Җәйге аланнар: татар телле балалар кайда ял итә ала

Архив фотосы

Азатлык бу җәйдә татар телле балалар өчен нинди аланнар эшләячәген белеште.

Татарстанда җәйге аланнар эшли башлый. Балаларның җәйге ялы быел да төрле чикләүләр белән уза — Роспотребнадзор аланның сыйдырышлыгына карап исәпләнгән балалар санының 75 процентын гына кабул итәргә, экскурсияләрдән баш тартырга куша. Быел да аланнар "ябык контур" рәвешендә эшләячәк, ата-аналарны лагерь территориясенә кертмәячәкләр. Шулай да, аланнарда ата-аналар көне һәм кунаклар катнашында чаралар үткәреләчәк. Шулай ук балаларга лагерь чикләреннән чыгу рөхсәт ителми. Әмма ачык һавада чаралар уздырырга рөхсәт ителә.

Былтыр җәйге аланнар чит төбәкләрдән балалар кабул итә алмаган иде, быел, мәгариф министрлыгы мәгълүматына караганда, башка төбәкләргә дә квоталар бүленгән.

Тел аланнары

Актанышның "Бүләк" аланы 2012 елдан башлап дәүләт програмы кысаларында укуда, иҗат яки спортта уңышка ирешкән балалар өчен төбәкара профильле сменалар оештыра. Быелгы беренче ике смена Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла, болар — республиканың телләрне саклау програмы нигезендә оештырыла торган төбәкара профильле сменалар.

"Бүләк"тә быелгы сменалар 1 июньнән башлана. Коронавирустан саклану чаралары былтыргыча кала. Экскурсияләр, шәһәргә чыгып йөрү, бассейнга бару тыела.

"Бүләк" аланы (архив фотосы)

Мамадыштагы "Кама" ял-сәламәтләндерү базасында мәгариф министрлыгы белән берлектә өченче ел рәттән "Нурлы алан" эшли. Быел ул 13-30 августта узачак. Тел сменасыннан тыш, аланда тагын 4 башка смена бар.

Телләрне саклау програмы нигезендә шулай ук Биектауның "Молодежный" аланында "Дуслык" аланы, Казанның "Заречье" сәламәтләндерү лагерында "Гөлстан" профильле алан һәм "Тартария" форумы оештырыла. "Дуслык", "Гөлстан" һәм "Тартария" аланнарын үткәрергә дәүләттән 2 млн 200 мең сум акча каралган. Бу хакта 24 майда шәһәр хакимияте киңәшмәсендә Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов белдерде.

Телләрне саклау програмы нигезендә оештырылучы аланнарга юллама бәясен министрлык түли.

"Айбагыр" аланында (архив фотосы)

"Айбагыр"

"Айбагыр" этнолагерь проекты 2012 елдан башлап Татарстан керәшеннәренең "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге тарафыннан оештырыла, биредә ел саен йөзгә якын бала ял итә һәм белемнәрен тулыландыра. Бирегә Татарстан районнарыннан, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан һәм Чиләбе, Самар, Киров өлкәләреннән 10-17 яшьлек керәшен балалары кабул ителә.

"Без — Тукай оныклары"

Арчада уза торган "Без — Тукай оныклары" аланы быел беренче тапкыр Чаллыда узачак. Смена 9 августтан 26 августка кадәр эшләячәк. Алан республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла, юллама бәяләрен министрлык түли. Аланда Чаллы балалары гына түгел, Татарстан районнарыннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән барлыгы 150 бала көтелә, без шалтыратканда ял итүчеләр саны тулган иде инде.

"Милләтебез хәзинәләре"

"Идел" яшьләр үзәге "Милләтебез хәзинәләре" җәйге аланын Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте ярдәмендә оештыра.

2020 елда алан онлайн форматта гына эшләде. Коронавирус таралу сәбәпле, былтыр июньдә смена уздырырга рөхсәт бирмәделәр. Ә башка вакытта татар балаларына Татарстанда урын табылмады, дип сөйләгән иде "Идел" яшьләр үзәгенең ул вакыттагы җитәкчесе Ләйсән Сафина Азатлыкка.

