Русия мөселманнары диния нәзарәтенә караган мәчетләр ковид яллары көннәренә ябылырга мөмкин

Мәскәү Җәмигъ мәчете

Русия мөселманнары диния нәзарәтенә караган мәчетләрне ябу-япмау турында тәгаен карар дүшәмбе көнне кабул ителәчәк.

Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Русия мөселманнары диния нәзарәте ковид локдауны вакытында мәчетләрне ябарга мөмкин. Бу хакта РИА "Новости"га Русиянең диния назәрәте рәисе беренче урынбасыры Дамир Мөхетдинов хәбәр итте.

— Әйе, без хәзер бу уңайдан җитәкчебез фәрманын рәсмиләштерәбез. Әмма без үзебезнең мәхәллә кешеләренә бүген үк ул хәбәрне җиткердек. Алар Мәскәү хөкүмәте карарларын тыныч кына кабул итәргә тиеш. Без дә үз эшчәнлегебезне чикләргә тиешбез", - дигән Мөхетдинов, пандемия аркасында мәчетләр ябылачакмы дигән сорауга җавап биреп.

Дин әһеле билгеләп үткәнчә, мәчетләр былтыргы кебек, гомүмән ябылачак.

— Чөнки чикләүләр, кызганыч, тулы күләмдә эшләми: без мәчеткә кергән мөселманнарны тикшерә алабыз, ә Мәскәү җәмигъ мәчете янында урамда күпләп җыелган кешене контрольдә тота алмыйбыз, - ди Мөхетдинов.

Азатлыкка мәгълүм булганча, мәчетләрне ябу турындагы тәгаен карар дүшәмбе көнне кабул ителәчәк. Бу көнне мөфтинең урынбасарлары утырышы узачак, анда локдаун вакытында мәчетләрнең эше турында рәсми карар кабул ителәчәк.

"Әмма, мөгаен, аларны ябачаклар", дип белдерделәр мөфтияттә Азатлыкка.

Мәскәү мэры Сергей Собянин 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр башкалада ял көннәре игълан итте. Бу вакытта сәүдә үзәкләре, рестораннар, спорт, ял итү, күңел ачу оешмалары, кинотеатрлар ябылачак. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә каникуллар игълан ителә. Өстәмә белем бирү оешмалары, спорт мәктәпләре, балалар түгәрәкләре һәм секцияләре эше дә туктатыла. Шулай ук массакүләм мәдәни, спорт һәм күңел ачу чаралары уздыру тыела.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!