"Голос" хәрәкәте теркәлмәгән "ят агентлар" исемлегенә кертелгән

Григорий Мельконьянц

"Ят агент" - теркәлмәгән оешмалар реестры булдырылган. "Голос" шунда кертелде.

Русия юстиция министрлыгы сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәтен "ят агент"- теркәлмәгән оешмалар исемлегенә керткән. Бу яңа исемлек. "Голос" анда кертелгән беренче шундый оешма.

"Интерфакс" искәртүенчә, былтыр февральдә юстиция министрлыгының тагын бер реестр булдырырга җыенуы турында хәбәр ителгән иде. Аңа теркәлмәгән һәм юридик заты булмаган һәм чит илдән финансланучы һәм Русиядә сәяси эчшәнлек алып баручы оешмалар кертеләчәк диелде. Моңа кадәр министрлык "ят агент"ларның ике реестрын алып барды - сәүдәгә корлымаган оешмалар һәм матбугат чаралары.

2013 елда хакимиятләр "Голос" берлеген сәүдәгә корылмаган "ят агент" оешма дип таныган иде. Берлек моннан соң юридик зат булдырмый хәрәкәт рәвешендә эшен дәвам итте.

"Голос" рәистәше Григорий Мельконьянц хәрәкәт сайлаучылар хокукларын яклауны дәвам итәчәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, "Голос"ны юстиция министрлыгы реестрына кертү - "сайлауларны бәйсез күзәтүчеләрнең эре берләшмәсенә һөҗүм".

17-19 сентябрьдә Русиядә төрле дәрәҗәдә сайлаулар узачак. Ул өч көн барачак. Аерым алганда, бу көннәрдә Русия думасына депутатлар, 12 төбәк башлыгы сайлаулары узачак.

  • Русиянең "ят агентлар" турында кануннарын хокук яклаучылар, халыкара оешмалар даими тәнкыйтьләп килә. Әлеге кануннар сивил җәмгыять үсешенә куркыныч тудыра ди алар.
  • Быел июльдә Европаның хокук аша демократия комиссиясе (Венециан комиссиясе) Русиягә "ят агентлар" турындагы кануннардан баш тартырга киңәш итте. Русиягә кимендә әлеге кануннарны куллануны киметергә, ә програм-минимум буларак терминның исемен үзгәртергә тәкъдим ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!