алар бит безнең җирләргә килеп төзиләр. Әгәр юньле әйбер булса, алар аны килеп әйтерләр иде, район администрациясе дә иң беренче мактанып хәбәр итәр иде. Халык каршы булачагын белгәнгә күрә шулай әйтми-нитми эшлиләр. Анда искереп беткән, күгәргән мичкәләр китереп куйдылар, ямау өстендә ямау, ул агу җиргә төшмәс дигән бернинди гарантия юк. Бу безнең табигатькә бик зур зыян сала торган әйбер булачак. Без авыл халкы белән өч тапкыр җыелыш җыйдык, сөйләштек. Район администрациясенә барган идек, кертмәделәр, бер бүлмәдән икенчесенә куып йөрттеләр. Прокуратурага яздык. Хәзер авыл җирлегенә митингка чыгу турында белдерү яздык. Экологларга, иҗтимагый оешмаларга язачакбыз. Агу сибүчеләр биш ел эчендә тешсез кала, ашказаннары бетә. Киләчәктә балалары булмаячак. Нигә безне, татар халкын бетерергә дип шушында төзиләр алар? Бу бит авылга якын, минем өем шул басу кырыенда гына, терәлеп тора, - ди Гөлүзә Хамматова.
— Болай да Түбән Камадан килгән агулы һавага түзеп яшибез, хәзер бөтенләй үтермәкчеме алар? Теплица куйганчы бер кыяр, бер помидор ашый алмадык, бөтен әйбер саргаеп үлә иде. Урман буенда сулары да бар, бар әйбере бар, нигә аны авылга терәп салырга? Авыл аста булгач, аның җиле дә гел безнең якка таба исә бит, - ди Энҗе Закирова.
Бу агу болгату корылмасына иң якын урнашкан урамда күпбалалы гаиләләр яшәячәк икән, чөнки аларга җирне нәкъ менә шуннан бүлеп биргәннәр. Дүрт бала атасы Валерий Бояров хәзер аларның киләчәге өчен борчыла.
— Без авыл янәшәсендәге иң кырый урамда, Яшьләр урамында яшибез. Ул урамда биш йорт булгач, газ керәчәк, юл салыначак, дигәннәр иде. Күпбалалы гаиләләргә дә җирне шуннан бүлеп бирделәр. Хәзер шуның янәшәсенә агу болгату корылмасы ясап маташалар. Минем үземдә дүрт бала. Хәзер безнең балалар шул агу матдәсе исен иснәп яшәргә тиеш була. Икенчедән, хәзер анда белә торып кем йорт салсын инде? Димәк, безгә юл да булмаячак, газ да булмаячак, - ди Валерий Бояров.
— Без кечкенә вакытта аны басуларга очкыч белән чәчәләр иде, хәзер яныбызга ук китереп куйдылар, болай итеп кенә агулыйлар, - ди Рәсимә Вәлиева.
Безнең авыл яшәрә, яши. Кечкенә балаларыбыз да күп. Без аларның киләчәге өчен борчылабыз. Моның зыяны бит бер Әхмәткә генә түгел, янәшәдәге барлык авылларга кагыла. Авыл халкы белән юристка акча җыешабыз, юрист яллыйбыз дип сөйләштек. Бәлки, безгә ярдәм итәргә алынучы юрист булыр, - ди Флүзә Батаева.
— Безнең бабалар тыныч киләчәгебез өчен, Ватан өчен сугышка чыгып китеп, күбесе шунда вафат булып калды. Авыл янында гына агу болгата торган корылма ясап ятканда, монда нинди тынычлык турында сүз була ала? Бу аллергия, югары кан басымы, йөрәк авырулары дигән сүз. Экологлар, табиблар моны беләдер. Нишләп безнең җитәкчелек безгә ярдәм итәргә теләми? Зинһар, безгә ярдәм итегез! - ди Нәзирә Шәрәфетдинова.
Журналист белән аралашып та, исемен язмауны үтенгән кешеләр булды. Ачыклануынча, аларны бернинди хатка имза салмаска, митингларда катнашмаска дип кисәтеп куйганнар. Бу бигрәк тә "Агросила" холдингында эшләүчеләр, укытучылар, бакчадагы тәрбиячеләргә кагылган. Бу хакта берничә кеше әйтте. "Куркытып куйдылар инде, дәшми генә басып торам, кеше саны булырмын", - диде бер ханым.
