Татар үзаңының баганаларыннан булган Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Казанның Татарстан урамында урнашкан бинасыннан китәргә җыена. Театр өчен Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында яңа бина төземәкчеләр. Соңгы көннәрдә бу хакта йөргән әлеге хәбәрне Азатлыкка Камал театры мөдире Илфир Якупов раслады.
— Бу – хакимият нияте белән безнең ният туры килү. Искене төзәткәнче яңаны төзү – безнең хыял иде. Биредә театр коллективының бөтен теләкләре һәм таләпләре исәпкә алыначак. Ул безнең өчен искесеннән ике-өч тапкыр әйбәтрәк булачак. Хәзерге бинаның проекты 1970нче елларда ясалган типовой проект. Мәскәүдә шундый карар кабул итәләр дә, төзеп куялар. Мондый биналар Русиядә бишәү. Ә театрларга ничек уңайлы булачагын ул вакытларда сорамаганнардыр дип уйлыйм. Элекке мөдир Шамил Закиров та бу хакта белә һәм аның заманында ук реконструкция һәм төзелешләр турында сүзләр бара иде. Ә инде хәзер сөйләнгән яңа бина татар драма театры өчен махсус төзеләчәк. 35 ел элек тә театр күчкән бит, тамашачы югалмаган. Хәзер дә тамашачыларга да уңайларык булачак, аларны югалтырбыз дип уйламыйбыз. Һәм моны үзәктән китү дип әйтеп булмый. Урыны Кабан күле буенда. Хәзер рәсмиләштерү, проектларны ясау эшләре алып барыла, - диде Якупов.
11 июльдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшин, мәдәният министры Ирада Әюпова, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм башка түрәләр белән яңа бина төзелергә мөмкин урыннарны барып карады. Татарстанның рәсми порталында язылганча, яңа бинаны Һади Такташ урамы белән Түбән Кабан күле арасындагы буш урында төзергә карар ителгән. Рәсми сайтта язылганга һәм андагы фотоларга караганда, Түбән Кабан буендагы яңа бина Нурсолтан Назарбаев урамына якын булган урында төзелергә мөмкин.
Рәсми порталда түрәләрнең ул урында ниндидер бина проекты белән төшкән фотосы да урнаштырылды, әмма аның нинди проект булуы турында мәгълүмат бирелмәде.
Яңа бинаның кайчан төзелә башлаячагы, кайчан әзер булачагы турында берни әйтелми. Ул төзелеп беткәнче театр спектакльләрен хәзерге бинада дәвам итәчәк.
Камал театрының хәзерге бинасын төзекләндерү турында инде берничә ел сөйләп килделәр. Моңарчы аңа өстәмә бина гына салыначак дигән хәбәр булган иде. Кыяфәте белән җилкәнле көймә итеп төзелгән бу заманча бинаның киләчәк язмышы әлегә билгеле түгел. "Вечерняя Казань" газеты исеме аталмаган бер чыганакка таянып, камаллар киткәч бу бинада яңа музыкал драма театры урнашачак дип хәбәр итте. Анда Мәскәүдәге Русия театр сәнгате институтында (ГИТИС) һәм илнең башка абруйлы сәнгать югару уку йортларында Татарстан хисабына укыган артистлар эшләргә мөмкин диелде.
Татарстан Мәдәният министрлыгының киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов Азатлыкка әйтүенчә исә, Камал театры киткәч хәзерге бинада нәрсә булачагы әлегә төгәл генә билгеле түгел.
— Камал театры бинасы урынында нәрсә буласы әлегә хәл ителмәгән. Әлегә күченү турында гомумән сүз бармый. Театрга хәзер репетицияләр өчен зуррак мәйдан кирәк һәм шул ихтыяҗ сәбәпле, яңа бина салу мәсьәләсе күтәрелде. Хәзерге вакытта театрга бәйле техник-технологик таләпләр өйрәнелә. Камал театры өчен нәрсә кирәк? Нинди шартлар, аппаратура һәм башка ниндидер ихтыяҗлар билгеләнә? Шуннан соң, техник таләпләр нигезендә концепция төзеләчәк, җәмәгатьчелек фикере тыңланачак. Концепция булгач кына архитекторлар проект эшли, сметалар төзелә, акча табыла. Камал театрының хәзерге төп бинасында ниндидер башка әйбер булачак дип, 100 процент ышаныч белән әйтеп тә булмый әле. Бүген нибары театр мәйданын арттыру турында гына сүз бара. Күченгән очракта да, Камал театры иртәгә үк яңа бинага күчеп китә дигән сүз түгел, - диде Фәйзрахманов.
Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Камал театры актеры Равил Шәрәфиев театрда барган үзгәрешләрдән бик хәбәрдар булмавын, белгән кадәрен дә киңкүләм мәгълүмат чаралары аша гына ишетүен әйтте.
— Башта төзекләндерү генә булачак дигәннәр иде, хәзер ул төзекләндерү тукталып тора. Анда нәрсә булачагын да белмим, безгә хәбәр итүче юк бит. Нәрсә булачак, кайда булачак – без белмибез. Миңа да ул, театр күчәчәк, яңа бина салыначак икән, дигән сүз буларак кына килеп иреште. Бездән сораган кеше юк, яңа бинаның кайда булачагын төгәл генә белмибез. Хәбәрләрдә язылганнар аша гына нәрсәдер белеп торабыз. Безгә берни әйтүче булмагач, театр бинасы берәрсенә кирәк булмадымы икән, дигән шик тә туа, - диде Равил Шәрәфиев.
Ул үзе театр бинасын уңайсыз дип санаса да, татар театры барыбер үзәктә булырга тиеш, башкача икән - бу Казан үзәгендә татар рухын бетерү булачак дигән фикердә тора. Бу уңайдан ул, Казан читендә салынган Илһам Шакиров исемендәге концертлар залын мисал итеп китерә, атаклы татар шәхесләре исемнәрен шәһәр читендәге урамнарга гына бирүне дә искә ала.
Бу татар халкын театры, мәдәнияте белән үзәктән куган кебек килеп чыга
— Театрның үзәктән китүен хупламыйм. Дөресен генә әйткәндә, хәзерге театр бинасын мин бик шәп бина дип тә әйтә алмыйм, ул уңайсыз балконнар, начар акустика – болар театрга бер дә әйбәт әйбер түгел. Яңа бина үзәктә салынса, бик яхшы булыр иде. Югыйсә, бу татар халкын театры, мәдәнияте белән үзәктән куган кебек килеп чыга. Үзәктә, хәзерге федераль университетның бер бинасы урынында да концерт залы төзелергә тиеш иде, ул булмады. Илһам Шакиров исемендәге концертлар залын әллә кая еракка, Казаннан ничәмә чакрым читкә илтеп салдылар. Җитмәсә, ул гаять зур, өч мең кеше анда нинди юллар белән барып җитәргә тиештер, аңлашылмый. Илһам Шакиров белән Әлфия Афзаловага исемнәрен әллә кайда, читтәге урамнарга гына бирделәр. Мәсәлән, шәһәр үзәгендә үк Профсоюз урамы. Шундый исем буламы үзәктә? Профсоюз – беркемгә кирәкми торган сукыр эчәк ул. Калинин урамы атамасын да алыштырсалар булыр иде. Нәкый Исәнбәт исемен дә биш-алты йортлы урамга биргәннәр. Татарны бетерергә булсалар, Аллаһы әкбәр дип, үзәктән театрны алып атачаклар, шул гына, - диде Шәрәфиев.
Театрның кайбер артистлары фикеренчә, яңа бинаны читтәрәк, кечкенәрәк итеп төзү – театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев теләге булырга мөмкин. Янәсе, киләчәктә репертуар да тарая ала, артистлар саны да киметелергә мөмкин, чөнки татар теленә каршы соңгы һөҗүмнәр сурәтендә хәзерге кебек зур залны тутыру проблемы да туачак.
Журналист, сценарист, театр тәнкыйтьчесе Айрат Бикбулатов, ниндидер фикер формалаштырганчы, Камал театры җитәкчелегенең сүзен ишетәсе килә, ә алар дәшми, дип белдерде.
