Башкорт милли активисты Рәмилә Сәетованы Уфаның Киров районы мәхкәмәсеннән ашыгыч ярдәм блән хастаханәгә алып киткәннәр. 18 августта аның җинаять эше нигезендә чираттагы утырыш булырга тиеш иде.
Былтыр ноябрьдән бирле сак астында утыручы Сәетова тикшерү изоляторында 28 көн ачлык тота. Аны экстремистик эшчәнлеккә чакыруда (Җинаять кодексының 280.2 маддәсе) гаеплиләр.
Утырыш алдыннан ул адвокатларына үзенең начар хис итүе турында хәбәр иткән һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакыруны сораган. Табиблар киләнче активист журналистлар сорауларына җавап биргән. "Коммерсантъ" язуынча, тикшерү изоляторында утырып ул ачлык тотуны дөрес итеп тәмамлый алмыйм, өй сагына күчерсәләр тиз арада ачлыктан чыга алыр идем дигән. Рәмилә Сәетова дүрт кешелек камерада берүзе утыра. Активист сүзләренчә, аны "күселәр йөргән" карцерга утыртканнар, әмма ачлык тота башлагач, камерага кайтарганнар.
БУ ТЕМАГА: Башкорт активисты Рәмилә Сәетова Татарстан президенты булып сайланырга теләвен белдердеАшыгыч ярдәм фельдшеры Сәетованың хроник гастриты кузгалган булырга мөмкин дип аны хастаханәгә алып китәргә карар кылган.
Мәхкәмәнең киләсе утырышы Рәмилә Сәетованың хәленә, анализлары нәтиҗәсенә карап билгеләнәчәк диелә.
Рәмилә Сәетова 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. Аның Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!