Your browser doesn’t support HTML5
Кара урман, караңгы төн
(Дремучий лес, тёмная ночь)
Урманның куркыныч урынын тизрәк үтәргә теләдем. Атны кудым да кудым. Менә нәрсәдер битемне сыпырды. Аның куллары кытыршы иде. Котым очты. Юлда нәрсәдер кыштырдый, аяк тавышлары ишетелә, куаклар сына. Әйтерсең, нәрсәдер миңа ташланырга тели. Әкрен генә тезгенне тарттым. Ат туктады, тавышлар да тынды. Карасам – алда соры гәүдәле нәрсәдер йөри. Мин атка ныграк суктым. Шулзаман шул соры гәүдә кешечә дәште:
– Чү, улым! Рәнҗетмә хайванны, – диде.
Үз колагыма үзем ышанмадым. Умартачы Сабит абый түгелме соң бу? Ул дәвам итте:
– Атың куркыр да әллә кая алып китер я ташлар үзеңне, имгәнерсең, – диде ул.
Умартачы карт кыштырдады да урман эчендә юк булды. Мин курка-курка алга таба киттем. Озакламый учак утлары күренә башлады. Мин тынычландым. Әмма өрәк күрсәм, күңеллерәк булыр иде. Хәер, малайларга сөйләргә бер яңалык та юк бит.
Малайлар учакны шәп якканнар. Мин дә алар янына яттым. Минем янымда Тургай Әхмәте ята иде. Аның күптән түгел әнисе үлде. Шуңа ул баерак кешеләргә яллана иде. Бүген дә Бикбулат байның атын алып килгән.
– Нәрсә, юлда өрәк күрмәдеңме? – диде ул миңа.
– Гомәр шәкерт бит ул, дога укыгандыр, – дип үртәде Закир абый.
– Төкерә өрәк синең догаңа!
– Юлда миңа Сабит абый очрады, – дидем. Ул ышанмады.
– Ул әллә кайчан йоклый бит инде, – диде.
кудым – здесь: гнал
битемне сыпырды – провело по лицу
кытыршы – шершавый
котым очты – фразеолог. испугался, душа в пятки ушла
кыштырдый – шуршит
куаклар сына – ломаются ветки
ташланрга тели – желает броситься
тезгенне тарттым – дёрнул поводья
ныграк суктым – ударил сильнее
кешечә дәште – обратился по-человечески
рәнҗетмә хайванны – не обижай животное
әллә кая алып китер я ташлар үзеңне, имгәнерсең – невесть куда увезёт и выбросит, покалечишься
озакламый – вскоре
күңеллерәк булыр иде – было бы веселее
учакны якканнар – разожгли костёр
баерак кешеләргә яллана – нанимается к более богатым
шәкерт – ученик примечетной школы
үртәде – подразнил
Төкерә өрәк синең догаңа! - Плевало приведение натвою молитву!
очрады – встретился
Безнең күрше Хисам абый уйланып торды да болай диде:
– Гомәр, сиңа ничә яшь әле?
– Ун тулды.
– Ә-ә, эш менә нидә. Ул урында Әркәнәй әбинең өрәге йөри, ул балаларны бик яраткан. Аның өрәге балаларга тими. Шуңа Сабит абый булып күренгән инде ул.
Миңа бер эссе, бер салкын булды. Әйтәм аны, җир астыннан чыккан сыман булды ул.
– Гомәр, – дип дәште тагын Әхмәт абый, – син Сабит абыйның эзен күрдеңме? Өрәкнең эзе булмый бит.
Барысы да көлде.
– Караңгыда ничек эзне күрсен ди ул?!
Ә мин ул вакытта өрәк турында да, Сабит абый турында да инде оныттым. Әркәнәй әбинең аянычлы үлеме искә төште. Абыйлардан аның ничек үлгәнен сорадым. Әркәнәй карчык авылдагы бөтен балаларга да кендек әби булган икән. Шуңа балаларны бик яраткан. Ә аны үтергәннәр; бай дип уйлаганнар. Үзен дә, унсигез яшьлек бик чибәр кызы Фатыйманы да үтергәннәр. Ә табышлары – өч сум илле тиен булган. Шул тиеннәр өчен ике кешенең каны коелган...
