15 октябрьдә Русиядә халык санын алу башлана. 2010 елгы соңгы җанисәптәге кебек үк, бусы алдыннан да татарларны төрле төркемнәргә бүлгәләү көчәя. Татарлардан мишәр, себер татары, "төньяк-көнбатыш башкортлар" һәм башкаларны аерып чыгармакчы булалар. Нугайларны да читкә тарталар. Татарны таркату эше бигрәк тә Башкортстанда, Себердә һәм Әстерхан өлкәсендә нык алып барыла. Җанисәп нәтиҗәләре билгеле булгач, бу төбәкләрдә татарлар саны ни дәрәҗәдә үзгәрер? Татарстан бүлгәләүгә каршы эшне җитәрлек итеп алып барамы? Азатлык бу турыда әлеге төбәкләрдәге татар иҗтимагый хәрәкәте вәкилләреннән сорашты.
Башкортстандагы Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире, төбәкне өйрәнүче Нурмөхәммәт Хөсәенов татарлар санын элеккечә алдап язу бу юлы да булачак ди.
— Гомумән алганда, татар саны шулай ук калыр. Әмма Башкортстанда административ ресурс шул хәтле көчле эшли, монда синең кем булып язылуыңны карап та тормаска мөмкиннәр. Әйтәләр бит – ничек тавыш бирүдән тормый, ничек санаудан тора. Өстән ничек кушылган, безне шулай санаячаклар. Нинди районда ничә процент башкорт булырга тиеш, ничә процент татар калдырырга кирәк – шулай язып куячаклар. Моңа кадәр дә шулай булды, шулай булачак та.
Авылда беркем дә башкорт дип язылмаган иде, әмма кәгазьдә авылда 50 процент диярлек – башкортлар
Минем туган авылымда 47 процент башкорт дип исәпләнә. Авылдашлар моны белми дә иде. Мин кайтып сөйләгәч, булмас, Нурмөхәммәт абый, диләр. Кеше көлә, әмма көлүдән башка чара юк. Авылда беркем дә башкорт дип язылмаган иде, әмма кәгазьдә авылда 50 процент диярлек – башкортлар.
Татарстаннан берникадәр ярдәм булды. "Уфа өязе татарлары" китабы чыккач, башкорт политтехнологларының һушын алды. Чөнки алар моны көтмәгән иде. Алар үз пропагандасында 5нче ревизия нәтиҗәләрен куллана: 1-4нче җанисәптә татар дип язылган авыллар 5нче ревизиядә "башкирец" дип язылган. Алар шушы 5нче җанисәпне алып, менә бит, сез – башкортлар дип сөйләп йөри. 1-4нче ревизияләрне күрмәмешкә салыштылар. Ә бу китап чыккач, кемнәргәдер бәлки инфаркт була язгандыр. Чөнки алдау ачылды – алдан барган дүрт җанисәптә бу авыллар татар булган, 5нче ревизиядә кинәт кенә башкортка әйләнгән. Ничек алай булырга мөмкин? Ул вакытта башкирец сословиесы дип язу булганга күрә, шулай булган. Һәм алар, безне шуның белән алдап, 47 том китап чыгардылар. Һәрберсе бишәр мең тираж белән. Безнең китап дүрт тапкыр юкарак, менә шуның белән Татарстан тарихчылары үз вакытларында шөгыльләнмәде. Ә безнең кулда бу китап – корал. Тиражы аз булды, аны кимендә 10 мең данә чыгарырга кирәк иде. Мин Марат Әхмәтовка (Татарстанның Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары - ред.) тагын чыгарырга кирәк дигән идем, ул тырышырбыз диде. Акчалары булмадымы микән, ул китап чыкмады. Бу китапның макеты әзер, аны җанисәпкә кадәр калган вакытта тиз генә чыгарып, халыкка таратырга була иде. Мин бөтен эшләремне ташлап, үзем ул китапны таратырга чыгып китәр идем, - ди Хөсәенов.
БУ ТЕМАГА: Татар конгрессы вәкиле Башкортстандагы җанисәп турында әйтмәгәннәрне башкаларга әйтергә туры килдеРусия мөселманнары Үзәк диния назәрәте рәисе Тәлгать Таҗетдин татарлар кимемәсен өчен шәхсән үзенең дә өлеш кертүен әйтте.
