18-19 сентябрь Татарстан милли китапханәсендә IT (мәгълүмати технологияләр) өлкәсендә татар телен үстерүгә юнәлгән продуктлар булдыру максатыннан һакатон чарасы узды. Моңарчы мондый чараның инде узганы булса да, зур форматта ул беренче тапкыр оештырылды.
Чарада 30лап такым катнашты, һәр такымда 2-3 катнашучы. Бу – мәктәп укучылары һәм студентлар, аларның бер өлеше IT өлкәсендә эшли белсә, калганнары – тел, эчтәлек, дизайн ягыннан өлеш кертүчеләр.
Чара 3 трек-юнәлештә (татар интеллектуаль ярдәмче осталыклары, татар телен укытуда заманча технологияләр һәм татар теле өчен интеллектуаль програмнар) башкарыла дип әйтелсә дә, асылда, катнашучылар үзләре теләгән проектны булдыра алды, иҗат ягыннан алар чикләнмәде.
Һакатон барышында катнашучыларга гамәли файда китерә торган IT-продукт булдырырга тәкъдим иттеләр. Ярдәм йөзеннән аларга әзер инструментлар да бирелде, алар арасында татарча-урысча һәм урысча-татарча текстлар тәрҗемә итүче Tatsoft, татар сөйләмен тану коралы һәм башкалар. Булдырган продуктларны катнашучылар алга таба да үстерә алачак, моның өчен Татарстан фәннәр академиясе ярдәм күрсәтергә әзер ди оештыручылар. Оештыручылар дигәннән, чараны Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты һәм "Сәләт" оешмасы әзерләгән, финанс яктан Татарстан хөкүмәте ярдәм итте диелде.
Җиңүчеләргә яхшы финанс бүләк тә каралган, студентлар арасында беренче урын өчен 150 мең, икенче урын өчен 100 мең, өченче урын өчен 50 мең сумлык сертификат бирелде. Студентлар такымнарында Иннополис һәм КФУның ИТИС институты вәкилләре күп булды.
Мәктәп укучыларына беренче урынга 50 мең, икенче урын өчен 30 мең, өченче урын өчен 20 мең сумлык сертификат бирелде. Бу категориядә КФУның IT-лицее, Әлмәтнең беренче лицее, Иннополис лицее, Бөгелмә машина төзелеше техникумы укучылары уңышка иреште.
"Һакатон форматы татарча сөйләшмәгән кешеләргә дә татар телен үстерүгә хезмәт итәргә мөмкинлек бирә"
Чараны оештыручыларның берсе Ләйсән Сабитова сүзләренчә, барлык проектлар татар телен популярлаштыруга юнәлгән. Аларның киләчәге һакатонда катнашучылардан тора, аларның инициативасы алга таба да булуы кирәк ди ул.
— Бу һакатонны сыйфатлы итеп оештырыр өчен бар көчебезне куйдык. Моның өчен күпләргә кызык булган, заманча Милли китапханә бинасы сайланды. Чарада барлыгы йөзгә якын кеше катнашты. Катнашучылардан югары бәяләмә алдык, шунысы шатландыра.
Бу проектлар татар телен саклауга гына түгел, үстерүгә дә юнәлгән
Бар тәкъдим ителгән проектларның максаты – татар телен мөмкин кадәр популярлаштыру, аңа карата кызыксынуны арттыру, бу проектлар татар телен саклауга гына түгел, үстерүгә дә юнәлгән. Һакатонда проектлар әлегә башлангыч формада тәкъдим ителгән, алга таба алар җиренә җиткереп эшләнер, сыйфатлы һәм ачык форматта чыгар дип өметләнәбез. Проектларның файдасы, гамәли кулланылышы шуннан күренер дә. Бу уйланылган продуктларның киләчәге, беренче чиратта, катнашучылардан тора. Без исә, үз ягыбыздан, Татарстан фәннәр академиясе ягыннан аларга алга таба да ярдәм күрсәтергә әзер.
Гомумән, һакатон чарасы форматы татарча сөйләшмәгән кешеләргә дә татар телен үстерүгә хезмәт итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, катнашучылар арасында Мәскәүдән килүчеләр дә бар иде, аларның бу мәсьәләгә карашлары бөтенләй башка төрле, читтән караш кызыклы булды. Тагын бер кызыклы күренеш: укучыларның кайбер проектлары студентларныкына караганда да көчлерәк булып чыкты, - дип сөйләде Сабитова Азатлыкка.
БУ ТЕМАГА: "Әсбапны 100 кеше булса да кулланды икән, димәк, аның файдасы бар""Татар теле һәм IT өлкәләрен берләштергән чараларны күбрәк оештырырга кирәк"
Казан университетының ИТИС институтында, 4нче курста белем алучы студентлар Райнур Хәсәнов белән Урал Озбаян "CODERLAR" дип аталган төркем оештырды. Алар чарада TatTube дигән проектны тәкъдим итеп, икенче урынга лаек дип табылды. Бу проект интернет кулланучыларына татар видеоларын җиңел табарга һәм карарга ярдәм итәчәк, ди алар.
