Казанда вакцинаның беренче өлешен кадатуның бер кыенлыгы да юк. Һәр метро тукталышында диярлек ашыгыч ярдәм машиналары тора, "Мега", "Парк Хаус"та да мондый пунктлар оештырылган һәр поликлиника да теләгән кешегә ишекләр ачык. Ясат кына. Дөрес, әллә ни сайлау мөмкинлеге юк, бөтен җирдә дә "Спутник V" вакцинасын тәкъдим итәләр. "Эпивак"ны сораучылар бар, әмма ул юк. Азатлык хәбәрчесе Мега сәүдә үзәге, Казанның 21нче хастаханәсе, Тукай метро тукталышындагы вакцина ясау урыннарында булып, кешеләр, медицина хезмәткәрләре белән сөйләшеп кайтты, эшнең ничек оештырылуын күзәтте. Бер уңайдан чит илдә җитештерелгән вакциналарны кертмәгән Русия хакимияте генә тәкъдим иткән кайсы вакцинаны кадату хәерлесе булганын да тикшерде.
— Коронавирусның өченче дулкынында исән калмасмын дип куркам. Авыручылар күп, чирләүчеләр дә бик зәһәр дип әйтә, шуңа вакцина белән саклану хәерлерәк дип саныйм, — дип сөйләде "Мега"да оештырылган вакцина пунктына чиратта торган ир. Ул үзен Александр дип таныштырды. — Без озак суздык, эшләтәсе килмәде, әмма бүтән чара юк. Вакцина турында укыдым. Без бит "Спутник V"дан башкасын ясата алмыйбыз. Чит ил вакцинасы кертелми икән, бездәгесе белән чикләнәм. Хатыным да иртәгә ясатачак. Эшләтмәүчеләр дә бар, — ди ул.
Русиядә өч вакцина сертификатка ия: "Спутник V", "Эпивак", "Ковивак". Әмма Казанда бөтен урында да "Спутник V"дан башкасы юк. "Эпивак" күптән беткән, аны икенче тапкыр ясаучылар өчен генә калдырганнар булып чыкты. Аны күбрәк сорыйлар, әмма ул өлгер булучыларга гына эләккән. Башлыча аны мөселманнар сайлый, моңа Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның рекламы да сәбәпче булды.
"Мега"да көн дәвамында 150-160 кеше вакцина ясата. Бу эштә ике кеше хезмәт күрсәтә. Төшке вакыттан соң монда берьюлы 26 кеше җыелды. Дистанция саклау турында кисәтүләр булса да, бу онытыла, чиратта да өелешеп киткән вакытлар була, әмма башлыча күбесе битлектән. Чират авыррак бара кебек тоела, әмма кешеләр әйтүенчә, хастаханәләрдәге хәлләргә караганда монда эш тизрәк бара.
"Менә өстәлдә анкеталар ята, шуны тутырыгыз! СНИЛС булса, уздырмыйбыз, таләпләрне игътибарлырак укыгыз", дип бүлмәдән һәр 10 минут саен чыккан шәфкать туташы кычкырып игълан итә. Әмма бер минут та үтми кемдер: "Мин сорап кына чыгам" дигән сылтау белән эчкә кереп китә. Чират тагын бозыла, тагын: "Кем азаккы?" дигән сорау яңгырый, кемдер: "Мин сезнең арттан бит?" дип шикләнеп булса да чираттагы урынын төгәлли. Әмма кешеләр тыныч. Тагын кемдер: "Сез хастанәләрне күрсәгез, качар идегез", дип "Мега"дагы эшнең уңай оештырылуына ишарәли.
—Мин ярты ел элек бик каты чирләдем, антитәнчекләрем дә бар, әмма барыбер вакцина ясатам. Җәй буена локдаунда утырасым килми. Мәскәүдәге яки Уфадагы кебек вакцинасыз кешеләрне кинога, кафе, музейга кертмәү хәленә каласым килми, — диде вакцина ясату адымын аңлатып Владимир Абдерахманов. — Берсе дә мәҗбүр итмәде, мин үз-үземә эшлим, үз-үземә хуҗа. Бу – минем карар. Укыдым, өйрәндем, иң ышанычлысы "Спутник V" дигән нәтиҗәгә килдем. Дустым капма-каршы фикердә, килгәнче аның белән дә киңәшләштем. Вакцина ясатучылар күп булган саен чирләүчеләр кимер иде. Иртәме-соңмы барысы да вакцина ясатачак. Үзләре киләме моңа, мәҗбүр итәләрме – мөһим түгел. Апам Беларустагы хастаханәдә, "кызыл зона"да эшли, ул да "Спутник V"ны киңәш итте".
