Майда Татарстанда үлемнәр саны 3 процентка диярлек арткан

2021 елның биш аенда Татарстанда үлемнәр узган ел шушы айларга караганда 12 процентка артыграк булган.

Татарстанда майда 4036 кеше үлгән, бу 2020 ел маена караганда 2,7 процентка артык, дигән сан китерә Росстат.

Майда 271 кеше коронавирустан үлгән, тик шуларның 49 очрагында гына COVID-19 диагнозы куелган, калганнарында бу чир үлемнең төп сәбәбе буларак фаразлана.

БУ ТЕМАГА: Росстат пандемия чорындагы үлемнәрнең төп сәбәпләре турында мәгълүмат чыгарды

2021 елның беренче биш аенда Татарстанда 20 961 кеше үлгән, бу 2020 елның шул ук айлары белән чагыштырганда 12,1 процентка артыграк диелә.

Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы саннарынча, пандемия башыннан Татарстанда коронавирус 565 кешенең гомерен өзгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!