Мин тагын бер кат урманның куркыныч ягына карадым. Хәзер мине өрәк куркытмый иде инде. Мин Әркәнәй әби белән аның кызы Фатыйманы кызгандым. Бу урманда да аларга күңелсездер. Алар ялгыз бит, гел ялгыз.
Бәрәңгемне күмергә күмдем дә коры ботаклар өстәдем. Ут көчлерәк яна башлады.
Без малайлар һәм авыл агайлары белән шулай урманга йөри идек.
бер эссе, бер салкын булды – стало то жарко, то холодно
җир астыннан чыккан сыман – будто из-под земли вышел
эзен күрдеңме – видел след(?)
аянычлы үлеме искә төште – вспомнилась омрачительная смерть
кендек әби – повивальная бабка
табышлары – их находка
өч сум илле тиен – три рубля пятьдесят копеек
каны коелган – пролита кровь
Бәрәңгемне күмергә күмдем дә коры ботаклар өстәдем. – Закопал картошку в углях и добавил сухие ветки
Китап җене кагылган малай
(Одержимый книгами мальчик)
Тормышыбыз ярлы иде. Балачакта бу бик сизелми бит. Әмма үсә бара күңел авырая, күңелсезләнә. Олырак малайлар ялланып башкорт җирләренә эшкә киткәнәр. Ә мин кичләрне ничек уздырырга белмичә, китап укырга керештем. Төрле китап укыдым, аңлаганын да, аңламаганын да, дөньявиен да, диниен дә. Тик шушы тормыштан алып башка тормышка алып китсен.
Кичләрдә китап киштәсен актару – иң рәхәт шөгыль иде. Безнең әти укый-яза белмәсә дә, яшьтән үк китап җыйган. Аларның һәммәсеннән дә тузан, тычкан исе килә, һәммәсенең почмаклары бөкләнгән. Әмма аларда күп төрле серләр, маҗаралар бар кебек тоела иде. Минем дә үскәч зур китап киштәсе булыр, анда төрле төстә, төрле калынлыкта, төрле хәлләр турында китапларым булыр, дип хыяллана идем. Мин аларны рәхәтләнеп укырмын.
Арча базарында китап сатучыны күрдем. Аның янында туктамыйча булмады. Шунда гомеремдә беренче тапкыр зур гөнаһ та эшләдем.
Халык базарда гөр килә иде. Китап сатучы абый янында кеше күп. Сатучы абый чанасына капчык бәйләгән, аның өстенә кат-кат китаплар өйгән иде. Алардан тәмле ис килә. Бу китаплар авылга ниндидер затлылык кертә иде.
Нинди генә китап юк иде монда! Җыр китаплары, догалыклар, календарьләр – җаның ни тели. Бәяләре – ике тиен дә өч тиен генә. Кешеләр бишәр-унар китап алалар. Кайберләре минем кебек актаралар-актаралар да китәләр. Шулай актарганда бер кызыл тышлы "Ана арыслан" дигән китап чыкты. Ул мине шулкадәр кызыксындырды, аны тизрәк укырга теләдем. Әмма акча юк иде. Тизрәк авылдашларыны эзли башладым. Әле берсеннән барып акча сорыйм, әле икенчесеннән үтенәм. Әмма булмады. Кайсының вак акчасы юк икән, кайсының бирәсе килмәде бугай. Китапчы янына буш кул белән кайттым.