Беләген тотып чыккан Алинә дә мәҗбүр итмәделәр, үзем килдем дигәнгә басым ясый, кибеттә эшләнгәнгә күрә чирне йоктыру куркынычы артты дип аңлата ул. "Моңа кадәр дә куркыныч иде, ни өчен ясатмадагыз?" дигән сорауга җавап бирә алмый Алинә. "Күпләр ясата, мин дә ясатырга булдым", ди.
Кешеләр килә тора, анкета тутыра, чиратта урын аера. Алар арасында бердәнбер яулыклы Эльвира бар. Ул өлкән яшьтәге кайнанасы белән яшәвен, аны гел саклау катлаулы, изоляциядә яшәү дә авыр дип аңлата вакцина ясатам дигән карарын. Ул хакимият башта коронавирус саннарын яшерде, хәзер куркытып вакцинаны мәҗбүри кадата, ди.
— Чынында бик озак карыштым, суздым, теләмәдем, әмма хәзер күрәм — башкача мөмкин түгел. Күпме качып яшәп була? — ди ул. Ул белеме белән иммунолог булуын әйтә, хәзергә эшләми. Туганнарым, дусларым ясатты, аларны күзәттем, әйбәт кенә кичерделәр. Озак шикләндем. Ышанмадым. Әмма күзәтүләргә, укыганнарыма караганда, "Спутник V" антитәнчекләрне күбрәк барлыкка китерә. Дөрес, вакцинаның тискәре яклары да бар, үземә килгәндә, миңа бала табасы түгел. Киләчәктә аның нәтиҗәләре нинди булыр — белмим. Һәр вакцина сынау узарга тиеш. Израиль беренче булып вакцина ясата башлады, аларда үлем саннары күбрәк. Әмма коронавирус вазгыяте үзгәрә ала. Вакцина белән кимендә чирләү ул кадәр авыр булмас.
Шәфкать туташы "уколдан соң ятып торырга кирәк, температура була ала, мунча, душ кермәсәгез, хәерлерәк. Керәсез икән, ул җиргә су тидермәгез, ышкымагыз. Спорт белән шөгыльләнергә ярамый", дип һәрберсен озата бара, шул ук вакытта анкета тутырырга да, чиратны да тәртипкә китерергә өлгерә.
Чиратта торучы ир кешеләрнең күп булуына тынгысызлана. "Ялга китәсем килә!" ди ул.
— Шуңа вакцина ясатырга килдегезме?
— Әлбәттә! Ә кая барасың? Эштә вакцина булмаса, ялга берсе дә китми дип игълан ителде. Ә мин арыдым, ялга китәсем килә. Авырганыма да, антитәнчекләрем булганына да, нинди вакцина кадауларына төкерим. Кадатам да котылам, дип уфтана ул.
Ир ФСИН системында эшләвен әйтә, мәҗбүр итәләр, ди. Әлегә эштән куу, хезмәт хаксыз яки премиясез калдыру белән куркытмыйлар дип аңлата ул. "Әмма вакцина ясаттым дигән кәгазь булмаса, ялга китеп булмый. Җитәкчелек фәрманы. Эштәгеләрдән көн саен берничә кеше вакцина ясата", диде ул.
"Мега"дагы пункт көн саен иртәнге 10.00 кичке 20.00гә кадәр эшли. Монда вакцинаның беренче өлеше генә ясала, икенчесен кадатыр өчен хастаханәгә барырга кирәк.