— Авыл халкын, укытучыларны, бюджетта эшләүчеләрне куркытып куйганнар. Алар инде чыгарга курка. Чынлап та, аларның эштән куыласы килмидер, ләкин бу бит үзебез өчен. Чыгыгыз, авылдашлар, безгә хәзер бердәм булырга кирәк, бу агу куркытулардан куркынычрак, - диде Эльвер Шәмсетдинов.
— Җирләр күп бит Татарстанда. Нишләп ул агу болгата торган пунктны авыл кешесенең коймасыннан 300 метр арага китереп салалар икән? Без бит болай да Түбән Кама янәшәсендә генә урнашкан. Томатлар, кыярлар чери. Умарталар үлә. Нишләп тагын халыкка шундый начарлык эшлиләр болар? Шушыннан биш чакрым ераклыкка илтеп төзергә була бит. Моңа беренче чиратта безнең район башлыгы гаепле, халыкны кешегә санамыйча, теләсә нинди әйбергә имза куеп утыра. Алай ярамый бит инде, кешедән көлү бит инде бу. Ярар, алар шул агуны болгатып сатар да акча эшләр, баеп китәр, ләкин яшьләр чирләячәк, аңсыз үсәчәк бит, - ди Вениамин Князев.
Кадер авыл җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин бу төзелешне алга китеш дип бәяләде һәм янгын иминлеге ягыннан да бу цистерналарда су саклану кирәк, дип белдерде.
— Миңа апрель азагында авыл кешеләре борчылып шалтыраттылар да, барып андагы төзелешне карадым, эшчеләрдән документларын сорадым. Төзелешкә рөхсәт кәгазьләре юк иде, аларны туктаттым. Район башлыгы белән дә сөйләштем, ул да монда нинди төзелеш баруын белми иде. Документлары булгач, төзелеш дәвам итте. Халыкка башта ук килеп аңлатмадылар – хата шул булды. Гербицид сүзен ишеттең, китерелгән цистерналарны күрдең, әлбәттә, аны агулы әйбер дип уйлыйсың. Югыйсә, ул бер зыянсыз корылма. Цистерналар карага буялачак, аларда су торачак. Герметик шартларда гербицид болгатылачак һәм авылларга таратылачак. Ферма эшләмәгәч, аның су манарасы да эшсез тора. Фермага атап салынган асфальт юл да бар. Аның биредә эшләнүе уңайлы. Җәй көне авылда су җитмәгән очраклар да була, бу янгын иминлеге ягыннан да безгә кирәк, чөнки ул цистернадан һәрвакыт су алырга мөмкин, - дип сөйләде Рәис Нуруллин.
Авыл халкы ризасызлыгы турында сорагач, ул тиздән прокуратураның уңай җавап бирәчәге һәм төзелешнең ул урында барыбер булачагы турында да әйтте.
— Ул корылма авылдан 535 метр, су манарасыннан 400 метр, елгадан 700 метр ераклыкта урнашкан. Прокуратурага яздылар, хәзер прокуратура барлык санитар-эпидемиологик таләпләргә дә туры килә дигән җавап бирәчәк – шул гына, - диде авыл җирлеге башлыгы Нуруллин.
Зәй районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев белән дә элемтәгә чыктык. Ул Әхмәт халкының әлегәчә бу төзелешкә килешмәвенә аптырады, шундый ук төзелешләрнең бар республика буйлап баруын, моңа субсидия дә бүленүен сөйләде.
— Без аларның лидерлары белән сөйләшеп, килешкән кебек булган идек бит инде. Митингка чыгабыз дигәч, авылга бардык, аңлаттык. Анда 50 куб метрлы 6 мичкә куелачак, аларда су гына җылынып торачак. Зур мичкәле машиналар килеп, шуннан бензин заправкасындагы кебек эретмәне агызып кына алачак. Аннары машина шуны сиптереп бетереп кайтачак. Анда бар әйбер автоматлаштырылган, аның үзенең дозаторы, клапаннары бар. Бу иң заманча проект буенча эшләнә торган әйбер. Бу төзелешләр бөтен Татарстан буенча эшләнә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы аны төзегән оешмаларга, ашлама субсидиясеннән тыш, өстәмә субсидияләр дә бирә. Әгәр фермерның яки ниндидер ширкәтнең 500 гектардан артык җире бар икән, шундый корылманы булдырырга киңәш итәләр.
