Кырымтатарларның Милли байрак көне: "Бу – без исән, безнең үз дәүләтебез булачак дигәнне аңлата"

26 июньдә кырымтатарлар Милли байрак көнен билгели. 2010 елда әлеге бәйрәм уңаеннан башланган урам җыеннары, бәйрәмнәр бүген кими бара. Әмма 18 майдан соң бу көн кырымтатарлар өчен мөһим даталарның берсе. Кырымтатарлар үзләренең байракларын яңарыш, азатлык, берләшү символы итеп саный.

Кырымтатарлар 26 майда Байрак бәйрәменә җыела. Ел саен шулай. Бу бәйрәм Кырымның үзендә дә, Украинада да, кырымтатарлар күпләп яшәгән башка илләрдә дә билгеләнә. Кырымтатар байрагы күк төсендә һәм алтын төстәге тарак тамгасы бар. Кырымтатар байрагы – азатлык өчен көрәш тә, милләтнең үлемнән исән калып калкып чыгуының, халыкның берләштерүенең символы да. Алар шулай итеп күк төсендәге һәм алтын тамгалы байракларын дөньяга таныта.

Кырымтатар милли байрагы 1917 елда узган Беренче корылтайда раслана. Ә Икенче корылтай 1991 елның 26-27 июнендә уза, анда яңадан әлеге байрак та, гимн да кабул ителә. Менә шул 26 июнь милли байрак көне итеп сайлана да. Беренче тапкыр зурлап билгеләү 2010 елда башлана, аны Кырымтатар милли байрагы көне дип игълан итәләр. Һәр шәһәрдә, авылда халык мәйданга чыга, кимендә йорт түбәсенә, коймага байракны кадап куя. Урам җыеннары, Милли байрак көнендәге йөрешләр була. Башлыча бу эштә яшьләр активлык күрсәтә. Байрак яшь егетләр кулында.

Әмма 2014 елда Русия гаскәрләре Кырымны аннексияләгәннән соң бу туктатыла. Хәзер Русия хакимияте Кырымда мондый җыеннарны экстремизм дип бәяли. Ел саен 26 июнь алдыннан "Э" үзәге, прокуратура, полиция милли активистларга "аңлату эшләре" алып бара, кырымтатарларның байрагы белән йөрешләр экстермистик эшчәнлеккә бәяләнергә мөмкин дип кисәтә. Шуңа карамастан, былтыр да ярымутрауда "Байрак хәрәкәте" узды. Милли активистлар 26 июнь алдыннан машиналарга утырып Акмәчеттән башлап төрле шәһәр-авылларга кереп Кырымны урап чыкты. Машиналарында – күк төстәге байраклар. Тукталышларда активистлар кырымтатар милли хәрәкәте ветераннары белән дә күреште. Әмма бу очракта да активистларның машиналары җиде тапкыр тоткарланган, сорау алынган. Кырымда кырымтатар байрагы көне уздырылса да, элеккеге кебек киң мастштаблы узмый. Күп очракта Мәскәүдән билгеләнгән хакимият яклы оешмаларга гына Милли байрак көнен уздырырга рөхсәт ителә, анда исә үзенең риторикасы. Хакимият яклы оешмалар Милли байрак көнендә Русиягә, Владимир Путинга мәдхия укый, Русия эчендә кырымтатарларга яшәү уңайлы дигән фикерләрне җиткерә. Оппозицион фикердә булучылар Милли байрак көнен кырымтатарларның азатлыгы өчен көрәш чарасы итеп кабул итә. Азатлык өчен көрәш исә бүген экстермизм дип атала.

