"Вакцина ясатмау — хакимияткә ышанмау күрсәткече"

Русиядә коронавирусның дүртенче дулкыны дәвам итә, үлемнәр саны арта. Гайре рәсми мәгълүматка күрә, соңгы 12 айда илдә халык саны 1 миллионга кимегән. Бүгенгә Русиядә халыкның 32,4 проценты вакциналы санала. Европа тәҗрибәсеннән күренгәнчә, пандемияне җиңү өчен халыкның кимендә 60-70 процентын вакциналау кирәк. Ни өчен халык вакцинага ышанмый? Русия коронавирус белән көрәштә җиңдеме, әллә җиңелдеме? Азатлык шул сорауларга җавап эзләде.

Быелның февраль аенда, Русия президенты Владимир Путин үз чыгышында Русиянең коронавирус белән көрәштә алдынгы булуы, Европада сәламәтлек саклау системының таркаулыгы, коронавируска каршы вакцинаны да иң беренче Русия уйлап табуы, регистрацияләве турында сөйләгән иде.

"Иң объектив күрсәткеч ул 100 мең кешегә туры килүче авырулар саны. Бездә ул 100 мең кешегә 12 кеше тәшкил итә, ә Европада әле дә – 45. Безнең сәламәтлек саклау өлкәсенең мобильләшүе Европа илләренә караганда күпкә сыйфатлырак булып чыкты, ә алар мобилизациягә сәләтсез булуын күрсәтте. Әлбәттә, аларда сәламәтлек саклау өлкәсе һәм сәнәгать югары дәрәҗәдә, тик ул аерым кешеләр өчен генә, ә без халыкның күпчелеге өчен эшлибез", - дигән иде Путин.

Шул чыгыштан соң сигез ай үткәч, без Казан урамында халыктан "Путин коронавируска каршы көрәштә җиңдеме, юкмы?" дип сорадык.

Your browser doesn’t support HTML5

Путин коронавируска каршы көрәштә җиңдеме, юкмы?

Соңгы көннәрдә, Русиядә коронавирус белән авыручылар саны артып, яңа рекордлар куела. Стопкоронавирус.рф сайтында күрсәтелгән рәсми мәгълүматка ышансаң, 20 октябрьдә авыручыларның 34 073 яңа очрагы теркәлгән, гомумән алганда, илдә 226 353 кеше үлгән. Бер тәүлектә генә дә шушы диагноз белән 1028 үлем очрагы булган.

Путин кебек Европа илләре белән чагыштырсак, Британиядә дә көн саен авыручыларның 35-45 мең очрагы теркәлә, әмма үлүчеләр саны – 130-160 чамасы. Узган кышта, шул ук Британиядә, тәүлегенә 40-50 мең яңа авыручы ачыкланып, үлүчеләр саны да 1400-1500 чамасы иде. Бу мәгълүматтан шул аңлашыла: Европа илләре коронавируска каршы көрәштә күпкә алга киткән, ә Русиядә хәлләр торган саен кискенләшә.

Икътисади фәннәр докторы Владислав Иноземцев әйтүенчә, 2021 елда Русиядә халык саны 1 миллионга кимегән һәм бу Икенче дөнья сугышыннан бирле иң зур югалту.

Владислав Иноземцев

"Безнең статистиканың алдавын күрәбез. Бүген коронавирустан 224 мең рәсми үлем очрагы теркәлгән. Тик ковидка кадәр булган еллар белән соңгы 12 айдагы үлем-китем саны күрсәткечләре арасында 224 мең кеше түгел, ә 1 миллион кешедән артык аерма бар. Экспертлар фикеренчә, рәсми саннар чынбарлыктагыдан берничә тапкырга киметеп күрсәтелә. Бүген Русиядәге халык саны 1 миллионга кимегән дип әйтергә мөмкин. Чагыштыру өчен, коронавирустан Америка Кушма Штатларында 745 мең кеше үлгән, әмма халык саны 2 миллионга арткан", - ди Иноземцев.

Ә хәзер дөньяда вакциналау статистикасын карыйк. Бүген Русия, башка илләр белән чагыштырганда вакциналау саны ягыннан 10нчы урында бара. Аннан алда: Америка, Германия, Япония, Кытай, Һиндстан, Бразилия, Индонезия, Төркия кебек илләр.

Дөнья буйлап вакциналау барышын күрсәтүче кызыклы инфографика

Рәсми статистикага күрә, 20 октябрь көненә Русиядә 51 763 771 кеше вакцинаның бер генә компонентын булса да кадаткан. Бу – бар халыкның 35,4 проценты, балигълык яшен узганнарның 44,7 проценты дигән сүз. Вакцинаны тулаем ясатучылар саны 47 306 784 кеше. Бу – Русиядә яшәүчеләрнең 32,4 проценты, балигълык яшен узганнарның 40,8 проценты.

