Соңгы елларда актив эшчәнлек алып барган һәм сәясәткә хәтта яшьләрне җәлеп итә алган Навальный штабларын Русия хакимияте "экстремист" һәм "ят агент" дип атады. Аларга теләсә нинди теләктәшлек күрсәткән сәясәтчеләргә төрле киртәләр тудырыла, алар сайлауга уза алмый.
"Медуза", "Дождь", Азатлык кебек бәйсез медиа чаралары "ят агент" дип тамгаланды, бу аларның эшен нык катлауландыра.
Дмитрий Гудков, Андрей Пивоваров кебек сәясәтчеләргә каршы җинаять эшләре ачылды, күбесе Русиядән китәргә мәҗбүр ителде.
Бу хәлләр күпләрдә сайлауга ышанычны киметә, аның легитим булуына шикләр тудыра.
Сайлауны нәрсә ышанычлы итә? Азатлык аның төп билгеләрен барлады.
Әйтелгәнчә, быелгы сайлауда катнашырга теләгән бәйсез оппозициягә күпсанлы киртәләр куелды, оешмалары тыелды, вәкилләре нигездә сайлауга уздырылмады.
Русиядә андый мөмкинлекләр нигездә курчак федераль партияләргә, бигрәк тә хакимияттәге партиягә генә бирелә.
Элекке елларда Русия сайлауларына күзәтүчеләрне күпләп әзерләгән "Голос" оешмасы да быел "ят агент" дип тамгаланды. Быелгы сайлауда Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) күзәтүчеләре дә булмаячак, оешма Русия хакимияте керткән квоталар җитәрлек түгел дип саный.
2020 елдан Русия хакимияте өч көнлек тавыш бирү тәртибен кертте. Белгечләр бу практика тавыш бирүдә һәм аны санауда хәрәмләшүләргә юл ача дип саный, төнлә, мәсәлән, "кирәкле" тавышлар өстәлә ала. Видеокүзәтү дә быел бөтен кулланучыларга ачык түгел, аларны фирка вәкилләре генә карый алачак.
Дума сайлаулары Русиядә авторитаризм шартларында уза. Ә демократик таләпләр үтәлмәгән очракта сайлау гомумән кануни була алмый.