бик сизелми – не очень заметно
күңел авырая – на душе становится тяжко
китап укырга керештем – принялся читать книгу
дөньявиен – светскую
китап киштәсен актару – ворошить книжную полку
иң рәхәт шөгыль – самое любимое занятие
почмаклары бөкләнгән – углы согнуты
төрле калынлыкта – разной толщины
туктамыйча булмады – не смог не останвиться
гөр килә – фразеолог. шумит
чанасына капчык бәйләгән – привязал мешок к саням
затлылык кертә – добавляет солидности
Нинди генә китап юк иде монда! – Каких только книг здесь не было?
догалыклар – молельные книги
җаның ни тели – чего душа желает
"Ана арыслан" дигән – с названием "Львица"
авылдашлар – односельчане
үтенәм – умоляю, выпрашиваю
Кешеләр арлы-бирле йөргәндә, үзем дә аңламадым, әллә ничек китап куеныма керде. Ә сатучы абый миңа: "Яле, улым, берәр китапны ал әле", – диде. Абый миңа "улым" дип дәшә, ә мин менә нәрсә эшләмәкче булам. Миңа шулкадәр оят булды. Китапны кире куярга теләдем. Әмма булмады.
Өйгә кайтканда үземне акларга тырыштым.
– И! Нәрсә инде ул агайга шул өч тиен? Күпмени инде ул?
Ә үзем аның иске таушалып беткән киемен күз алдына китердем. Китапның бәясен булачак киләсе базар вакытында илтергә булдым.
Карлар эреде, бозлар кузгалды. Базарга атта гына барып була иде. Юл буе борчылдым. Бу пычракта китап сатучы абзый чана сөйрәп йөрер микән? Миңа оят та, шул ук вакытта урлауга караганда җиңелрәк тә иде. Үзем илтәм бит. Бу бит урлау түгел. Мин аңа:
– Китабыңны алып торган идем, – диярмен. – Укып чыктым мин аны, малайларга да укыдым. Бик кызык китап ул, гыйбрәтле.
Сатучы агай килгән иде, шөкер. Бу юлы аның тирәсендә халык аеруча күп иде. Сатучының йөзе шулкадәр кайгылы, әйтерсең, хәзер елап җибәрер.
– Безнең як кешесе иде бит, балакай, күрше авыл егете. Шушы урамнардан күпме йөрде ул. Әле Кырлайга барыр иде, әле Өчилегә. Күпме тапкыр Казанда китап кибетендә очраштык, – дип сөйләде ул. – Авылга ташы китапны, абзый, ташы, тамчыдан күл була, дия иде. Хәзер менә китаплары да баскан эзләре генә калды.
Халык аңламыйча тора. Кем турында сөйли соң ул? Кем үлгән?
– Габдулла Тукай вафат. Кем белмәс икән аны? Ул гомер буе халкы турында уйлады, аның өчен елады. Әйдәгез, җәмәгать, аның өчен дога кылыйк!
Мин дә ихластан үзем белгәнчә дога кылдым.
– Я Рабби, Габдулла абыйны газаплардан азат ит. Я Рабби, аның барлык гөнаһларын кичер. Үзен җәннәтле ит!
арлы-бирле йөргәндә – ходли туда-сюда
куеныма керде – проскользила под рубаху
кире куярга – положить обратно
акларга тырыштым – старался оправдать
таушалып беткән киемен – износившуюся одежду
Китапның бәясен булачак киләсе базар вакытында илтергә булдым. – Решил отнести деньги во время следующего базара.
Карлар эреде, бозлар кузгалды. – Растаяли снега, тронулся лёд.
бу пычракта – в эту грязь
урлауга караганда җиңелрәк – легче, чем красть
гыйбрәтле – поучительный
безнең як кешесе – человек с наших краёв
ташы китапны – носи книги
тамчыдан күл була – фразеолог. из капли море собирается
җәмәгать – народ
ихластан үзем белгәнчә – искренне как умел
газаплардан азат ит – освободи от мучений
барлык гөнаһларын кичер – прости все грехи
Үзен җәннәтле ит! – Сделай его обитателем рая!