БУ ТЕМАГА: Кырымтатарлар милли байрак көнендә "Байрак хәрәкәте" оештырды

Шулай да кырымтатарларның Милли байрак көне Украинада, кырымтатарлар күпләп яшәгән дәүләтләрдә дә уздырыла. Украинада Кырым аннексиясеннән соң бу көнгә аерым игътибар бирелә. Ел саен Украина ягыннан Кырымга кырымтатарларның байрак төсендәге шарлар җыелмасы җибәрелә. Быел ул 26 июньдә булмый. Җил башка якка искәнгә күрә аны дүшәмбегә кичектергәннәр. Дүшәмбе исә искән җилләр белән Киевтан җибәрелгән байрак шарларыннан торган "сәлам" ярымутрауга юлланыр дип көтелә.

Былтыр Украина тышкы эшләр министрлыгы үзенең барлык илчелекләренә 26 июньдә Кырымтатар байракларын күтәрергә дип әмер итте. АКШ, Төркия, Болгарстандагы Украина илчелекләре Милли байрак көнен билгеләде. Киевта быел да кырымтатарларның байракларын тотып автойөреш булачак һәм зур байракны тантаналы рәвештә урамга чыгару чарасы каралган.

Киевта кырымтатар әләме белән йөреш (архив фотосы)

Тарихчы Гөлнара Абдулаева кырымтатарларның байрагы 1917 елда ничек популярлык казанганын һәм бүген аның төрле илләрдә сибелеп яшәүче кырымтатарларны берләштерү байракка әверелүенең сәбәпләре аңлата.

Гөлнара Абдулаева

— 1917 елдан соң кырымтатар байрагы халык арасында популяр була, аны кешеләр үзара күтәреп ала, якын итә. Әмма аның милли статусы булмый. 1919 елда исә кырымтатар автономиясе турында документ чыга, анда милли байрак, тугра турында языла. Бүгенге байракның рәвеше ул вакытта ук билгеләнә.

Тарак – борынгы тамга, әмма аның мәгънәсе турында төгәл бер фикергә килү күренми. Риваятьләргә караганда, бу тамга Чыңгызлардан Гәрәйләргә күчкән. 12-13 гасырларда аның Чыңгызларда, ә алар ханнар нәселе, булуы билгеле. Күпчелек тарихчылар фикеренчә, тарак гаделлек, үлчәү, урталыкны аңлата.

Йорт сала да, аның түбәсенә байрак урнаштыра

Төрки халыкларда күк төсе чисталык, азатлык, хаклыкны аңлата. Бу байрак сөргендәге кырымтатарларны берләштерә алды. Ватаннарына кайткан чакта байрак кырымтатарларның кулларында булды. Кешеләр кайта, йорт салган урынына байрак кадый. Йорт сала да, аның түбәсенә байрак урнаштыра. Бу – без исән, безнең үз дәүләтебез булачак дигәнне аңлата. Бу якты киләчәккә өмет өстәгән, - дип аңлата тарихчы.

2014 елда аннексия вакытында кырымтатар байрагы да азатлык өчен көрәш, Украина белән кырымтатарларның байракларын янәшә кую Кырым Украинакы дигәнне аңлату буларак кабул ителде. "Черкассы" корабының командиры Юрий Федаш 2014 елгы вакыйгаларны искә алып, Донузлав күлендә Русия хәрбиләре тарафыннан камап алынган корабта кырымтатарларның күк төсендәге байрак эленгәнен әйтә. Федаш аңлатуынча, ярдан аларга ярдәм итүчеләр кырымтатарлар булган, шуңа җавап итеп диңгезчеләр теләктәшлек билгесе итеп күк төсендәге байракны күтәргән.

Юрий Федаш

— Кырымтатарлар безне ризык белән тәэмин итте, мәгълүмат җиткерәләр иде. Бу хәлләр "Черкассы" кинофильмында да тасвирлана, күпләр белән элемтә тотам, аралашам. Минем өчен кырымтатарларның байрагы Русиядән килүче агрессорларга каршы тору, азатлык өчен көрәшү билгесе. Украина һәм кырымтатарларның байраклары янәшә һәрвакыт, - дип искә ала ул.

