Әфганстанда радикал талиблар хәрәкәте (Русиядә террорчы оешма дип танылган) берничә көн эчендә унынчы төбәк башкаласы - Газни шәһәрен үз контроленә алды.
Әфганстаннан килгән хәбәрләргә караганда, алар шәһәрнең яртысыннан күбрәк өлешен алган. Газни стратегик әһәмияткә ия. Аның аша Әфганстан башкаласын сугышчыларның төньяктагы төп урыннары белән бәйләүче Кабул-Кандаһар зур машина юлы уза.
Газнины контрольгә алганнан соң талибларның Кабулны да алырга тырышу ихтималы зур.
12 августта берничә әфган шәһәрендә, шул исәптән Кандаһарда талиблар һәм хакимият көчләре арасында яңа бәрелешләр булды. 1 майда Америка һәм башка илләр хәрбиләре Әфганстаннан чыгарыла башлаганнан соң исламчы-сугышчылар хәрәкәте көчәйде. Хәзерге вакытта талиблар контроленә 34 төбәк башкаласының өчтән бер өлеше диярлеге күчкән.
Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматына караганда, соңгы айда булган сугышларда бер меңнән артык гади кешеләр үтерелгән. Узган атна эчендә генә ил төньягында меңнәрчә кеше үз йортларын ташлап киткән. Халык башлыча Кабулга таба кача.
Әфганстан президенты Әшраф Гани 11 августта гаскәр башлыгын алыштырды. Ул махсус гаскәрләр, җирле хакимияткә лояль булган кыр командирлары һәм Америка хәрби һава көчләре ярдәмендә контрһөҗүм оештырырга тырыша.
12 август Катарда әфган хакимиятләре һәм талиблар арасындагы сөйләшүләрнең өченче һәм соңгы көне тәмамлана. Әфганстандагы низагны җайга салу максатыннан киңәшләшүләрдә АКШ, Кытай, Русия һәм Пакстан дипломатлары катнаша.
***
5 август Казанда Әфганстаннан Русиягә укырга килгән ике татар егете белән очрашу узды. Таҗетдин Сакиб (24) һәм Корбанназар Назәри (28) "Татарлар Талибанны хуплыймы?" дигән сорауга "Юк, бөтенләй хупламый" дип җавап бирде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!