— Нишләп кимесен ул татар? Безнең бер өлеше генә йоклый. Мәсәлән, минем үземнең 5 балам, 18 оныгым бар. Оныкларның да балалары бар. Бер дә кимемибез. Җанисәптә бөтенебезгә дә катнашырга кирәк, әллә нинди трольләр безне үзләренчә санап куймасыннар өчен. Тел һәм мәдәният – безнең иң төп, иң зур кыйммәтләребез. Татар булып язылырга кирәк. Нигә ипигә мазут ягарга, ак май булганда? - диде мөфти.
Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы галиме Марат Шәрипов "Рамазан" төрки-агарту үзәге җитәкчесе быелгы җанисәп саннары 2010 елгыдан бик аерылмас дип исәпли.
— Бөтен булган вакыйгаларны, күренешләрне истә тотып, безнең Башкортстанда татар саны элекке җанисәп биргән саннар белән бертигез булачак дип уйлыйм. Казан – безнең мәркәзебез. Ул безгә ярдәм итә. Әмма ул ярдәм күбрәк булса, безнең эшләү мөмкинлекләребез артыр иде, ди ул.
Төмәннән Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Аширов урыс, алман, француз халыкларын татарлар кебек бүлгәләү булмавын әйтте.
— Беренчедән, ул җанисәпләр дөрес сурәтне күрсәтми. Күп кеше аны санга сукмый, катнашмый. Быел татарларны төрле төркемнәргә бүләргә дигән бик көчле пропаганда алып барылды. Җанисәпне оештыручылар исемлеккә хәтта себер татарларын да төрлечә язган – Тубыл татары, тегенди татар, мондый татар. Башка татарларны да шулай бүлгәлиләр. Әмма ничек кенә булмасын, күпчелек кеше үзен барыбер татар итеп белә.
Беренчедән, без дөньяга татар булып танылган. Безнең ата-бабаларыбыздан бу исем безгә амәнәт итеп калдырылган. Без нинди генә тормышта яшәсәк тә, тарихыбыз барыбер татар. Безнең тарихыбызда зур татар дәүләте булган, татар ханлыклары булган, димәк без дәүләтсез халык түгел.
Икенчедән, без Русиядә икенче санда торабыз, бу да бер зур амәнәт. Без – дәүләт коручы халык. Шул бөек дәрәҗәне югалтырга ярамый, шуның өчен без барыбыз да бүленмичә татар дип язылырга тиеш.
Кем син, дип сорасалар, без – татар дип җавап кайтарабыз
Без татар түгел, без – Себер татары дигән пропаганда киң җәмәгатьчелеккә тәэсир итми, барып җитмәгән. Чөнки гади халык үзен татар дип саный. Әмма пенсиягә чыккан бер төркем интеллигенция, үзләренә ниндидер дәрәҗә алыр өчен, бәләкәй төркем эчендә булса да лидер булам диючеләр генә ул эшне алып бара. Ул фикер тар гына бер даирәдә таралган. Ә гомумән Себердәге татар халкы арасында андый фикер юк. Без үзебезне "мин – Себер татары" дип әйтмибез. Кем син, дип сорасалар, без – татар дип җавап кайтарабыз. Ә "Себер татары" – ул җирле атама гына, безнең мәдәниятебезнең үзенчәлеген күрсәтә торган атама. Бөтен Идел буе татары да Казанда яшәми бит, Казан татары да ул мәдәни атама. Ә рәсми атамабыз, тарихтан килгән атамабыз – татар халкы. Германиядә дә, Франциядә дә төрле диалектлар бар. Германиядә, мәсәлән, Бавария җирләре бар, Франциядә – Леон диалекты бар, хәтта урысларның үзләрендә дә төрле диалектлар бар, әмма аларны берсе дә бүлми. Ә безнең халыкны мишәргә, типтәргә, себер татарына бүлгәлиләр,- диде Аширов.
БУ ТЕМАГА: Себер татарларына кемнәр ят?Омски өлкәсе татарлары милли мохтәрияте рәисе Радик Миңнеханов исә өлкәдә татарлар саны кимиячәк дип уйлый.
— Омски өлкәсендә татарлар саны кимиячәк. Себердән халыкның күпләп китүе татарларда да чагылыш табачак. Омски өлкәсе халык күченеп китү күрсәткече белән беренче урында тора. Татарлар да китә. Омски өлкәсенең төньягында эш юк, кеше юньлерәк тормыш эзләп башка җирләргә чыгып китә. Татарлар, нигездә, Төмәнгә, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном бүлгеләренә юл ала. Бер өлеше, бәлки, Казанга, Екатеринбурга китәдер. Омски өлкәсендә экология начар, бу да кешеләрне төбәкне ташлап китәргә этәрә. Кайдадыр татар кими, кайдадыр арта – бу халыкның гомуми санына тәэсир итмәс дип уйлыйм.
