ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев полициягә чакырылган

Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевне Хәтер көне митингын уздыру өчен белдерү тапшырырга барганда полиция туктаткан. Зәкиевкә 4 октябрьдә полициягә килүе кирәклеге язылган чакыру тапшырылган.

Полициягә чакыру 30 сентябрьдә Камал театры янында узган Хәтер көне пикетыннан соң Казан башкарма комитетына 15 октябрь Хәтер көне митингын уздыру өчен белдерү тапшырырга барганда юлда бирелгән.

Яртысы ертып алынган кәгазь битенә кулдан язылган чакыруга полиция өлкән лейтенанты Галләмов кул куйган.

Бу хакта Азатлыкка Фәрит Зәкиев үзе хәбәр итте.

"Мине бүген үк полиция бүлегенә алып китергә теләгәннәр иде. Ләкин мин анда алып барсагыз да адвокатымнан башка берни дә сөйләмәячәкмен дидем.

Полициягә чакырылуымның сәбәбен сорагач лейтенант, гүя минем исемнән "Талибан"га (Русиядә тыелган оешма - ред.) атап язылган хатка бәйле булуы турында әйтте. Һәм минем 4 октябрьдә Казанның Фукс урамындагы полиция бүлегенә килүем кирәклеген искәртте", дип белдерде.

Зәкиев бүген Казан башкарма комитетына 15 октябрь Хәтер көне митингына белдерү тапшырырга өлгермәвен дә җиткерде.

Аны иртәгә мин яисә башка беребез һичшиксез тапшырачакбыз, диде.

23 август көнне берничә Telegram канал Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) "Талибан"га теләктәшлек белдереп хат язган дигән мәгълүмат чыгарды. Үзәк рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка моны кире какты.

"Мондый провокация ТИҮгә каршы ачылган мәхкәмә алдыннан махсус эшләнелә. Мәхкәмәдә, безне экстремист оешма дип гаепләп, ябуны җиңеләйтергә телиләр. Талибанның экстремист оешма булуын без бик яхшы беләбез. Аңа хат белән мөрәҗәгать итмәдек", дип белдерде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!