БУ ТЕМАГА: Татарстан президенты коронавирустан вакциналауны тизләтергә өндәде  

Татарстан һәм Башкортстанда вакциналау күрсәткечләре илдәге уртача саннардан зуррак. Башкортстан 6нчы урында – анда 1 479 634 кеше (балигълыкны узганнарның 47,7 проценты) вакцинаның беренче компонентын булса да ясаткан, тулаем вакциналы – 1 274 776 кеше. Татарстан 7нче урында – 1 308 766 кеше (балигълыкны узганнарның 42,9 проценты) инде өлешчә вакциналы, ә тулаем ясатучылар – 993 600 кеше.

Шул ук Путин мантыйгына ияреп чагыштырсак, Европа тәҗрибәсе мисалында күрәбез: вакциналау 60-70 процентка җиткәндә дә пандемия әле бетмәячәк. Өстәвенә, коронавируска тотрыклы антитәнчекләр хәтта бер ел да яшәми. Узган елның августында вакцина теркәлгәннән бирле, ягъни елдан артык вакыт эчендә илнең яртысы да аны ясатмавы 60-70 процентка ирешүнең дә тиз генә булмаячагы хакында сөйли.

Петр Толстой

Бу вазгыятькә бәйле рәвештә, Русия думасының вице-спикеры Петр Толстой НТВ эфирында: "Дәүләт коронавируска каршы мәгълүмат кампаниясен оттырды", дип белдерде. Аның фикеренчә, халыкның вакцинага ышанычы юк, дәүләт кешеләргә аның ни өчен кирәклеген аңлата алмады. "Русиялеләр – аңлы халык һәм дәүләт ни өчен вакцинадан соң кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин булуын, аларның да нинди сәбәп белән авыру ихтималы барлыгын аңлата алмады", - диде Толстой.

Эш һәм уку урыннарында мәҗбүри вакциналау гына ярдәм итмәгәч, 11 октябрьдән Татарстанда коронавирус сәбәпле яңа чикләүләр кертелде. Мәскәүдә көч-хәл белән өч атна эшли алган систем килеп җитте: җәмәгать урыннарында QR-код күрсәтеп кенә йөрергә мөмкин дип игълан иттеләр. Шулай ук вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция кертелде. Мәҗбүри вакциналау сәясәте, аны ясатмыйча да QR-кодларны сату-алу базарының үсешенә сәбәп булды.

Чаллы шәһәрендә хәтта мәҗбүри вакциналауга каршы иҗтимагый хәрәкәт оешты. "Мәҗбүриләүгә каршылык күрсәтү" хәрәкәтен "Русия коммунистлары" фиркасенең җирле бүлекчәсе оештырды. Моннан тыш, Казандагы берничә активист QR код системын гамәлдән чыгаруны таләп итеп, Татарстан хөкүмәтен мәхкәмәгә бирде.

Ни өчен халык вакцинага ышанмый? Русия коронавируска каршы көрәштә җиңдеме, әллә җиңелдеме?

"Мәҗбүриләүгә каршылык күрсәтү" хәрәкәтен оештыручыларның берсе, Русия коммунистлары фиркасе депутаты Татьяна Гурьева Азатлыкка әйтүенчә, 30 ел дәвамында халыкка каршы алып барылган сәясәт аркасында кешеләрнең дәүләткә ышанычы калмаган.

Татьяна Гурьева

— Совет вакытында халык хакимияткә ышана һәм аның халык файдасына эшләвен белә иде. Шуңа ул чакта һәркайсыбыз вакциналарны да үз теләге белән ясатты. Соңгы 30 ел дәвамында халыкка каршы бара торган сәясәт аркасында кешеләрдә хакимияткә карата ышанычсызлык уянды. Вакциналау изге ниятләрдән чыгып башкарылса да, халык моңа ышанмый, җитмәсә, бүген бу мәҗбүри эшләнә.

Халыкка каршы барган сәясәт аркасында кешеләрдә хакимияткә карата ышанычсызлык уянды

Сәламәтлек саклау өлкәсенең җимерелүен күреп торасыз, халык хәзер сыйфатлы медицина ярдәмен бушлай түгел, түләүле дә ала алмый. Түләүле медицина да чикле, кирәкле операцияләрне түләп тә ясата алмаска мөмкин. Бу хакимият бертуктаусыз салымнарны арттыра, бөтен табигый байлыкларны олигархларга тапшырып бетерде, хәзер пенсия яшен биш елга күтәреп куйды, мөһим стратегик өлкәләрне үз кулларына алдылар. Кеше коронавирус белән өендә авырса, аңа бушлай дарулар бирелергә тиеш. Бу даруларны бирмәс өчен, кешегә бөтенләй башка диагноз куялар – ОРВИ диләр. Шуларны күреп торган халык каян чыгып хакимияткә һәм ул мәҗбүри таккан вакцинага ышанырга тиеш? Дәвалау юк, ә сәламәт кешеләрне дару белән кадау бар булып чыга, - диде Гурьева Азатлыкка.

