"Байрак хәрәкәте" чарасын Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе әгъзалары һәм активистлар Кырымның төрле урыннарында яшәгән милли хәрәкәт ветераннары, хәбәрсез югалганнарның туганнары, картларны зиярәт итүдән башлады.
"Алтынчы ел инде безгә шәһәр үзәгендә байрак бәйрәмен үткәрергә урын бирмиләр. Быел түрәләр тагын нинди мәсхәрә уйлап чыгарыр, белмим, ләкин аларның дәшмичә ризалыгы нәтиҗәсендә халкыбызны мәсхәрәләү оештыралар, тиран Сталин сурәтләрен күкләргә күтәрәләр, куәт хезмәтләре куркыту чаралары үткәрә, активистларны күзәтәләр, телефоннарын тыңлыйлар. Ләкин болар берсе дә безне ватаныбыздан, милли үзаңыбыздан, байрагыбыздан ваз кичергә мәҗбүр итә алмас. Милли байрак көнебез котлы булсын", дип язды Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев үзенең Facebook битендә.
Кырым Украинада чагында байрак көне ихтыяри булып, кырымтатар яшьләре байраклар белән Чатыртауга күтәрелә, автойөрешләр уздыра иде. Хәзер хакимият байрак көнен тулысынча үз контроленә алып үзе уздыра, чөнки аның ризалыгыннан тыш кемдер чараны үзенчә үткәрсә, аңа җаза яный.
2014 елга хәтле Кырымтатар байрагы көне Акмәчетнең үзәк майданында узган булса, хәзер мондый мөмкинлек бирелми. Шул сәбәпле бу көнне хакимият чараларыннан тыш үздырмасыннар дип, полиция инде апрель-май айларында ук шикләнелгән кешеләрнең өйләренә килеп, аларны кисәтә башлаган иде.
Шулай да бер төркем кырымтатар активистлары, журналистлар, зыялылар байрак көнен искә алып 25 июнь Чатыртауның иң югары ноктасы — Эклизи Бурунга (1500 метр) күтәрелгән.
АКШтан милли хәрәкәт активисты Мубеин Алтан кырымтатар байрагы көненә багышлап социаль челтәрдә видео урнаштырды. Ул беренче байрак көне бәйрәменә Төркиядәге кырымтатар диаспорасы вәкиле мәрхүм Аднан Сюен махсус зур байрак тектереп 2010 елда Кырымга китергәнен сөйләп кырымтатар байрагы даими бар һәм булачак диде.
Кырым хакимиятләре исә Кырымтатар байрагы көнендә Алушта янындагы Тимерче тавына йөреш оештыра, чарага күбрәк бюджет оешмаларында эшләүче яшьләрне җәләп итәләр. Шулай итеп, бу чара инде формаль һәм тышкы дөньяга кырымтатарларның "матур" тормышын пропагандалау чарсына әвәрелә башлый дияргә була.
26 июнь иртән Тимерче тавына күтәрелгәннәр Акмәчеткә кайтып Гагарин паркында кич узачак тантаналарга кушылыр дип көтелә.
Мәҗлес рәисенең урынбасары, Киевка китеп яшәргә мәҗбүр булган Илми Умеров "хәзер вазгыять шундый ки, байрак көне бик ук тантана ителми. Ватанда, Кырымда кырымтатарларга басым һәм эзәрлекләү дәвам итә", дип язды Facebook-та.
ӨСТӘМӘ
Киев
26 июнь Киев үзәгендә Хрещатик урамыннан зур кырымтатар байрагы белән йөреш узды. Алда барган украин байрагына "Украина Кырымына — Кырымтатар мохтарияте статусы" дигән сүзләр язылган иде.
Кич үзәк мәйданда кырымтатар байрагы көненә багышланган митинг үтте. "Бүгенге чарага без кырымтатарларның тик бер таләбе — Украина Кырымына Кырымтатар мохтарияте статусы" таләбе белән килдек диде Илми Умеров. Митингта Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, мәҗлеснең элекке җитәкчесе Мостафа Җәмилев, Таврия университеты ректоры Владимир Казарин, украин активистлары чыгыш ясады. Чара ахырында резолюция кабул ителде.
Шулай ук Киевта Украина тышкы эшләр министрлыгы бинасы янында да кырымтатар әләмен күтәрү тантанасы узды. Анда Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, мәҗлеснең элекке җитәкчесе Мостафа Җәмилев тә катнашты.
Львов
Львов шәһәре ратушасында украин байрагы янәшәсендә кырымтатар байрагы да күтәрелде. "Кырымтатар байрагы Кырымның деоккупациясенә кадәр алынмаячак", диде Львовтагы мәдәни үзәк җитәкчесе Эрнест Абкелямов.
Херсон
Херсон өлкәсе белән Кырым арасындагы административ чик буенда кырымтатар байрагы белән йөреш һәм Новоалексеевка бистәсендә мәҗлес активистлары, җирле хакимият җитәкчеләре, авыл шуралары рәисләре катнашында митинг узды. 26 июнь барлык җирле хакимият биналарында кырымтатар байраклары күтәрелде. Русия тоткыныннан азат ителгән кырымтатар активисты Эдем Бекиров Херсонга сәфәр белән килгән Украина президенты Владимир Зеленский алдына чыгып, Кырымда кырымтатар мохтариятен торгызуны сорады.
Шулай ук Украинаның өлкә хакимияте биналарында, Киев шәһәр шурасы бинасында, Украинаның бер төркем илчелекләрендә кырымтатар байрагы күтәрелде.
Кырым
Кырымтатар байрагы көне чаралары Кырымда Карасубазар янындагы Ак Кыя тавына күтәрелү белән тәмамланды. Ләкин тауга менәргә дип килгән бер төркем кырымтатар активистларын полиция башта җибәрмәгән. Нәкъ шушы сәгәтьтә анда хакимият оештырган төркем менәчәк дип белдергәннәр.
Шулай да "Байрак хәрәкәте"ндә катнашучы активистлар соңрак Ак Кыяга күтәрелеп, бар кырымтатар халкын байрак көне белән котладылар.
Кырымтатар байрагы көне
Кырымтатар байрагы беренче тапкыр рәсми рәвештә 1917 елда декабрь аенда Бакчасарайда кырымтатар халкы вәкилләренең беренче Корылтаенда кулланыла. 1991 елның 26 июнендә Акмәчеттә узган икенче Корылтайда ул милли байрак итеп кабул ителә.
2010 елда кырымтатар активистлары тәкъдиме белән 26 июнь — Кырымтатар милли байрак көне итеп беренче тапкыр үткәрелә.
Кырымнан тыш ул кырымтатар диаспорасы яшәгән Төркия, АКШ, Романия, Канада һәм дөньяның башка урыннарында да үткәрелә.