Gulagu.net проекты Русиядән китә

Владимир Осечкин

Gulagu.net үзәгенә нигез салучы Владимир Овечкин проектның архивларын Русиядән читкә күчерүне белдерде. Бу оешмада катнашучыларның иминлеге өчен эшләнә диелә.

Бәйсез хокук яклаучылар һәм төрмәдә утыручыларның туганнарын, җәмәгатьчелек вәкилләрен берләштерә торган Gulagu.net социаль челтәре эшен чит илгә күчерә. Бу турыда проектка нигез салучы Владимир Осечкин хәбәр итте.

"Без видеоархив, документлар һәм мөрәҗәгатьләр белән эшләүне тулысынча Европа территориясенә күчерәбез, Русия чикләреннән 3 мең километрдан да ераграк" диелә белдерүдә.

Әлеге карар "КГБ, СВР һәм ФСБның Роман Протасевичка каршы махсус операция уздырып, 23 майда 170 юлчысы булган очкычны пиратларча басып алудан соң кабул ителде" дигән Осечкин. "Бу Лукашенка һәм Путинның хәзер инде бернәрсә дә яшермәүләрен һәм үзләренә ярамый торган кешеләрдән үч алуны оештыру өчен барысын да ачыктан-ачык эшләргә әзер икәнен дәлилли" дип язган ул.

"Без, бәйсез хокук яклаучылар, тикшерүләр алып баручылар һәм блогерлар, аек акыл белән аңларга тиеш, хәзер без – үлемгә хөкем ителгәннәр һәм камикадзелар. Без кеше хокукларын яклыйбыз һәм куәт оешмаларының башбаштаклыгын чиклибез, ә алар хәзер җәза алудан курыкмыйча хәрби агулау матдәләре куллана ала, бүтәнчә уйлаучыларны тоткарлау өчен хәрби очкычлар куллана, ярамаганнарны кулга алу өчен җинаять эшләре уйлап чыгара ала. Без беләбез, путинчы һәм лукашенкачы хезмәт вәкилләре, аларның агентурасы һәм ялланган кешеләре теләсә кайсы минутта безнең берәребезне алырга килергә мөмкин. Ләкин без куркып яшәмәячәкбез, исән вакытта, намуслы һәм кыю гамәл кылачакбыз, коррупциягә һәм газаплауларга каршы тикшеренүләребезне дәвам итәчәкбез, һәм без моны ачык һәм профессиональ итеп башкарырбыз. Бөтен кешене дә утыртып, атып һәм агулап бетерә алмаслар. Ләкин аларга ярдәм итәргә һәм кешеләребезне аларның кулына бирергә җыенмыйбыз" дип язган проект җитәкчесе.

Gulagu.net проекты тугыз ел элек эшли башлаган. Ул төрмәдә утыручыларның туганнарын, хокук яклаучыларны, журналистлар, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләрен берләштерә. Проектның максаты – төрмәләрдә газаплаулардан зыян күргән, җәберләүләргә дучар ителгән тоткыннарга хокук ярдәме күрсәтү, коррупция очракларын ачыклау, Русия төрмәләрендәге хәлләр турында мәгълүматны медиалар, социаль челтәрләр аша халыкка чыгару. Проект 18 меңнән артык ихтыярины һәм хокук яклаучыны берләштерә, диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!