"Милләтебез хәзинәләре" аланында (архив фотосы)

Быел бу милли аланда бер генә смена эшләячәк. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Пермь, Әстерхан, Иваново, Мәскәү, Краснодар, Түбән Новгород, Пенза, Самар, Оренбур, Новосибирски, Кострома, Свердлау, Төмән, Тверь, Рязань өлкәләреннән балалар килүе көтелә. Алар 1 июньнән 18 июньгәчә Боровое Матюшинодагы "Идел" яшьләр үзәгендә ял итәчәк. Катнашучылар көн саен татар теле дәресләренә, остаханәләргә йөриячәк, балалар бер остаханәне сайлап алачак һәм смена дәвамында аңа йөри алачак; көндәлек иҗади концертлар, квестлар, спорт чаралары уздырылачак. Коронавируска каршы чикләүләр биредә дә башка аланнарныкы кебек үк, санитар таләпләрне ял базасы тәэмин итә, ә ял итәргә килүчеләр смена алдыннан ПЦР тестларын тапшырачак.

Быелгы юллама 11 мең сум тора. "Идел" үзәге җитәкчесе Зөлфия Ибләминова Азатлык хәбәрчесенә "Бу програмда бөтен оешмалар да катнаша алмый. Аңа кушылыр өчен килешүләр төзергә кирәк. Һәм бу програм 25 майдан соң гына эшләп китте, дип аңлатты.

"Сәләт"

"Сәләт"нең җәйге аланнары координаторы Игорь Смирнов әйтүенчә, төрле урыннарда барлыгы 22 профильле алан эшләячәк. Алар 3 июньнән ачыла. Хәзерге көндә Әстерхан, Чуашстан, Мари Иле, Мәскәү, Петербур һәм башка төбәкләрдән, чит илләрдән гаризалар килгән.

Профильле аланнардан тыш, 19 июньнән 6 августка кадәр "Биләр" халыкара форумының алты сменасы узачак, һәр форумда 1200 бала көтелә.

Биләр форумы (архив фотосы)

"Сәләт"нең "Болгар – туган тел" аланы һәм халыкара форум сменалары түләүсез, юллама бәясен дәүләт үз өстенә ала. Профильле сменаларның бәясе төрлечә: мәсәлән, "Хәзинә" (Кама Тамагы) — 8 700 сум, "Галәм" — 11 800 сум, "Манзара" — 14 700 сум, ә "Акбарс", "Шәхес", "Рухият", "Раушан", "Гайрәт", "Яр Чаллы" аланнары – 16 мең 700 сумнан. Иң кыйммәтле юлламалар 18 мең 700 сумга төшә ("Санак", "Акбүре", "Биләр каласы", "Осталар бистәсе"), иң арзаннары: "Азнакай" — ике мең ярым сум, "Батыр" (Чуашстан) — 3 мең сум.

Русия президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында 2021 елда балалар өчен җәйге лагерьларга юлламаларның яртысын дәүләт бюджетыннан кире кайтарырга тәкъдим иткән иде.

Айгөл һәм Ленар Рахмановлар кызлары Мәдинә өчен "Тел" (Лаеш) аланына юллама алганнар.

— "Мир" картасы белән түләгән очракта ярты бәясен кайтарырга мөмкин дип, соңыннан гына әйттеләр, без гадәти карта белән түләдек инде", диде Айгөл ханым Азатлыкка.

Айсылу Галиева кызына "Рухият" (Кама Тамагы) аланына юллама алган. Айсылу ханым Азатлыкка "Без 16 700 сумга алып куйдык инде", диде.

Айсылу Галиева улы белән

— Аңлавымча, ул беренче июньнән генә. Юллама бәясе түгел, юл бәясенең яртысы дип аңладым, Петербурга киткән улымның "Укучы кошелегы"на 50 процент кэшбегы кайтты инде, диде Айсылу ханым.