Казанның 21нче хастаханәсен хәбәрче үз хастаханәсе булганга сайлады. Урамда эссе сәбәпле, бина эче тынчу һәм бөркү. Чиратта башлыча өлкән яшьтәге әби-апалар, шулай да урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бар. Хәбәрче биредә берьюлы 36 вакцина ясатырга теләүчене санады. Әмма кешеләр килә, китә торды. Хастаханәнең өченче катында бер якта анкета тараталар, теләүчеләргә кан басымын да тикшерәләр. Ә теләүчеләр күп, өлкәннәр аеруча. Анкета тутырыла, башка урында аны кабул итәләр, аннары кеше терапевтка керергә тиеш. Аннары гына вакцина ясатырга дип башка кабинетка керә. Барысы да тиз, оешкан булырга тиеш, ләкин монда да "тере" чират һәм кешеләр ахыр чиктә буталып бетә. Эсселеккә өлкәннәр генә түгел, урта яшьтәге бер ир дә чыдый алмый һәм җитәкчелекне таптыра башлый. Аның янына ике шәфкать туташы йөгереп килә. Иң югары җитәкчелек шушы.
— Ник эшне дөрес итеп оештырып булмый ул? — дип аптырый ир. Шуны гына көткәндәй аңа "Тәртипсезлек! Күпме көтәргә була?" дип кушылалар. — Бер сәгать торам, 10 минутлыкны эшне ник бу кадәр озакка сузарга кирәк? Кеше күп икәнен күреп торасыз, ник өстәмә хезмәткәрләр билгеләнми?
Шәфкать туташлары гаепле кыяфәттә гафу үтенеп, эшне җитезрәк оештырырга вәгъдә итә. "Оешмаганлык, улымны ясатырга күндердем, әмма ул бу чиратны күргәч, көтмичә борылып китәчәк, эш кешеләре бит алар, ярар без пенсионер инде", ди Нәсимә исемле әби.
Ир тузынса да, аннары тынычлана: "Алар гаепле дә түгел бит. Алар кечкенә акчага эшли, кешеләре дә юк. Кем мондый тиеннәргә эшләсен? Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вакцина, акча бүлгән икән, хастаханәләргә, эшне дә оештырсын иде ул. Алайса күрсәтмә биреп кенә утыралар. Укол кадарга да кешеләр кирәк бит", ди ул. Ни өчен вакцина ясатканын ул иртәрәк ясап калу хәерлерәк, дип аңлата. "Киләсе атнада инде койрыкларны каты итеп боргач, бөтен җирдә коточкыч чиратлар булачак, шуңа иртәрәк эшне бетерү хәерлерәк. Барыбер ахыр чиктә барысын да мәҗбүр итәчәкләр, ди ул.
Чиратта утырган Тарих институтының галиме (аның исемен үз үтенече белән язмыйбыз – ред). икенчегә килүен әйтә:
— Бүген тәкъдим итәләр, ә иртәгә барыбер мәҗбүр итәчәкләр, — ди ул.— Без вакцина ясатуны эштә оештыруларын сорасак та, тәки килеп чыкмады ул. Хастаханәгә килү дә шикләндерә бит, авыру эләктерергә мөмкинсең. Үзем "Эпивак" ясаттым, мөфти дә шуны ясатты. Аның үрнәгендә мин дә, аларның тикшерүенә ышанам. Вакцина ясату кирәк, әмма мәҗбүриләү генә матур түгел. Мәскәүдә вакцинасыз җәмәгать урыннарына кертмәү сүзләре, йомшак итеп әйткәндә, бик бик сәер яңгырый, ди галим.
Чиратта торучы ике яшь кыз фәнгә ышануларын һәм вакцина ясау кирәклеген әйтте. Берсе Австриядән кайттым дип аңлатты һәм "Phizer" белән "Спутник V" арасында зур аерма күрмим, диде.
"Мега" кебек сәүдә үзәкләре, хастаханәләрдә вакцина ясатканнан соң утырып торырга, ял итәргә мөмкинлек булса, метро станцияләре тукталышларында бу юк. Аның каравы, урамдагы вакцинацияләү урыннарында су буе чират юк. "Көн дәвамында 50 кешегә вакцина ясыйбыз. "Спутник V"дан башкасы юк", диде анкеталар тутырырга ярдәм итүче шәфкать туташы.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!