Омски өлкәсендә Төмәндәге кебек татарларны Себер татарына бүлү күренеше юк. Әйе, без "Себер татары утары" дигән проект ясаган идек, шул ук вакытта, без аңлыйбыз: бар этнос, ә бар субэтнос – татарлар үз тамырларын, шәҗәрәләрен белә, бу бик әйбәт.
Майда янгында зыян күргән Каракүл авылы мисалы татарларның бердәм милләт булуын күрсәтте. Без өчпочмаклар ашап, Сабантуйларда күңел ачып кына ятмыйбыз, бәла килгәндә бергә ярдәмләшә дә алабыз. Татарлар берләште, акча җыеп, авылны яңадан корып куйды. Без бик мөһим, дәүләти бурычны башкардык. Ә татарларга дәүләти югарылыкта фикер йөртү бик тә кирәк.
БУ ТЕМАГА: Самар өлкәсендә киләсе җанисәптә татарлар саны 30 меңгә артыр дип фаразланаМәскәүдә яшәүче язучы Ринат Мөхәммәдиев Русия башкаласында татарлар саны артачак дигән фикердә.
— Мәскәүдә татар саны кимер дип санамыйм. Артырга мөмкин, чөнки Мәскәүдә татарларның үз-үзен куешы бермә-бер яхшы якка үзгәрде. Ә менә башка төбәкләрдә нык кына кимергә мөмкин дип уйлыйм. Сәбәпләре бик гади – тел онытылып бара, яшь буыннарда милли хис тәрбияләнми. Дөресен әйтергә кирәк, чит төбәкләрдә хәл бик начар.
Эш Татарстанда гына түгел. Безнең хәлебез тамырларыбыз өзелү хәленә җиткән. Соңгы арада Русиядә өч коточкыч террор гамәле булды. Өчесенең дә башкаручысы татар. Рамил Шәмсетдинов хәрби частендә үзе белән бергә хезмәт иткән егетләрне атып үтерде, Казанда Илназ Галәвиев мәктәпкә килеп, балаларга атты һәм иң соңгысы – Пермьдә Тимур Бекмансуров үзе укыган университет студентларын атып үтерде. Күз алдыгызга китерегез, татар халкы гомер-гомергә мондый гамәлгә сәләтле булмаган. Бу вакыйгалар нидән килеп чыккан? Милли тамырлар өзелгәнгә күрә. Бу балаларның хәтта үзләренең дә гаебе юк, моңа ата-аналары гаепле. Безнең гореф-гадәтләр, әхлак кагыйдәләре онытылган, тел онытылып бара. Ата-анасы тәрбия булмаудан, милли тәрбия югалудан, милли тамырларыннан өзелгәннән килгән бу бәла, фаҗига. Очраклы булса да, ләкин бу факт уйландырырга тиеш.
БУ ТЕМАГА: "Җанисәптән соң бер-беребезнең күзләренә оялмый карарлык булсын"Әстерхан шәһәренең "Дуслык" татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев татарларның милли үзаңы үскәндә татар булып язылучылар кимемәс дип белдерде.
— Мин киләчәккә өмет белән карый торган кеше, шуңа күрә Әстерхан өлкәсендә татарлар саны сакланып калыр дип уйлыйм. Соңгы елларда үзләренең татар булулары белән горурланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Чөнки Татарстан үзенең үсеше белән, аеруча Казанның шулай матураеп, үсеп китүе татарлар күңелендә горурлык тудыра. Казан – Русиянең өченче башкаласы булуы, Татарстанның икътисады үсеше шундый уңай күренешкә китерә. Шушы уңышларны күреп төбәкләрдә татарларның үзаңы үсә.
Әстерхан өлкәсендә татарларның бер өлешен нугай итәргә теләүчеләргә килгәндә, бервакыт безгә Дагыстаннан нугайлар килеп, ниндидер активлык күрсәтергә маташкан иде, тик әллә ни майтара алмадылар. Чөнки, кеше үзен татар дип хис итә икән, ничек инде ул ниндидер башка милләт булып языла алсын – алар татарча сөйләшә, татар җырлары җырлый, алар – татар, диде Алмаев.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!