Кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр саны 2020 елда 11,6 процентка (97,3 мең очракка) арткан. Русиядәге үлем очракларының иң күбе гадәттә шушы авырулар белән бәйле. Росстат мәгълүматларына караганда, 2019 елда бу авырулардан үлүчеләр саны 1,7 процентка, 2018 елда 0,8 процентка кимегән булган.
Кан әйләнеше авырулары, шул исәптән йөрәк авырулары һәм инсультлар 2020 елдагы артык үлемнәргә коронавирустан кала икенче төп сәбәп булган. Коронавирустан үлүчеләр исә 2020 елда 144,7 мең булган диелә. Бу 2020 елдагы артык үлемнәрнең 42,5 процентын тәшкил итә.
Пневмониядән үлүчеләр 2020 елда 2,4 тапкыр арткан. Росстат белдерүенчә, былтыр бу авырудан үлгәннәр саны 34,4 меңгә арткан. 2019 елда исә пневмониядән үлүчеләр 6,7 процентк кимегән булган.
Нерв системы авыруларыннан (үзәк нерв системы ялкынсынуы, Паркинсон авыруы һәм башкалар) үлем очраклары 20,9 процентка (+21,1 мең очрак) арткан.
Эндокрин системы авыруларыннан үлүчеләр 25 процентка, шул исәптән шикәр авыруыннан үлүчеләр 25,8 процентка (+10,6 мең) арткан.
"Картлыктан" үлүчеләр (ягъни үлем сәбәбен башка бүлекләргә кертеп булмаганнар) 20 процентка (+17,2 мең) арткан. 2019 елда андыйлар 5,1 процентка кимегән булган.
Элегрәк Русия вице-премьеры Татьяна Голикова 2020 елда коронавирустан дәваланган кешеләрнең соңрак башка авырулардан, беренче чиратта коронавирус тәэсирендә көчәеп киткән хроник авырулардан үлүе турында белдергән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!