Казандагы өч бала анасы Алсу Кәримова ике баласын да "Сәләт" аланнарына җибәрергә җыена. "Ләкин безгә быел 50 процент ташлама ясап булмый инде, дип әйттеләр", ди Алсу ханым. Бу сорау белән ул "Татар радиосы"ндагы тапшыруга да шалтыраткан. "Бер атна эчендә хәл ителәчәк, дип әйттеләр, алдан түләп куйганнарга да кайтарсалар, әлегә түләмәгәннәргә дә башта ук 50 процентын гына түлисе булса, барыбыз өчен дә гадел булыр иде", ди әни кеше.

— Бер аланның юлламасы 16 700 сум, икенчесенеке 18 700 сум тора — кыйбатрак инде. Күп балалы гаиләләргә ташлама булсын иде, дәүләт лагеры бит. Барасылары килә. Кызыма ун яшь, бәйгеләрдә дә катнаша, яхшы урыннар ала, аны бик җибәрәсе килә. Улыма хәзер 14 яшь, ул кечерәк сыйныфларда укыганда бәяләр мондый ук түгел иде әле, түзәрлек иде. Ә хәзер егерме меңгә якын. Ул заманнан хезмәт хакы бик үзгәрмәде бит, мин әлегә декрет ялында әле, ди Алсу ханым.

Игорь Смирнов "Сәләт" аланнары дәүләт тарафыннан тәкъдим ителүче субсидияләр белән эшли, дип аңлатты.

— Ягъни безнең бәяләр — ата-ана өлеше генә, аннан кала дәүләттән шуның кадәр чамасы дотация бар. Яртысыннан азрак яки күбрәктер бу дотация күләме. Гомумән, бер юлламаның тулы бәясе утыз ике мең сумнан артыграк. Яртысын дәүләт, яртысын әти-әниләр түли, дип аңлатты ул.

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен

Казандагы хосусый "Ябалак" балалар бакчасы 7-11 июньдә 4-5 һәм 6-7 яшьлек ике төркем өчен "Сәнгать" сменасы оештыра. Балалар бакчасын оештыручыларның берсе Эльза Миргаязова әйтүенчә, балалар милли тәрбиядән башка, экологик тәрбия дә алачак, балалар өчен көн саен танылган шәхесләр белән остаханәләр оештырылачак.

— Бу безнең беренче җәйге смена, без аны Казандагы коттеджда оештырабыз. Ашау — хәләл, аралашу — татарча. Көн саен төшкә кадәр балалар белән Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Алмаз Гәрәев булачак, ә төштән соң алар белән хореограф, Татарстан дәүләт фольклор ансамбле артисты Юлия Габдрахманова шөгыльләнәчәк. Ял итәргә килгән сабыйлар бассейнда, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасында шөгыльләнәчәк. Бездән тагын сменалар ясауны сорыйлар, бәлки, "Туган тел", "Җир шары буйлап сәяхәт" сменалары уздырырбыз, дип планлаштырабыз", дип бүлеште Эльза ханым. Юллама бәясе — 6 900 сум.

Ләйлә Нурмөхәммәтова

"Сабыйлар" үзәгенең маркетинг мөдире Ләйлә Нурмөхәммәтова Азатлыкка быел татарча гына эшләүче алан булмаячак, дип белдерде.

"Безнең бакча ел буена татар телендә эшләсә дә, җәйге татарча сменаларга балалар санын җитәрлек җыя алмадык", дип аңлатты ул.

Казандагы "Бала-Сити" белем-тәрбия үзәгендә җәйге ял чорында узачак дүрт сменаның берсе — татар теле сменасы. Җәйге аланга балаларны алты яшьтән бирергә була. Татар теленә багышланган смена 12-18 июльдә эшләячәк. Юллама бәясе — 13 мең сум. Сменалар "Дубрава" кампусында узачак. Бер смена 100-120 баланы сыйдыра. Татар теле сменасы програмында туган як тарихын өйрәнү, танылган мәдәният вәкилләре белән очрашу, милли остаханәләр каралган. Башка җәйге сменалар инглиз теленә, ижатка һәм фәнгә багышланган. Балалар ялына 50 процент ташлама програмы каралганмы, дигән сорауга "Бала-Сити" вәкиле "Без хосусый оешма булгач, безнең юлламаларга мондый ташламалар каралмаган", дип җавап бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!