COVID-ның яңа дулкыны: Русиядә вакцина балаларда сынала

Иллюстратив фото

Русиядә СOVID-19га каршы вакцинаны балаларда сынау бара. Азатлык бу эшне алып баручы хастаханә җитәкчесе белән сөйләште. Ул вакцина кадатырга килүче балаларның ни өчен сынауда катнашырга теләк белдерүен әйтте.

Узган атнада Башкортстанда 10 балалар җәйге лагерында коронавирус йоктыру очраклары турында мәгълүмат җәмәгатьчелеккә ирешкән иде. Вирус балаларда да, лагерь хезмәткәрләрендә дә табылды. Дүртөйле районы "Чайка" аланында исә берьюлы 45 кешедә коронавирус расланды, лагерьны ябарга туры килде. Андый очраклар турында хәбәр ителмәсә дә, Татарстанда да балалар арасында коронавирус йоктыру очраклары булган. Аерым алганда, июльдә "Сәләт" аланында балалар ковид белән чирләгән.

Мәскәүдәге Башляева исемендәге балалар хастаханәсе баш табибының инфекцион авырулар өчен җаваплы урынбасары Эльмира Сәмитова сүзләренчә, балаларның коронавирус белән чирләү үзенчәлекләренә моңарчы игътибар бирелмәгән. Пандемиянең беренче дулкыны вакытында балаларда бу чир җиңелчә һәм авыру билгеләре бик нык сизелмичә генә уза, дигән фикер өстенлек иткән. Әмма икенче дулкын балаларның да коронавирус белән авыр чирли алганын күрсәтте, ди ул.

Эльмира Сәмитова

— Пандемия башында ук Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы кисәтте – без балаларда COVID-19 чиренең авыр һәм кискен формалары булырга мөмкин дигән фикергә әзер булырга тиеш диде, - дип аңлата табибә.

Эльмира ханым бу хәлдән чыгу юлы бер генә – вакцина кадату, безнең киләчәк шуңа бәйле, ди. "Авыруга каршы вакцина кулланып чара күрү безгә пандемияне контрольгә алу мөмкинлеге бирәчәк", дип сөйләде ул Азатлыкка.

БУ ТЕМАГА: Русиядә вакцинация: үзеңне сакларга теләмәүме, әллә хакимиятнең чираттагы хатасымы?

Хәзерге вакытта Эльмира Сәмитова эшли торган хастаханәдә Русиядә беренче буларак балалар вакцинаны сынауда катнаша.

— Алар инде икенче компонентны алды. Бу мәгълүмат анализ аша узгач, халыкка чыгарылачак. Ләкин минем күзәтүләремә караганда, балалар вакцинаны яхшы кичерде. Ниндидер зыянлы күренешләр булмады, хәтта тән калтырануы кебек билгеләр дә очрамады, - дип сөйли ул.

Аңа кадәр бу балаларның якыннары, туганнары коронавирус белән каты чирләгән булган

Аның сүзләренчә, вакцинаны сынауда катнашучы балалар Мәскәүдә яшәүче гади гаиләләрдән. Алар бу сынауда үз теләкләре белән катнаша. Аңа кадәр бу балаларның якыннары, туганнары коронавирус белән каты чирләгән булган. Шуны күреп ата-аналары шулай нык авырып интегүгә караганда вакцина ясату яхшырак дигән фикергә килгән, ди Сәмитова.

Русиядә халык вакцина кадатырга бик ашыкмый, ә чит илләрдә бөтенләй икенче вазгыять – вакцинага чиратлар хасил була, вакциналар җитми, дип тә искәртте ул. Моның сәбәбе, мөгаен, халыкның коронавирусның нинди куркыныч нәрсә булуын аңлап җиткермәвендәдер, ди табибә. Шул ук вакытта вакцина нинди матдәләрдән тора, кеше организмында ничек эшли, ничек тәэсир итә, иммунитет ничек барлыкка килә – бу турыда да кешеләр хәбәрдар түгел.

— Телевизордан "вакцина кадатыгыз" дип өндәү генә җитми, бу буш сүзләр буларак кына кабул ителә, чынлыкта халыкны ышандыру өчен белгечләр фәнни нигез кулланып аңлату эшләре алып барырга һәм чит илләрдә кешеләрнең ничек бик теләп, аңлап вакцина ясатканын күрсәтергә кирәк, бу эш ачык булырга тиеш, ди табибә.

