Мамадышта янә күпләп бал кортлары үлемен тикшерәләр

Умартачылар бал кортларының агулануында рапс басуларын эшкәрткән җирле агрохолдингтан шикләнә.

Мамадыш районының Шәдче авылында күпләп бал кортлары үлүнең сәбәпләрен ачыклыйлар. Бал кортлары август уртасында үлә башлаган. Бу хакта "БИЗНЕС Online" хәбәр итә.

Умартачылар бал кортларының агулануында рапс басуларын эшкәрткән җирле агрохолдингтан шикләнә, дип хәбәр ителә. Зыян күрүчеләрнең берсе — Мидхәт Садыйков бал кортлары июнь уртасында да үлүен сөйләгән. Әмма ул вакытта эшче кортлар гына зыян күргән булса, августта бөтен умарта зыян күргән. Садыйков 2019 елда булган хәлләрне искә ала. Ул елны умартачы 117 умартасын югалткан. "Әле генә һушыбызга килә башлаган кебек идек, тагын агулый башладылар", ди Садыйков.

"Бал кортларын агулауларын дәлилли дә алмыйбыз бит, Казандагы лабораториянең мондый төр тикшеренүләрне уздырырга аккредитациясе юк, диләр. Абыем җирле агрохолдингка барган иде, ләкин аны өч хәрефкә җибәрделәр, шуның белән бетте", дип сөйләгән умартачының улы Илдар Садыйков.

Килеп чыккан хәлне Татарстан умартачыларының төбәк иҗтимагый оешмасында да күзәтеп баралар. "Июньдә Мамадыш умартачылары бал кортларының үлүен сөйләп тормады — күп үлмәделәр, диделәр. Юкка дәшмәгәннәр икән. Тиешле оешмаларга мөрәҗәгать иткән булсалар, икенче мәртәбә агулану булмас иде. Август аенда бал кортларының күпләп үлүе Мамадыш районында гына булды", ди бу уңайдан оешма рәисе Шәүкәт Хәйруллин. Зәй районы умартачылары тырышлыгы белән 2019 елда бал кортларының күпләп үлүе факты буенча җинаять эше ачылган иде. Шәүкәт Хәйруллин әйтүенчә, Зәй умартачылары әле дә гаделлек табарга тырыша.

БУ ТЕМАГА: "Башкорт балы бар, татар балы да кирәк"

"Татарстан аквакультура һәм умартачылык идарәсе" җитәкчесе Марат Миңнебаев Мамадышка комиссия чыгуы турында белдергән. Комиссиядәгеләр үлгән бал кортларын, бал һәм бал икмәген туплап, пакетларга тутырып, умартачыларга биргән. "Бу пакетларны кайсы лабораторияләргә тапшырачакларын алар үзләре сайларга тиеш, вакытлары чикле. Умарта кортларының үлемендә кем гаепле булуын бары тик лаборатория нәтиҗәләреннән соң гына әйтеп булачак. Умартачылар шикләнгән агрохолдинг басуларны агулау булачагы турында WhatsApp төркемендә алдан хәбәр иткән булган. Лаборатория нәтиҗәләре әзер булгач, ике тараф та мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала", ди Миңнебаев.

Татарстанда бал кортларының агулануы 2019 елдан бирле дәвам итә. "Татарстан республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе" мәгълүматларына күрә, 2019 елның җәендә Татарстанда 5 мең бал корты гаиләсе үлгән. Умарталарның агулануы узган ел да кабатланды.

Басма журналистлары җирле агрохолдинг вәкилләреннән аңлатма ала алмаган.

Быел июнь башында Бшкортостанда да күпләп бал кортлары үлде. Алар урманнарны ефәк кортларына каршы агулау аркасында зыян күрде. Июль аенда кабат агулану очраклары күзәтелде. "Фаразлануынча, республика районнарында бал кортлары күпләп үлүенә басуларны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулау сәбәпче", дип белдерде белгечләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!