Ул төрле инстанцияләргә хатлар язып, стационарда ятучыларның ничәсе вакциналы, ничәсе вакциналы түгел, шәһәрдә күпме кеше үлүе белән дә кызыксынган, әмма аңа андый саннарның гомумән алып барылмавы турында әйткәннәр.

— Ярый, вакцина куркынычсыз һәм эффектив та булсын, ди. Мин, депутат буларак, статистика органнарына, ЗАГСка, Сәламәтлек саклау оешмаларына, кыскасы, күп төрле инстанцияләргә мөрәҗәгатьләр юллап карадым: стационарда ятучыларның ничә проценты вакциналы, ничәсе – юк, безнең Чаллы шәһәрендә коронавирустан күпме кеше үлде, дип сорадым. Бу мәгълүмат бирелми. Шәһәрдәге үлем саны буенча гына саннар булды, анда да төрле инстанция төрле сан бирде. Югыйсә, алар чыганакны бер үк базадан дип күрсәтә. Үлемнәр аермасы – 20 процент. Аларның бөтен статистикасы ялган. Вакциналы һәм вакцинасыз авырулар турындагы мәгълүмат бирелми, чөнки ул сан бөтенләй алып барылмый, диләр.

БУ ТЕМАГА: Татарстанда мәҗбүри вакциналауга каршы хәрәкәт оешкан 
Ел буе куып йөртеп тә шулкадәр генә ясаткан икән, бу халыкның аларга ышанмавы турында сөйли

Әгәр алар вакциналанган халыкның нишләве белән кызыксынмый икән, аларга димәк иң мөһиме – табыш алу. Әгәр ул саннар юк, андый кешеләр күзәтелми икән, димәк, алар кеше гомере турында уйламый да. Сезнең кешеләрне ничек итеп автобуска тутырып вакциналауга алып барганнарын карап торганыгыз бармы? Аларны анда этә-төртә алып баралар. Ә алар нигә шулай карусыз һәм тыныч кына баралар? Чөнки муеннан кредитта, ипотекада утыралар, эшен югалтудан куркалар. Эшсез калса, ул йортсыз калырга да мөмкин. Хәзер халыкның 40 проценты вакциналы диләр. Аларны ел буе куып йөртеп тә шулкадәр генә ясаткан икән, бу үзе үк күпчелек халыкның аларга ышанмавы турында сөйли, - ди Гурьева.

Ул Татарстан президентына, Татарстан прокуратурасына, баш прокуратурага мәҗбүри вакциналау, QR-код белән бәйле чикләүләр турындагы карарларның канунсызлыгы турында гаризалар да язган.

— Алар бу мәҗбүри вакцина, кодлар системы белән бөтен булган кануннарны боза. Беренчедән, бу әле эксперименталь вакцина гына, үз теләге белән вакцина ясатучылар ясатсын, алар үз тәне белән теләсә нишли ала. Һәрхәлдә без үз тәнебез белән үзебез идарә итәргә хокуклы. Конституция буенча да, Федераль кауннар буенча да безнең ирекле вакцинага хакыбыз бар. Канун буенча, алар бары тик хастаханәдә вакцина ясатырга тиеш. Ә хәзер һәр почмакта кадыйлар. Халыкны сортларга бүлеп нинди дискриминация, геноцид ясадылар бит. Бу әкренләп электрон концлагерьга таба бара. Киләсе елдан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстанга электрон паспортлар кертеләчәк. Хәзер Мәскәүдә кешене йөзеннән танып ачыклаучы камералар куюны уйлап чыгарганнар. Шул камералар сине маскадан күреп, йөзеңне танып, кемлегеңне ачыкласа, банк картаңнан штраф автомат төстә генә салдырылачак. Алар хәзер шундый систем кертергә җыена. Болар бар да коточкыч, - ди Гурьева.

Социолог Искәндәр Ясәвиев тә, халыкның вакцина ясатмавы – хакимияткә ышанмау күрсәткече, дип исәпли. Әнисе, башка якыннары авыру сәбәпле, ул бу проблемны эчтән күзәткән һәм шулар нәтиҗәсендә туган фикерләре белән уртаклашты.