БУ ТЕМАГА: Татарстанда ялган вакцина сертификатлары 2-6 мең сумга сатыла

— Бала чирләсә, бөтен гаилә дә чирли. Ата-анасы да, әби-бабасы да авырый. Шундый очраклар да булды – бала бездә дәваланганда аның ата-анасы күрше хастаханәдә үлеп ятты. Гомумән алганда, бу бик авыр процесс. Без пандемия бер елдан бетәр дип уйлый идек. Тик ул бетми, өченче дулкыны күтәрелә, - диде табибә.

KazanSummit 2021 халыкара икътисад саммиты кысаларында узган "COVID-19 шартларында медицина" дигән сессиядә Эльмира Сәмитова "Балалар арасында иң күбе 7-14 яшьтәгеләр авырый. Русиядә "яңа төр коронавирус инфекциясе" дигән диагноз куелган беренче авыру 1 мартта теркәлде, ә коронавирус йоктырган беренче бала – 9 мартта. Ул Италиядән кайткан иде һәм аңа коронавирус диагнозы куелды", дип сөйләде.

Балалар озаграк чирли башлаган, алар ун көннән дә артык авырый

Өченче дулкын вакытында авыруларның да үзенчәлекләре булуы турында сөйләде белгеч. Балалар озаграк чирли башлаган, алар ун көннән дә артык авырый. "Андый балалар 60 процент. Һәм, беренче-икенче дулкын белән чагыштырганда, олырак яшьтәге балалар чирли. Безнең пациентлар авыруны йә гаиләсендә йоктырган, яисә кайда йоктырганы билгесез", ди ул.

Ковид нәтиҗәсендә үпкә ялкынсыну очраклары да арта бара. Икенче дулкын вакытында андыйлар 70 процент булса, өченче дулкында чирләүче балалар пневмония белән күбрәк авырый.

Русиядә яңа төр коронавирус йоктырган кешеләрнең рәсми саннары арасында балалар өлеше 6-7 процент тәшкил итә, шуларның 1 проценты бу чирне авыр һәм чиктән тыш авыр рәвештә уздырган ди табибә.

БУ ТЕМАГА: Вакцина ясату: чират, локдауннан курку һәм хакимияткә ышанмау 

Пандемия башыннан Мәскәүдә 134 мең бала коронавирус белән чирләгән, шуларның яртысы – авыру билгеләре сизелмичә, дүрт проценты хастаханәгә салынган. Балаларда коронавирус үпкәләргә генә түгел, эчәк органнарына, үзәк нерв системына да зыян сала.

Бүгенге көндә Башляева исемендәге балалар хастаханәсе башкалада бердәнбер балалар ковид-үзәге булып тора, коронавирус белән авыручы балаларның барысы да монда китерелә. Ел ярым эчендә яңа төр коронавирус белән чирләүче 3 371 бала дәваланды, шулардан 155 бала авыр һәм бик нык авыр хәлдә китерде. Безнең тәҗрибә күрсәткәнчә, балаларда коронавирус чире үпкәләргә генә түгел, эчәк органнарына, үзәк нерв системына да зыян сала, - дигән мәгълүмат китерде табибә.

Балаларда коронавирус чире үпкәләргә генә түгел, эчәк органнарына, үзәк нерв системына да зыян сала

Аның әйтүенчә, хастаханә каты чирләп, дәваланып чыккан һәр бала белән элемтәдә тора, аларның организмы ковидтан соңгы чорны ничек кичергәнен күзәтеп бара.

"COVID-19 шартларында медицина" сессиясе Русия мөселманнары Диния назәрәте тарафыннан оештырылды. Мөфти урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов сүзләренчә, узган елның җәендә Русия мөфтиләр шурасы каршында Сәламәтлек саклау мәсьәләләре комитеты булдырылган. Комитетның ярты ел эшчәнлеге дәвамында гына да аларга йөзләрчә кеше мөрәҗәгать иткән һәм киңәш, диагностика рәвешендә ярдәм алган. Шулай ук Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә медицина фәнни-гамәли конференциясе уздырылган. Ә комитет әгъзалары – Мәскәүдә яшәүче татар табиблары исә Бәхрейн, Сүрия һәм башка дәүләтләрдәге табиблар белән тәҗрибә алмашкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!