Башкортстанда коронавируска каршы чикләү арты чикләү кертелә

Башкортстанда коронавируска каршы чикләүләрнең икенче өлеше көченә керде. Тиешле документлардан башка сәүдә үзәкләренә керү, шәһәрара автобусларга билет алу чикләнде. Азатлык хәбәрчесе сәүдә үзәкләре, автовокзалга барып вазгыятьне өйрәнде.

12 октябрь Башкортстанда республика башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан кертелгән коронавируска каршы чикләүләрнең икенче өлеше үз көченә керде. 4 октябрь кертелгән беренче өлештә музейлар, күргәзмәләр, китапханәләр, театрлар һәм башка мәдәният оешмалары, спорт чараларына тиешле документларсыз керү тыелган иде.

БУ ТЕМАГА: Башкортстанда коронавирустан мәҗбүри вакцина ясау кертелә

12 октябрьдә кертелгәненә ярашлы, COVID-19 белән авыру яисә тискәре ПЦР-тест турында белешмәләр һәм вакцина ясату турында сертификатларсыз сәүдә үзәкләренә, шәхси музейларга керү чикләнде. Шундый ук таләпләр юл йөрүгә дә кагыла: тиешле документлардан башка хәзер шәһәрара автобусларга һәм "Орлан" шәһәр яны поездына билет сатып алып булмый.

Азатлык әлеге чикләүләрнең үтәлешен белер өчен берничә урында булды.

"Башкортостан" сәүдә үзәгендә чикләүләр кертелүе турында машиналар тукталышы ук сөйли. Әгәр үзәк янында машина кую урыны һәрчак тулы булса, бу көнне буш урыннар бик күп иде.

Машина кую урыны

Бинага керү җентекле тикшерелә. Һәркем кәгазь сертификат, яисә телефон аша тиешле документларны күрсәтеп керә. Керәлми киткәннәр да очрый. Мәсәлән, фотога туры карап төшәргә һәм үз исемен әйтми Петр улы Петр дип язарсыз дигән ир әлеге тәртипләрнең мәгънәсез булуын әйтте:

Петр улы Петр

"Мин көн дә бирегә кереп ашыйм һәм азык алып кайтам. Хәзер ач калырга тиешменме? Бу мәгънәсез чикләүләр. Ул тикшереп торучыларның үзләренең сертификатлары бар микән?", диде ул.

Шуны да әйтергә кирәк, тикшерүчеләрнең берсенең битлеге төшкән, танавы ачык иде. "Кәрвансарай" сәүдә үзәгендә дә ачык танаулы тикшерүче сакта тора иде.

"Кәрвансарай" сәүдә үзәгендә ачык борынлы тикшерүче

Сәүдә рәтләрендә җанлылык кимегән, сатып алучылар аз иде.

Сәүдә рәтләре

Уфа автовокзалында да халык сизелерлек азайган. Бинага кергән урында тән температурасын үлчиләр. Билет алганда документлар таләп ителә. Күпчелек телефон аша тиешле документларын күрсәтеп билет ала. Алалмаучылар да очраштыра.

Краснокама районының Куян аылында яшәүче Зәя Насипова бу чикләүләрне белмәвен әйтте:

Зәя Насипова

"Мин Уфаның онкология хастаханәсендә ятып чыктым. Миңа вакцина ясарга ярамый. Ярамау турында белешмә дә алмаган идем, хастаханәдән чыгуга яңа тәртипләр керткәннәр. Мин интернетларда утырмыйм, белмәдем. Хәзер шәһәр читенә чыгып, кул күтәреп юл уңае машиналар тотарга туры киләчәк. Бу тәртипләр белән һич килешмим", диде Зәя Насипова.

Резида Әбдиева Зәя Насипованың документын тикшерә

Зәя Насиповага билет сатмаучы кассир Резида Әбдиева Азатлыкка "Хастаханәдә ятса да, белми калса да, ярдәм итә алмыйм. Чөнки безгә таләп каты", диде. Кассир мондый чикләүләрнең юл йөрүчеләрнең кимүенә дә китерү ихтималын таныды һәм "йөрисе килгәннәр вакцина ясатырга мәҗбүр булачак" дигән фаразын әйтте.

Яңа шартларда үзләренең табышы өчен яңалыклар кертүчеләр бар. Мәсәлән, сәүдә үзәкләрендә эшләгән кайбер нокталар зур булмаган кибетләрдә сату эшләрен башлый. Моннан тыш, кайбер кибет хезмәткәрләре сәүдә үзәгенә кергән урынга кирәкле әйберне чыгарып бирә. Мондый мөмкинлекне "Свердловский", "Корсо" һәм "Сипайловский" сәүдә-күңел ачу комплексларында арендага алган күн эшләнмәләре кибете һәм ит лавкасы тәкъдим итә.

Вакцина ясату турында документлар белән дә алдау юллары бар. Бу хакта "Планета" сәүдә үзәгендә эшләгән Зөлфия Мәхмүтова сөйләде:

Зөлфия Мәхмүтова

"Тикшереп кертүчеләр телефонга күз салып кына ала, аны укып тормый. Чит кеше сертификаты белән дә кереп була дигән сүз. Хәтта ир-ат хатын-кызныкы белән һәм киресенчә. Чикләү эшләсен өчен кеше фотосурәтле документын да күрсәтергә тиеш. Тагын бер алдашу юлы бар – вакцина ясаган кешенең кәгазь сертификатын компьютерда сканерлап, үз исемеңне куеп шуның белән кереп була. Безнең халык алдашуда фантазиягә бай", диде Зөлфия Мәхмүтова. Ул үзенең вакцина ясатуын, чөнки мәҗбүри булуын әйтте һәм ясатучыларга ике мең сум акча бирелүен дә ирештерде.

Чикләүләр нинди нәтиҗә бирер, әлегә билгесез. Уфаның 21нче хастаханәсендә, мәсәлән, табибка керү өчен бу көнне зур чират иде. Больничный кәгазенә мөһер суга торган бүлмәдә элек гомердә дә чират булмаса, бу юлы чират хасил булган.

БУ ТЕМАГА: "Бу бизнесны юк итәчәк". Эшмәкәрләр QR-код режимы зыянын саный

Ковид чикләүләренең өченче өлеше 18 октябрьдән көченә керәчәк. Ул матурлык салоннарына, косметика һәм СПА-салоннарга, солярийларга, мунча, саунага, фитнес-клубларга һәм бассейннарга, шулай ук 50дән артык кешелек җәмәгать туклануы урыннарына кагылачак.

27 октябрьдән исә Башкортстанда барлык мәдәни-күңел ачу йортларында, бьюти-индустрия оешмаларында һәм җәмәгать туклануында тискәре ПЦР-тест турында белешмә белән генә кереп булмаячак. Әлеге урыннарга вакцина ясатканнар гына йөри алачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!