Эльзара Кырымда яшәми, әмма кырымтатарлар байрагы өйләрендә бар. Аның сүзләренчә, байрак һәр гаиләдә бар.

— Байракның зурысы да, кечкенәсе дә бар, улымның кырымтатарлар байрагы төсендәге галстугы да бар. Әлегә аны тагып чыгар өчен уңайлы сәбәп кенә юк. Улым үсеп бара, шуңа мин аңа кырымтатарлар кемнәр булуы, ватаныбыз кайда булуы һәм милли байрагыбыз турында сөйлим", диде Эльзара Азатлыкка.

Күбесе Милли байрак көнен горурлык бәйрәме дип исәпли. Азатлыкка Кырымда яшәүче медиаменеджер Мәдинә ханым бу көн халыкның рухын күтәрер өчен кирәк дип сөйләде.

Бу бәйрәм башка илләрдә яшәүче милләттәшләр белән элемтә дә булдыра

— Кайгылы вакыйгалар тарихта күп, без аларны искә алабыз, онытмыйбыз. Әмма кешенең рухын күтәрә торган, шатлык, горурлык өсти торган сәбәпләр дә булырга тиеш. Менә Милли байрак көне дә нәкъ шуның өчен барлыкка килде. Кеше үзенең таяну ноктасын белеп, тамырларын өйрәнеп, милли үзенчәлен саклап калырга тиеш. Бу бәйрәм башка илләрдә яшәүче милләттәшләр белән элемтә дә булдыра. Без төрле, кайсыбыздыр телне дә белмәскә мөмкин, әмма безне байрагыбыз берләштерә. Байрак, син кайда яшәсәң дә үзең белән, аны куеныңнан чыгарасың да сүзсез генә: "Мин - кырымтатар! Мин сезнең белән, кардәшләр!" дип игълан итәсең.

Кырымда яшәп безнең бу көнне зурлап бәйрәм итә алмавыбыз кызганыч. Активистлар күзәтелә, алдан кисәтелә, автойөрешләр рөхсәт ителми. Кырымтатар байрагы тыелмаган, әмма машинага кадап аның белән йөрергә ярамый. ВДВ, Әрмәнстан байрагы белән йөрергә ярамый, ә кырымтатар байрагы белән тыела. Менә шундый хәлләр. Шуңа күрә кырымтатар байрагына бәйле горурлык хисенә гарьлек белән үпкә хисләре дә өстәлде", - дип сөйләде ул Азатлыкка.

Киевта Кырымтатар әләме көне (архив фотосы)

Кырымтатарларны Милли байрак көне дә, 18 май – Сөрген көне буларак берләштерә. Ул күптән ярымтутрау кысаларыннан чыкты. Бу дөньяга сибелеп яшәүче кырымтатарларны туплау, үз сүзен, фикерен, позициясен белдерә торган чара. Казан татарлары да сибелеп яши. Татартстанның да үз байрагы, гимны, тарихи вакыйгалары да бар. Әмма Татарстан, татар символика халыкка никадәр кадерле һәм алар ничек кулланыла?

Русиядә Владимир Путинның сәяси вертикале белән Татарстан республикасының да дәүләт символларына игътибар кимеде. Татарстан байраклары дәүләт символлары буларак аерым ниндидер дәүләт чараларында күтәрелә, әмма мәйданнарда ул аз. Урам җыеннарын алганда Татарстан байракларын күпләп Хәтер көнендә, "Мин татарча сөйләшәм!" чараларында гына күреп була. "Азатлык" татар яшьләре берлеге урамда Татарстан байрагы төсендә тасмалар таратучы бердәнбер оешма. Бу эшне алар үз акчасына оештыра. Дәүләт эшлеклеләре арасында Татарстан байрагы тасмасыннан түштамгаларны тагу күренешен исә 30 август Татарстанның суверенитет турында декларацияне игълан иткән көнне күреп була. Бу моданы, сак кына булса да, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кертергә тырыша.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!