Әфганстан хакимияте Кандаһарның да бирелүен таныды

Кандаһар талибларга бирелгәнче

Хәзер талиблар кулында Әфганстанның 11 төбәге.

Әфганстан хакимиятләре илдә кеше саны буенча икенче урында торучы Кандаһар шәһәренең талиблар кулына күчүен таныды. 600 мең кеше яшәүче шәһәр - республика көньягында мөһим стратегик урын, элек анда "Талибан" хәрәкәте (Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) ныгытмасы урнашкан иде.

12 августта радикал ислам төркеме Герат шәһәрен алуы турында игълан итте, шулай ук Газни шәһәре басып алынды, җомга Лашкаргаһ стратегик мөһим шәһәрнең бирелүе мәгълүма булды.

АКШ илчелеген эвакуцияләү өчен Кабулга Америка гаскәрләре керә.

2021 елның августына кадәр талиблар Әфганстанның кеше әз яши торган районнарын гына контрольдә тотты. Бер атна элек алар 34 төбәк башкаласының берсе, 160 мең кешелек Заранҗ шәһәрен алды.

1 майда Америка һәм башка илләр хәрбиләре Әфганстаннан чыгарыла башлаганнан соң исламчы-сугышчылар хәрәкәте көчәйде. Хәзерге вакытта талиблар контроленә 34 төбәк башкаласының өчтән бер өлеше диярлеге күчкән. Пентагон Кабул 90 көн эчендә бирелергә мөмкин дип фаразлый.

11 августта ил президенты Мөхәммәт Әшраф Гани төньяктагы Мазари-Шәриф шәһәренә талибларга каршы торырга килде. Шунда ук вице-президентларның берсе, маршал Абдул-Рәшит Дустум да килде. 1990 еллар башында һәм урталарында ул талибларга каршы торып әлеге шәһәрне контрольдә тоткан иде. Ул вакытта бу төбәкне Дустумистан дип атадылар, аның үз даими гаскәре һәм валютасы бар иде.

***

5 август Казанда Әфганстаннан Русиягә укырга килгән ике татар егете белән очрашу узды. Таҗетдин Сакиб (24) һәм Корбанназар Назәри (28) "Татарлар Талибанны хуплыймы?" дигән сорауга "Юк, бөтенләй хупламый" дип җавап бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!