— Җәй булганга, халык бу яңалыкны аңлап бетермәдеме, бар кеше ял итеп ятканга, игътибар юкмы, театрның күчүенә карата фикерләр күренми. Югыйсә, бик ияләнелгән урын, Казанның бер символы кебек бина. Барыбер ничектер кызганыч бер хәбәр, һәм аңа бик сак карыйм. Мин барыбер театрның үзәктә һәм шул урында булуы яклы, аның күченүенә ничектер интуитив төстә бер каршылыгым бар. Соңгы елларда Камал театры татар халкы өчен генә түгел, бөтен Татарстан халкы өчен дә бик күп проектлар эшләде бит. Шуңа мин бу эшне җәмәгатьчелек фикере исәпкә алынып эшләнергә тиеш дип исәплим. Шул ук Камал театры хезмәткәрләре, аларның җитәкчелеге, һәрдаим театрның спикерлары булган Фәрит Бикчәнтәев, Нияз Игъламовлар моңа ничек карый? Нишләп алар бер фикер дә әйтмиләр, минем аларны ишетәсем килә. Бәлки, алар үзәктән китүгә каршыдыр? Әгәр алар үзләре китәргә тели һәм бу бина чынлап та бик начар икән, без бит алардан башка гына бинаны саклап калабыз дип митингларга чыга алмыйбыз. Киң даирә интеллигенция, милли өлкәдәге активистлар берәр сүз әйтсен өчен, иң беренче Камал театры хезмәткәрләрен тыңлап карарга кирәк. Булачак бинаның проектын халыкка күрсәтсәләр дә, әйбәт булыр иде. Мин актер да, төзүче дә, акустик та түгел, шуңа ниндидер фикер формалаштыру өчен башта театрның авазын ишетәсем килә, - диде Айрат Бикбулатов.
Танылган сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин бар ихтималларның да уңай һәм тискәре якларын күрә.
— Хәзерге бинада декорация өчен дә, репитицияләр өчен дә урын юк. Бинаның тышкы кыяфәте дә архитекторлыкка танышлык белән генә кергән, "өчлегә" генә укыган кеше ясаган шикелле, шәһәрне бер дә бизәми. Шуңа күрә яңа бина төзүне бик хуплыйм. Урыны инде икенче мәсьәлә. Бу урын күнегелгән бит инде. Иң яхшысы – әлеге бинаны җимереп, яңасын аның урынына төзү булыр иде. Әмма ул кыйбатка төшәчәк, озакка китәчәк һәм Камал театры күпмедер вакытка бинасыз калачак дигән сүз. Ә бәлки театрга Татарстан урамы кебек галәмәт зур юлдан читтәрәк булу үзенчә яхшырак та булыр. Яңа урында бер мәйдан булса, юлларны бераз киңәйтсәләр, чыгып урамнарда йөрү мөмкинлеге булса, бик әйбәт.
Шәһәрне яңарту барышында иң куркыныч нәрсә – әшнәлек белән җирне бүлешү
Яңа бина кирәк. Әмма аның проекты нинди булыр – бу бик мөһим. Ул бик гүзәл, сокланырлык, тышкы кыяфәте белән халыкның рухын күтәрүче, үзенә чакырып торучы бина булырга тиеш. Чана шуа торган трамплинга охшаган бина – театр бинасы түгел. Яңа бинаның проектын халыкка чыгарып тикшерү оештырылырга тиеш дип уйлыйм. Әшнәлек белән аннан-моннан гына ясалмасын иде яңа бина проекты. Иң куркынычы – шул. Әшнәлек белән үз кешеләренә генә мөмкинлек ачу, берәрсенең кесәсен калынайту өчен генә эшләнә күрмәсен иде. Төрле проектлар арасында җәмәгатьчелеккә ачык рәвештә бәйге оештырылырга тиеш. Проектлауда Һади Такташ, Рөстәм Яхиннар һәйкәлләре белән булган хәл кабатланмасын иде. Үз сынчыларына заказлар биреп, шыпырт кына ясалган әллә нинди ямьсез һәйкәлләр бар бит безнең. Аннан соң хурга каласың. Андый һәйкәлләрне Казанга килгән кунакларга күрсәтәсе дә килми. Театр бинасын проектлаганда менә шул кабатлана күрмәсен иде, берүк. Шәһәрне яңарту барышында иң куркыныч нәрсә – әшнәлек белән җирне бүлешү. Берсенең артына икенчесен терәп йортлар салып һәр дүрткел метрдан керем алырга тырышу, таныш-белешләр, туганнар арасында шулай җир бүлешү бар.
Татарның шәһәр культурасын үстерү белән янып йөргән активист, музыкант Рәдиф Кашапов, Камал театрын үзәктән читкәрәк күчерүдә проблем күрми, бер үк вакытта күчүенә бик ышанмый да.
— Аңлавымча, Камал театры бинасында музыкаль театр ачу турында сөйләшү бара. Тагын бер татар театры барлыкка килсә, шәп булыр иде. Әмма Камал театры чынлап та күчәр дигәнгә ышанмыйм", ди Кашапов.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!