— Умартачылар җәмгыяте дә хәзер Дәүләт шурасына шушы корылмалар турында мөрәҗәгать әзерли икән. Ничек уйлыйсыз, бу ашлама, гербицид болгату урыннары бал кортларына зыянлымы?
— Умартага бернинди зыяны юк, әллә ниләр уйлап тапмасыннар инде. Аның тирәсендә 300 метр гына саклану урыны булырга тиеш. Аның планы, проектлары бар. Хәтта ис чыккан очракта да, ул 300 метрда эреп югала торган әйбер. Ләкин анда ис чыга да алмый, чөнки барысы да герметик шартларда әзерләнә. Цистерналарда торган су җәй көне һавада 22-24 градуска кадәр җылына, җылы суда эреткәнгә күрә гербицидны куллану күләм ягыннан 20-25 процентка кими, эффективлыгы арта, ул үсемлекләргә яхшырак тәэсир итә торган була.
— Халык урман буена күчерергә тәкъдим итә, анда да су бар, диләр.
— Бу хосусый капиталдан эшләнә торган төзелеш. Монда да эффективлык һәм икътисади як уйланыла. Әхмәттә 2 мең баш малга комплекс бар иде. Аның маллар өчен ясалган махсус коесы һәм артезиан сулы манарасы бар. Бу ферманы һава аланына комачау итә дип, мәхкәмә карары белән яптылар. Ул мәхкәмәләр белән Илшат Фәрдиев ("Зәй" агрофирмасы инвесторы - ред.) үзе шөгыльләнде, бу бит аның җирләре. Малларны мәхкәмә карары белән алдырттылар, су манарасы шул килеш калды. Икенчедән, анда фермага таба баручы асфальт юл салынган. Өченчедән, бу урын агрофирма җирләренең уртасында урнашкан, ул башка җирләргә караганда якынрак килеп чыга. Урман буенда җирне казырга, юл салырга, кое ясарга, торба салырга кирәк... Халык әйтер инде ул. Икътисади ягын да санарга кирәк бит. 300 метрдан кимрәк булса, әйе, алар фикере белән ризалашыр идем. Алар прокуратурага язды, хәзер аларның мөрәҗәгате тикшерелә. Канунга туры килми дип тапсалар, бу төзелеш күчереләчәк. Элек шул ук авыл башындагы җирләргә, арпа, чөгендер булса да, сиптереп узалар иде инде. Авыл яны дип, чәчми калдырып булмый бит басуны. Сиптерәсең дә, күпмедер вакыттан ул таралып бетә. Ә монда һавага да таралмый.
— Әгәр Әхмәт, Кадер авылы халкы моңа каршы була икән, алга таба бу эш ничек төгәлләнәчәк?
— Монда "Агросила"ның бер хатасы булды. Алар авыл халкын җыеп, схемасын күрсәтеп, аңлатып эшләсәләр әйбәт була иде. Без бернинди канун бозмыйбыз, бу безнең җир, су да безнеке, дип уйлаганнар да эшкә тотынганнар инде. Хәзер халык моңа каршы чыга икән, моны бездән алалар да, йә Сарман районына, йә Азнакай, йә Минзәлә районына куячаклар, безнең районга мондый әйбер булмаячак. Ләкин бит Зәй районында "Агросила"ның 70 мең гектардан артык чәчүлек җирләре бар. Безнең район игенчелек һәм чөгендерчелек буенча республикада беренчелектә бара, җир уңдырышлылыгы иң югары булган район без. Хәзер прокуратура бөтен инстанциягә сораулы хатлар юллады, Роспотребнадзорга да, Санэпидемстанциягә дә, Җир һәм милек эшләре пулатына да бирде. Хәзер алар мәгълүмат җыя да, нәтиҗә чыгара. Йә корылманы күчерегез диячәк, йә зыяны юк дип эшләргә рөхсәт итәчәк. Менә шул нәтиҗәне көтик инде без, бу мәсьәләне күтәрми торыгыз, - диде Фәргать Камалиев.
Ул арада авыл халкы митингка чыгарга әзерләнә.
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында әйтелгәнчә, бүген республикада 132 шундый корылма төзелгән. Май аенда тагын 29 стационар корылма төзелеп бетәргә тиеш.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!