— TatTube – татар телле аудитория өчен видеолар җыелган YouTube платформасы. Бу проектыбыз белән без ике проблемны чишәргә тәкъдим итәбез. Беренчедән, YouTube-та миллионча видео тупланган, һәм татарга кызык булган видеолар анда югала, үз аудиториясенә барып җитми. Икенчедән, YouTube татар телендә булган видеоларны түләүле тарату һәм алар белән акча эшләү мөмкинлеген бирми. Безнең платформадагы видеолар нәкъ татар телле аудиториягә тәкъдим ителгән булачак. Алга таба рекламны да кертеп, видео кертүчеләр татар телендә дә акча эшли алачак дигән идея-теләк тә бар.
Хәзер без татар сөйләмен тану модуле белән эшлибез
Хәзер бу проектны үстерергә, ныгытырга телибез. Якын айда аның релизы булыр дип планлаштырабыз. Хәзер без татар сөйләмен тану модуле белән эшлибез, видео тематикасын танып, киңәш системын булдыру турында уйлыйбыз, проектыбызны Русиянең башка милли телләре өчен дә яраклаштырырга телибез.
Бу проект идеясе бездә инде күптәннән булган иде. Һакатон аны тормышка ашырырга ярдәм итте. Ике көн эчендә проектның 70 процентын эшли алдык. Гомумән, мондый форматлар татар теле үсешенә уңай йогынты ясый дип уйлыйм. Татар телен һәм IT өлкәләрен берләштергән чараларны күбрәк оештырырга кирәк, мондый чаралар күбрәк булсын! Андый чараларда мәгълүмати технологияләрне эшкә җигеп, татар телен үстерүгә яңа, стандарт булмаган юлларны табып була, - дип сөйләде Райнур Хәсәнов.
БУ ТЕМАГА: "Татарстанда телне дигитальләштерү инфраструктурасы Русиядәге башка төбәкләрдәгедән бер башка югарырак""Туган телләрне үстерү өчен яшьләр күп вакыт үткәргән мәйданчыкларга игътибар итәргә кирәк"
Һакатонда җиңү яулаган такым ике дагыстанлы һәм бер Мисыр гарәбеннән тора. Алар барысы да Иннополис университетында белем ала. Чарада алар татар телен өйрәнү кушымтасы проектын тәкъдим иттеләр, аның ярдәмендә телне өйрәнү нәтиҗәлерәк һәм кызыклырак булыр ди такым вәкиле Магомед Магомедов.
— Безнең проект – татар телен интерактив уен рәвешендәге диалоглар ярдәмендә өйрәтү мобиль кушымтасы. Диалоглар тексттан һәм аудио яңгырашыннан тора, алар чын тормышта булган төрле хәл-вакыйгаларны сурәтли. Кушымтада булган инструментлар кулланучыларга үз сценарийларын булдырырга һәм башкалар белән бүлешергә мөмкинлек бирә.
Шуны әйтим, Кавказ халкы вәкиле буларак, мин дә милли телләр проблемнарын яхшы аңлыйм, татарларның сыкравы миңа таныш. Аллаһ тәгалә ярдәме белән бу проект безнең телләргә файда китерер. Хәзер исә без безнең бизнес-һипотезаны тикшерү һәм продуктны базарга чыгару белән актив шөгыльләнәчәкбез.
Ул гадәттә бер айлап вакыт алган эшне ике көндә эшләп куярга мөмкинлек бирә
Үткән һакатонның төп отышлы ягы шунда: ул гадәттә бер айлап вакыт алган эшне ике көндә эшләп куярга мөмкинлек бирә. Шулай ук чара безгә бизнес вәкилләреннән һәм технология белгечләре белән элемтәгә керергә булышты. Инвесторлар белән сөйләшкәндә без проектның үсеш юлларын билгеләдек. Һакатонсыз болар булмас иде дип саныйм.
Мин үзем инженер, телләрне саклау белгече түгел. Шулай да, минем фикеремчә, туган телләрне саклау һәм үстерү өчен яшьләр күп вакыт үткәргән мәйданчыкларга игътибар итәргә кирәк дип саныйм. Менә шул мәйданчыкларда контент ясарга кирәк. Мәсәлән, яңа чыккан айфонга күзәтүләр, киберспорт чараларына туган телдә трансляция ясау, компьютерлар өчен татарча видеоуеннар һәм башкалар – менә мондый продуктлар белән туган телләргә ихтыяҗ артырып булачак дип саныйм, - дип сөйләде Магомедов Азатлыкка.
* * *
Быелгы Tatar.Бу һакатоны техник һәм физика-математика фәннәре докторы Рәис Бохараев истәлегенә багышланды. Ул – информатика һәм кибернетика өлкәсенә зур өлеш керткән галим, Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтына нигез салучыларның берсе.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!