Язгы Сабан туйлары
(Весенние праздники Сабантуя)
Иртән бакчаның аргы ягына чыксак – анда галәмәт: кырны халык каплаган, әйтерсең, кырмыска оясы. Күзгә озын колга күренә. Аның башына Сабан туе бүләкләре эленгән. Алар халыкны бәйрәмгә, көрәшкә чакыралар.
Хәкимҗан белән без дә киттек. Хәкимҗанның сөйләшми торган гадәте бар. Көн буе синең белән уйный, әмма бер сүз дә әйтми.
Хатынар, кызлар бер төркем булып тегермән янына җыелган. Егетләр алар яныннан гармун уйнап узалар. Кызларның күңелен җилкендерерлек гармун көйләре!
Мәйдан башында чабышкылар тора. Аларга малай-шалайлар да, картлар да сокланып карыйлар. Кайсы беренче килер, кайсы яктан чабарлар дип бәхәсләшәләр.
кырны халык каплаган – поле полно людей
кырмыска оясы – муравейник
озын колга – длинный жердь
гадәте бар – есть привычка
тегермән янына җыелганнар – собрались около мельницы
Кызларның күңелен җилкендерерлек гармун көйләре! – Волнующие души девушек звуки гармони!
Мәйдан башында чабышкылар торалар. – В начале площади стоят скакуны.
сокланып карыйлар – смотрят с восхищением
бәхәсләшәләр – спорят
Шул арада беренче ат узып китте, аның артыннан башкалары кузгалды. Менә соңгы ат та күренде. Ул мескеннең борын тишекләре баш сыярлык булган. Аңа атланган малай атның кабыргаларына бик каты суга иде. Малайга як-яктан кычкыра башладылар:
– Кыйнама хайванны, рәнҗетмә, юньсез!
Әмма бүләкләрне соңгы килгән чабышкыга да бирделәр. Бүләкләрнең астыннан атның колаклары гына күренеп калды.
Ул арада мәйданда һәвефле хәбәр таралды. Беренче чапкан Каенсар малайны еккан да авылына качкан. Халык малайны эзли башлады.
– И Аллам! Малайның хәле ничек икән инде? Имгәнмәгән микән?
Тиздән яхшы хәбәр ишетелде. Каенсарны зират артында тотканнар. Малай да имгәнмәгән, иңбашы гына бераз суелган.
Сабан туе тәмамлангач, су буена киттек. Бер башта балалар уйныйлар, икенче башта яшьләр үзенчә күңел ача. Мин Хәкимҗанны тауга түбән төртеп төшердем. Үпкәләвен теләмәдем, шуңа үзем дә аска тәгәрәдем.
Хәкимҗан миннән бер яшькә олырак. Әз сөйләшә, әмма бик әйбәт малай иде. Без гел бергә уйный идек. Нәрсә генә булмасын: аягына шырпы керәме, олы малайлар кыйныймы – беркайчан да еламый. Шуның өстенә ул иптәш малайларын сыйларга ярата. Әнисе пешергән коймак, икмәк, бавырсак, әбисе җыйган чикләвекне – барысыннан да авыз иттерә иде. Моның өчен аны бабасы әллә ничә тапкыр кыйнады. Менә бүген дә ул миңа конфетлар һәм перәннек алып төшкән...
Кичләрен без әни белән икәү тау өстендә утыра идек. Халыкның милли уеннарына, гармун тавышына соклана иде ул.
Шулчак күршеләрнең гармун көенә җыр сузып җибәргәне ишетелә...
кабыргаларына – на рёбра
рәнҗетмә, юньсез – не обижай, бестолковый
һәвефле хәбәр таралды – распространилась трагическая новость
иңбашы суелган – плечо травмировалось
үзенчә күңел ача – веселятся по-своему
тауга түбән төртеп төшердем – толкнул вниз в гору
шырпы керәме – войдёт ли заноза
сыйларга ярата – любит угощать
авыз иттерә – угощает
*****
Ну и как вам текст, красивый язык, правда? Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!