Уфада сәяси золым корбаннарын искә алу чаралары узды

Паркта сәяси золым корбаннары һәйкәле янына җыелган халыкның бер өлеше

Чараның берсе паркта, икенчесе зиратта үтте.

Октябрьнең 50 еллыгы исемендәге парктагы сәяси золым корбаннарына куелган һәйкәл янында Сталин корбаннарының балалары, оныклары һәм туганнары җыелды. Хакимият коронавирус чикләүләре уңаеннан чаралар уздыруны тыю сәбәпле, чарада кеше күп катнашмады. "Сәяси золым корбаннары берләшмәсе" рәисе Зөһрә Фәтхуллина чарага түрәләр килмәүне аңлатып узды.

"Республикада чаралар уздыру тыелган. Шуңа өстәп бүген ял көне. Ә ял көнне түрәләрне кузгату кыен. Шуңа бу көнне рәсми уздырмый гына билгеләргә булдык. Элекке елларда Уфа хакимиятеннән дә киләләр иде. Битараф булмаганнар килә, узара фикер алыша, хатирәләрне барлый һәм һәйкәлгә чәчәк сала.

Уфаның Сергиев зиратында узган икенче чарага хакимият ризалыгын бирде, ләкин үзләре анда да катнашмый. Сәяси золым минем бабаларымны һәм әниемне дә урап узмаган. Мин әнием Маһинур Үтәбаева һәм картәтием, мулла Мөхлис Үтәбаевны искә алып та чыктым. Картәтине 1931 елда кулак дип бар гаиләсен Иркутски өлкәсенә озатканнар. 1937 елда аны икенче тапкыр хөкем итеп, сәяси мәддә белән 10 елга лагерьга озаталар. Хатыны, әнисе һәм биш баласы ачлыктан вафат була, ике баласын, шул исәптән минем әнине балалар йортына озаталар. Без ул чорны онытырга тиеш түгел", диде Фәтхуллина.

Рафаэль Абдулов бабасы Басыйр Абдулов һәм аның абыйсы Насыйр Абдуловны искә алып чыккан. Насыйрны ике тапкыр репрессиягә тарттыралар. 1930 елда алып китәләр дә биш елга сөргенгә җибәрәләр. Биш елдан кайта һәм элекке эшчәнлеге өчен кабат кулга алына.

Мин Ярмәкәй районының Тарказы авылындагы сәяси золым корбаннары турында китап язып тәмамладым. Бер авылда 50дән артык кеше зыян күргән,ә республика, ил буенча алар меңнәрчә, миллионнарча. Без ул көннәрне онытырга тиеш түгелбез", диде Абдулов.

Уфада яшәүче Мөнирә Хөбетдинованың туганы Шәгали Айбулатов чәчүне өзгәне өчен дигән сылтау белән репрессиягә эләгә.

"Бар гаиләсе зыян күрә. Хатыны Гөлчирә апа язучы Һәдия Дәүләтшина һәм язучы Давыт Юлтый, Төхвәт Янәби хатыннары белән Сарански төрмәсендә утыра. Ире Шәгали Айбулатовны Уфада атып үтерәләр. Улларын халык дошманы балалары дип мәктәптән куалар. Шуңа карамастан, алар зур кешеләр булды.

Бу парк урынында элек зират иде. Шуның капка төбендә каберлеккә бөтен атып үтерелгән ир-атларны күмгәннәр дип сөйләгәннәр иде", диде Хөбетдинова.

БУ ТЕМАГА: "Репрессия корбаннарыннан дәүләт гафу үтенмәде"

Сәяси золым корбаннары көне уңаеннан икенче чара Уфаның Яшел чаукалык бистәсендәге Сергиев зиратында узды. "Исемнәр кайтару" дигән бу чараны Уфа епархиясе уздырды. Анда җыелучылар мәрхүмнәр рухыга дога кылды, аннан репрессия корбаннарының исемнәрен укыдылар. Бу православлар зираты дип аталса да, анда мөселманнар да күмелгән. Каберләр арасында мөселман исемнәре дә бик күп.

Шуңа өстәп барсын бергә күмгән "Туганнар каберлеге" дә бар. Сергиев зираты сакчысының улы Сергей Фролов матбугатта әлеге зиратка төнен хәрбиләр сәяси тоткыннарны алып килеп атып үтереп күмүләре турында да язып чыккан иде.

Башкортстанда барлыгы 50 меңнән артык кеше сәяси золым корбаны була. Репрессиягә эләккәннәрне эшләтү өчен махсус авыллар төзелә. Белорет районында Нура, Күз-Елга, Капкалка, Ермолай, Югары Төлмә, Нуриман районында Матур Аклан, Сөян Лог, Караиделдә Каен Лог, Югары Рәзем һәм башка авыл һәм касабалар төзелә. Алар концлагерь рәвешендә була.

Республиканың "Сәяси золым корбаннары берләшмәсе" 1991 елда төзелгән. Аны башта репрессия корбаны Маһинур Үтәбаева җитәкләде, 2013 елдан аның кызы Зөһрә Фәтхуллина рәислек итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!