"Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә югары уку йорты статусы кайтарыла
Your browser doesn’t support HTML5
28 май Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте төзекләндерү эшләре тәмамланган "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең тарихи бинасын журналистларга күрсәтте. Бүгенге көндә мәйданы 1200 квадрат метр булган борынгы бина бер елдан 5000 квадрат метрлы дини комплекс буларак эшли башлаячак дип әйтелде.