Сораштыру: Русия ковид-һоспитальләрендә эшләүче табибларның өчтән бере эштән китәргә әзер 

Табиблар фикеренчә, җәмгыятьнең аларга булган фикере пандемиягә кадәрге вакыттан шактый үзгәргән: аларны каһарманнар дип санамый башлаганнар, “кызыл зоналардагы” авыр эш шартларын исә шулай булырга тиеш дип кабул итәләр.

Хастаханәләрнең COVID-19 белән авыручылар дәваланган "кызыл зонасында" эшләүче табибларның дүрттән береннән артыгы һәм шәфкать туташларының өчтән бере диярлек арганлык һәм йөкләмәнең күп булуы аркасында эштән китәр дәрәҗәгә җиткән. Бу хакта "Табиб белешмәлеге" ("Справочник врача") әсбабының медицина хезмәткәрләренең психологик хәленә кагылышлы сораштыруына сылтама белән "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Тикшеренүдә 2822 кеше катнашкан, аларның 90 проценты – табиблар, дип яза басма.

"Кызыл зонада" эшләгән медицина хезмәткәрләренең 68 проценттан артыгы җитәкчелектән "Ошамаса – эштән кит" дигән сүзне еш ишетүен таныган. Сораштыруда катнашканнарның 37 процентының рухи яктан арганлык аркасында сәламәтлегенә кагылышлы проблемнары башланган.

Табиблар фикеренчә, җәмгыятьнең аларга булган фикере пандемиягә кадәрге вакыттан шактый үзгәргән: бөтен кеше табибларның даими аврал тәртибендә эшләвенә күнеккән, аларны каһарманнар дип санамый башлаганнар, "кызыл зоналардагы" авыр эш шартларын исә шулай булырга тиеш дип кабул итәләр.

Шул ук вакытта медицина хезмәткәрләренең 90 проценттан артыгы аларның арганлыгы авыруларда да чагылыш таба дип саный. Коронавирус белән авыручы хасталар белән эшләүче табибларның 23 проценты һәм башка юнәлешләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләренең 19 проценты "аруларын һәм пациентларга карата кырысрак булуларын" таныган. 8 проценты исә "пациентлар өчен борчылмавын" әйткән.

Сораштырылган медицина хезмәткәрләре хезмәт шартларын яхшырту, йөкләмәне киметү һәм һөнәргә җәмгыятьнең ихтирамын арттыру яклы.

БУ ТЕМАГА: Татарстанда быел табибларга ихтыяҗ 84 процентка арткан 


"Гамәл" ("Действие") төбәкара һөнәр берлеге рәисе Андрей Коновал фикеренчә, пандемия элегрәк тә ачык күренгән проблемнарны (түбән хезмәт хаклары, хастаханәләрнең җитәкчелеге тарафыннан битарафлылык, һөнәрнең абруйсыз булуы) тирәнәйтте генә.

Шул ук вакытта ул җинаять эзәрлекләвеннән курку, даруларның бер өлеше җитешмәгән шартларда дөрес дәвалану билгеләү проблемнары, тиешеннән артык эшләү кебек факторларның булуын да искәрткән.

Мәскәүнең беренчеләрдән булып коронавирус йоктырган авыруларны кабул итү өчен үзгәртелгән 52нче хастаханәсе баш табибы Марьяна Лысенко фикеренчә исә, "табибларга иң көчле рухи басымны" вакциналану дәрәҗәсенең түбән булуы ясый.

Рәсми статистикага күрә, аннексияләнгән Кырымны да кертеп, Русиядә соңгы тәүлектә 40 402 кешедә коронавирус ачыкланган. Инфекцияне йоктыручылар күрсәткече өченче тәүлек рәттән 40 меңнән артыграк. Соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыручы 1155 кеше үлгән дип хәбәр итә оператив штаб.

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 189 яңа очрагы ачыкланган, 7 кеше үлгән. Пандемия башыннан 1 ноябрьгә кадәр республикада COVID-19 белән рәсмән 30 960 кеше авырган, 988 кеше үлгән.

Оператив штаб хәбәренә күрә, Башкортстанда соңгы тәүлектә 666 кеше коронавирус йоктырган, 37 кеше үлгән. Рәсмән пандемия башыннан 1 ноябрьгә кадәр республикада COVID-19 белән 86 831 кеше авырган, 2658 кеше үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!