Искәндәр Ясәвиев

— Без бүген берничек тә Русия коронавируска каршы нәтиҗәле көрәште һәм аны җиңде дип әйтә алмыйбыз. Тирә-якта авыручылар саны арта, хастаханәләрдә ковид бүлекләрендә нинди мәхшәр булуын үз күзем белән дә күреп кайттым. Коронавирусны күп илләрдә җиңделәр дә, әмма, белүемчә, Русия үлүчеләр саны ягыннан бүген дөньяда беренче урында бара. Югыйсә, хакимияттәгеләр без иң беренче вакцина уйлап таптык дип хәбәр иткән иде. Ни өчен кешеләр вакцинага ышанмый? Чөнки алар хакимияткә ышанмый. Бу иң беренче чиратта шуның күрсәткече. Бу аларның массакүләм медиа чараларына, матбугатка, җитәкчеләргә, табибларга, иң кызганычы, хәтта фәнгә дә ышанмавы дигән сүз. Гел алдап торган, сайлауларның нәтиҗәләрен фальсификацияләгән хакимияткә ничек ышансын ул халык? Шул ук хакимиятнең, беренчелек артыннан куып, тиз-тиз вакцина уйлап чыгаруы, аны ашыга-ашыга регистрация уздыруы халыкны уйланырга мәҗбүр итте. Бу вакцина канун нигезендә узарга тиешле масштаблы тикшеренүләрне, плацеболар, тиешле контроль төркемнәрне дә узмады. Халык бит моны күреп тора. Шулай ук көнбатыш илләрендәге вакциналарның йогынтысы турында да хәбәрләр күп таратылды. Болар бар да шик тудырды һәм биредә халыкны аңсызлыкта гаепләү урынлы түгел, - диде Ясәвиев.

БУ ТЕМАГА: Кадатыргамы, юкмы? Вакциналау турында 5 төп сорауга җавап

Бу вирус пәйда булгач, ил тиешле дәрәҗәдә мобильләшә алдымы, дигән сорауга ул аның әле дә мобильләшә алмавы хакында сөйләде.

Ни өчен кешеләр вакцинага ышанмый? Чөнки алар хакимияткә ышанмый

— Мин хәзерге вазгыятьне эчтән күзәтеп тә үз фикеремне әйтә алам, чөнки әнием дә, башка якыннарым, танышларым авырды. Кайсыдыр вакциналанган, кайсыдыр юк иде. Әйе, ел ярым элек, бу вирус килеп чыкканда, ил мондый зур эпидемиягә әзер түгел иде. Тик шушы ел ярым эчендә яхшырак та әзерләнергә була иде. Үз әнием мисалы күз алдында: мин аны Казанның иң яхшы саналган 7нче хастаханәсенә ковид бүлегенә алып килдем. Анда үпкәгә компьютер тамографиясе уздыра торган бер генә кабинет бар. Коридор тулы халык, барысы да бер ишеккә чират тора. Кемнеңдер температурасы югары – басып та тора алмый, кемдер йөткерә, тыны бетә... Шул бер ишек артындагы аппаратка ашыгыч ярдәм белән дә, стационарда дәваланучы кешеләрне дә алып киләләр. Кайда соң ресурслар? Стационарда авыручыларны да шушы салкын коридорга нигә кертеп утыртырга? Алар бит башка урында булырга, аларга аерым тамография аппараты булырга тиеш. Бездә хәзер дүртнче дулкын коронавирус һәм аңа әзерлексез булу – ул, әлбәттә, хакимиятнең гаебе. 7нче хастаханәне гаепләп булмый, ул аңа бүленмәгән ресурсларны каян алсын?! Пандемиягә карамастан, сәламәтлек саклау өлкәсенә булган бюджет елдан-ел кими. Хакимият соңгы ел ярымда пандемия белән көрәш өчен тиешле ресурсларны бүлеп бирмәгән, бу бар да аның җаваплылыгы дигәнне аңлата, - диде Искәндәр Ясәвиев.

Татарстанда 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр игълан ителгән яллар турында сорагач, ул ныклы карантин яклы булуын, аны күптән игълан итәргә кирәклеген дә әйтте.

— Кызганычка, Русия хакимияте дә, Татарстанныкы да икътисад хакына кешеләрне корбан итте дип уйлыйм. Кеше гомереме, икътисад йә бизнесмы дигәндә, әлбәттә, өстенлек бизнеска бирелде. Бу йогышландыруны киметү өчен, шушы гадәттән тыш чарага күптән барасы иде. Транспортта, сәүдә үзәкләрендә, башка җәмәгать урыннарында йогышлылыкны киметүнең башка ысулы юктыр, - диде Ясәвиев.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!